Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанга мәдәният хокукларын яклаучы БМО вәкиле килә


БМО вәкиле Мәскәү, Петербур, Алтай һәм Татарстанда халыкның иҗат, мәдәни мирасны куллану һәм милли үзенчәлекне саклау иреге дәрәҗәсен карарга тели.

Апрельнең 15-26 көннәрендә Русиягә Берләшкән Милләтләр оешмасының мәдәният хокукларын күзәтүче махсус вәкиле Фәридә Шаһид килә.

Фәридә Шаһид
Фәридә Шаһид
Сәфәре барышында ул федераль һәм төбәкләрдәге түрәләр, мәдәни хокуклар һәм мәдәни мирас өлкәсендә эшләүче иҗтимагый һәм фәнни оешмалар вәкилләре белән очрашачак. Моннан тыш, аның азчылык милләтләр вәкилләре һәм ватандашлар җәмгыятьләре белән очрашуы каралган.

“Русиягә баруымда минем төрле катлам кешеләр белән очрашасым килә. Русиянең үз халкының мәдәни хокукларын ничек үтәвен тикшерер өчен минем мәдәният хезмәткәрләре, шулай ук дәүләт һәм фән вәкилләре белән утырып сөйләшәсем килә. Русиядә мәдәният турында барган бәхәсләрне яхшырак аңлыйсым килә”, диде Фәридә Шаһид.

Фәридә Шаһидне бу сәфәргә махсус Кеше хокуклары шурасы җибәрә. 26 апрель көнне БМО вәкиле Мәскәүдә журналистлар алдында үз күзәтүләре белән чыгыш ясаячак.

Фәридә Шаһид 2009 елдан бирле мәдәният хокуклары өлкәсендә бәйсез белгеч буларак эшли. Мәдәният хокукларын яклаучы булып эшләгән 25 елдан вакыт эчендә ул хатын-кызлар, дини һәм милли азчылыкларның хокукларын яклау проектлары һәм стратегияләр эшләп чыгарган. Төрле дәрәҗәдәге сөйләшүләрдә тәҗрибәле белгеч саналган Фәридә Шаһид кеше хокукларын яклау өлкәсендә берничә халыкара бүләккә ия.
XS
SM
MD
LG