Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 16:29

Халык егылып Коэнның "Диктатор" фильмын карый. Әмма чын диктаторларның кыланмышлары бу комедиядәгедән һич ким түгел.

Саша Барон Коэнның “Диктатор” исемле яңа фильмында Төньяк Африкадагы Вадия исемле уйлап чыгарылган бер ил җитәкчесе Галәветдиннең башбаштаклыклары күрсәтелә. Коэнның яңа герое затлы сарайда яши, аның тән сакчылары барысы да хатын-кызлар.

Әле генә дөнья экраннарына чыккан әлеге кино диктаторның БМОда чыгыш ясау өчен Кушма Штатларга сәфәрләре турында.

Яңа комедия героен уйлап чыгаруга былтыр хакимияттән читләштерелгәннән соң үтерелгән Либия җитәкчесе Мөәммәр Каддафи кебек ил башлыклары рухландырган дияргә мөмкин.



Колорадо университетындагы психология профессоры, Ким Чен Ирны, Сәддам Хөсәинне һәм Адольф Һитлерны өйрәнгән Фред Кулидж диктаторлар үз ахмаклыкларына үзләре ышана торган булырга мөмкин һәм “миңа ни эшләсәм дә ярый” дип уйлый башлый, ди.

Кайбер күренекле автократларның гамәлләренә күз салсаң, аларның да Коэн Галәветдиненә бик нык охшаган булуы күренә.

Калигула (12-41)

12-41 елларда яшәгән Рим императоры Калигула иң борынгы автократларның берсе буларак мәгълүм. Атлар сөюче Калигула иң яраткан аты өчен матур йорт төзетүе, ул атка күпсанлы коллар билгеләве һәм аның өчен алтын савытта шәраб куйдыруы турында риваятьләр йөри.

Лондонның университет көллиятендәге өлкән тарих укытучысы Бенет Сэлвей Калигуланың кыланышларын аның хакимияткә бик яшьли килүе һәм тәҗрибәсе җитмәү белән аңлата. “Бернинди әзерлеге булмаган кешегә тулы хакимият бирүнең нәрсәгә китерүе ачык күренә... үзегезне бернигә өйрәтелмәгән үсмер премьер-министр итеп күп алдына китерегез”, ди Сэлвей.

Франсуа Дювалье (1907-1971)

Франсуа Дювалье

Франсуа Дювалье

Күп кенә автократлар паранойяга бирешүчән була һәм аларның тирәлеге моны тагын да көчәйтә, ди Кулидж.

Аның әйтүенчә, автократларның бу үзенчәлеге аларга хакимияттә озаграк утырырга ярдәм итә. Мәсәлән, син үзеңә куркынычлар янавы, үзеңә каршы сүз берләштерүләр турында бик нык уйлый торган җитәкче булсаң, үзеңнең чын һәм уйлап чыгарылган көндәшләреңне нәтиҗәле рәвештә юк итәчәксең.

Һаитиның элекке президенты Дувалье 14 еллык хакимияте чорында паранойяны бик күп күрсәтә.

Имчелек белән шөгыльләнгән кеше буларак, Дувалье хорафатларга бик нык ышана һәм сихерле көчләр аны һәр айның 22-нче көнендә саклый дип исәпли. Гомеренең соңгы елларында ул президент сараеннан айның бары 22-нче көннәрендә генә чыга торган була.

Дювалье АКШ президенты Джон Кеннедига кара көчләр җибәргән булуын һәм 1963 елның 22 ноябрендә Кеннедины нәкъ үзе җибәргән көчләр үтергәнлеген әйтә.

Дювальеның тән сакчыларын тонтон-макутлар дип атала. Ул тыңлаусыз балаларны урлап капчыкка салып алып китеп ашаучы кеше турындагы риваятьләрдән чыккан исем.

Дювальеның шулай ук Һаитидагы барлык кара этләрне үтерергә фәрман биргәнлеге мәгълум.

Кимендә алты һөҗүмнән исән калган Дювалье 1971 елда авырып үлә.

Иди Амин (1924-2003)

Иди Амин

Иди Амин

1970 елларда Угандада хакимлек иткән Иди Амин үз-үзенә төрле мактаулы атамалар бирергә ярата. Шул атамаларның берсе - “Африкада Британияне яулап алучы". Аның шулай ук үз-үзен “Шотландия патшасы” дип атавы мәгълум. Амин үз-үзенә фельдмаршал дәрәҗәсе бирә, үз-үзен “Виктория хачы” һәм “Хәрби хач” орденнары белән бүләкли.

Иди Амн үзен Британ патшабикәсеннән югарырак итеп күрсәтергә тели һәм Британиядә Элизабет патшабикә түгел, ә үзенең хакимиятлек итәргә тиешлеген әйтә.

