Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кукмарада аракы урынына тимераяк саталар


Кукмараның Аш-Буҗи авылы мәчете
Кукмараның Аш-Буҗи авылы мәчете

Кукмараның Аш-Буҗи һәм тагын биш авылында аракы сату тыелган. Сала кешеләре җыеннар уздырып, шундый карар кылган. Бер ел дәвамында Аш-Буҗида хәмер сатылмый. Аның урынына тимераяклар белән сату итәләр.

Авылда 200 хуҗалык исәпләнә, бер башлангыч мәктәп, мәчетләре бар. Мәктәптә 50 бала белем ала, өлкәннәре күрше Зур Сәрдеккә укырга йөри. Дүрт шәхси кибет эшли.

Кибет хуҗалары авыл халкының җыенда кабул иткән карарын хуплаган. Аларның берничәсе моңа кадәр болай да хәмер сатмаган. Авыл имамы Мансур Тимеров, татар авылы өчен бу гадәти күренеш булырга тиеш, ди.

“Авылдашларым – диндар. Мәчет һәрвакыт ачык, йозак эленми, биш тапкыр намазны да ирләр гыйбадәтханәгә килеп укый. Җомга намазына да 100дән артык кеше җыела. Без барлык мәсьәләләрне дә мәчеткә җыелып хәл итәргә күнектек. Җомга вәгазеннән, намазыннан соң ирләр белән калып, авылда ниләр эшләргә кирәклеген сөйләшәбез. Аракы саткан кибетләр намазлы авылның йөзен пычрата дидек, кибет хуҗалары да үзебезнең кешеләр, икенче көнне үк киштәләрдән хәмер юк булды.

Сабан туе бәйрәмнәрен дә аек баш белән каршы алабыз. Гадәттә, Сабан туена төрле кешеләр килә, сатучыларның да төрлесе бар, ләкин безнең кешеләр кизүдә тора, андый кешеләрне кертми, кергән икән, тиз рәвештә аларны озата.

Күрше авыл кешесе кибет ачып, аракы сатарга тели дигән сүз булу белән ирләр җыелышып, кибет хуҗасына авылда бу эшне башкарырга ярамаганны аңлатты. Ул да хәмер кертмәде, “хәләл ризыклар гына сатачакмын” дип вәгъдә иткәч, аңа яшел ут булды.

Бездә тырыш һәм ихлас кешеләр яши . Мәчетне дә кемдер килеп салмады, бай якташларны көтеп ятмадык, үз тапкан акчабызга күтәрдек. Нигез, түбәдән башлап, тәрәзәләр, ишекләрне ясауга, пәрдәләрне элүгә кадәр авыл халкы эшне үзара бүлешеп эшләде, Аллаһ йортын төзедек” , дип сөйләде авыл имамы Мансур Тимеров.

Авыл халкының төп эше – кәсеп итү. Күбесе “севок” суганын сата, итек баса, терлек асрый. Һәр хуҗалыкта диярлек җиңел машина һәм трактор. Бу – минимум.

Авыл башлыгы Миңнифарт Фәттахов “авыл халкының аракы эчеп вакыт уздырырга теләге дә, мөмкинлеге дә юк. Җир җимертеп эшләсә дә, күңел дә ача белә”, ди ул.

“Җәен эш күп, берсе дә кул кушырып утырмый. Хезмәт белән уза көннәр, ә кышларын вакыт файдага булсын өчен без авылда мәчет янында шугалак ясадык. Хоккейны малайлар да, өлкәннәр дә ярата. Берничә такым барлыкка килде, үзара ярышалар. Хоккейны үлеп яраталар, яшенең дә, картының да үз кәшәкәсе, тимераяклары бар”, ди авыл башлыгы.

Аш-Буҗи авылының сәүдә нокталарында хәмер тыелгач, аның урынына кибет киштәләрендә хоккей уенчыларының кирәк-яраклары барлыкка килгән. Авылда спорт киемнәре, тимераяклар сатып алырга мөмкин.
XS
SM
MD
LG