Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәшит Насыйбуллин: Комганнарга ихтыяҗ кимемәде


Рәшит һәм Гөлйөзем Насыйбуллиннар
Рәшит һәм Гөлйөзем Насыйбуллиннар

Татарстанда комган ясаучылар бармак белән генә санарлык, кайбер районнарда алар бөтенләй юк. Лениногорски районы Керкәле авылыннан 73 яшьлек Рәшит Насыйбуллин югалып баручы комган ясаучыларның берсе.

“Ун яшьтә инде мин итек асларына ныгытмалар салдым, сапожник идем”, дип башлады сүзен Керкәле авылыннан Рәшит Насыйбуллин. Яшьли әтисез калу аны яшүсмер вакыттан ук ныклап җигелергә мәҗбүр иткән.

Комган ясауны да ул үзлегеннән өйрәнгән. Күрше бабайларның эшләүләрен карап, иске комганнар үрнәгендә эшли башлаган. Бүген ул калайдан нәрсә эшләп була барысын да башкара; самовар мөрҗәләре, таслар, чүмеч, терлекчелектә кирәкле калай савытлар дисеңме. Шулар арасыннан халыкка иң кирәклесе комган икән.

“Бигрәк тә мәчетләр ала, мәет юарга зур комганнарны сорыйлар. Мин аларны берничә төрдә эшлим. Бәләкәйләрен әбиләр ала, аларга җиңел комган кирәк. Гомум кулланылыш өчен эшләнгәннәре дә бар. Комганнар белән генә чикләнмим әле, машинамның тузган калай өлешен дә үзем алыштырдым”, ди Рәшит Насыйбуллин.

Рәшит Насыйбуллин
Рәшит Насыйбуллин
Тормыш иптәше Гөлйөзем Насыйбуллина ясаган комганнарның бәяләрен дә әйтте: иң кечкенәсе – 150 сум, урта зурлыктагы комган 200 сум, иң зурысы - 250 сумга икән.

“Мин аңа көч, дәрт биреп торам. Кияүгә чыкканда эшчән, тырыш булуын белә идем. Кулыннан бөтен эш тә килә, кулы алтын. Нәрсә кушсаң, шуны эшләп тора. Заказларны бер кайчан да иртәгәгә калдырмый”, ди комган ясаучының тормыш иптәше.

“Бүген бер көнгә бер комган ясыйм”, ди кул эше остасы. Аның сүзләренчә, ихтыяҗ кимеми, күрше төбәкләрдән, Нижневартовски шәһәреннән дистәләгән комган алганнар.

“Шул ук мәчетләр күпләп заказ бирә. Үзебезнең Керкәле авылы мәчетенә, зиратларына да эшләп бирдем”, ди Рәшит Насыйбуллин.

Тик менә аның кебек комган ясаучы гына башка бу якларда юк икән.

“Малайлар да, авылдашлар да бу эш белән кызыксынмады шул. Өйрәнергә теләүче булса мин рәхәтләнеп өйрәтә идем”, дип төгәлләде сүзен 73 яшьлек комганчы.
Рәшит Насыйбуллин: Комганнарга ихтыяҗ кимеми
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:05 0:00
XS
SM
MD
LG