Ул үзенең берничә көндәшенең башын үз суыткычында саклаган дигән имеш-мимешләр дә йөри. Дөреслеген инде хәзер ачыклап булмаса да, имеш, бервакыт ул кичке аш алдыннан үзенең киңәшчесенә “Синең йөрәгеңне ашыйсым, балаларыңны ашыйсым килә” дип әйткән икән.

Иди Аминның биш хатыны һәм дистәләрчә баласы була.

Сапармурат Ниязов (1940-2006)

Төрекмәнстанның гомерлек президенты Сапармурат Ниязов Коэн киносындагы диктатор көнләшерлек шәхес шөһрәте булдыра. Ул үзенең алтыннан йөгертелгән, 15 метр биеклектәге сынын ясата. Ул сын һәрвакыт кояшка карасын өчен аны һәрвакыт кояшка таба әйләндереп торалар.

Төрекмәнстанның күпчелек халкы авыр тормышта көн күрүгә карамастан, Ниязов башкала Ашгабадта боз сарае салдыра һәм чүлдә зур күл ясарга куша.

Ул бер шәһәргә, елның беренче аена һәм хәтта бер метеоритка үз исемен куштыра.

Сапармурат Ниязов

Сапармурат Ниязов

1997 елда Ниязов тәмәке тартуны ташлаганнан соң барлык министрларга да тәмәкене ташларга фәрман бирә. Ниязов балетны, операны, ир атларга сакал һәм озын чәч үстерүне дә тыя.

Сәддам Хөсәин кебек үк, Ниязов та китап яза. “Рухнамә” исемле китап - Ниязовның төрекмән халкы һәм аның тарихы турында фикерләре тупланмасы. Бу китап мәктәпләрнең һәм университетларның мәҗбүри програмына кертелә. Хәтта машина йөртү таныклыгы алу өчен дә “Рухнамә”не укып имтихан тапшыру таләп ителә.

Ниязов та Калигула кебек ат ярата һәм хәтта атлар өчен 20 миллион долларлык ял үзәге төзетә. Ул үзәктә атлар өчен бассейн да, кондиционерлар да булдырыла.

Ниязов 2006 елда үлә һәм аның алтыннан йөгертелгән сыны 2010 елда урыныннан алына.

Ниязовның варисы Корбагули Бердымөхәммәдов та ат ярата. Былтыр ул ел саен үткәреләчәк ат гүзәллеге бәйгесен башлап җибәрде. Бу бәйгедә атлар сурәтләнгән иң матур келәмнәрне, атлар өчен иң матур бәйрәм киемнәрен бүләкләүләр дә каралган.

Ким Чен Ир (1942-2011)

Соңгы елларда кыланышлары сер пәрдәсе белән капланган иң мәшһүр диктатор - Төньяк Корея җитәкчесе Ким Чен Ир булды. Үзен Төньяк Кореяның “кадерле атасы” ди атаган Ким дәүләт киңкүләм мәгълумат чаралары аша үзенең куәте һәм статусы турында төрле уйдырмалар таратты. Рәсми хәбәрләргә караганда, Ким Чен Ир туганда ике салават күпере чыккан һәм күктә яңа йолдыз кабынган, ә ул үлгәч исә зур боз кисәге урталай ярылган.

Ким Чен Ир

Ким Чен Ир

“Диктаторлар үзләренең шәхес шөһрәтен үстерү өчен миллионнарча доллар сарыф итәргә әзер, аларны үз теләкләреннән башка беркемнең дә фикере кызыксындырмый”, ди Кулидж.

Ниязов кебек Ким Чен Ир да мул тормыш яратты. Төньяк Кореяда йөзләрчә мең кеше ачлыктан үлсә, очкычтан куркучы Ким Чен Ир поезд белән Мәскәүгә барганда көн саен үз юлына очкыч белән тере диңгез кыслалары китерткән.

Кайбер мәшһүр диктаторларныкына охшаш ат җене Татарстанның элекке президенты, хәзерге дәүләт киңәшчесе һәм "Яңарыш" вакыфы җитәкчесе Миңтимер Шәймиевтә дә булуы мәгълүм. Ат яратучы Шәймиев президентлыгы чорында, Казанның үзәгендә, кыйбатлы урында зур чыгымнар белән Русиядәге һәм Европадагы иң зур ипподромнарның берсе төзелде.

Ни эшләсәм дә халык кабул итәчәк дигән фикерләүнең чагылышы "Яңарыш" вакыфы төзеп Болгар һәм Зөя тыюлыкларына туристлар җәлеп итәргә алынган Шәймиевнең Болгарга “Саклаучы” сынын урнаштыру карарында да чагыла. Халыктан җыелган акчаларга, халык белән киңәшләшмичә генә күпләрне шомга салучы әлеге кыйбатлы сын сатып алынды. Җәмәгатьчелек һәм дин әһелләре каршы чыкканнан соң, Шәймиев үзенә ошаган сынны, мәчет яныннан бераз читкәрәк күчереп булса да, барыбер Болгарга куйдырырга җыена.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG