Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нави Пиллэй Хоуладагы хәлне халыкара дәрәҗәсендә тикшерергә чакырды


БМОдагы кеше хокуклары оешмасы җитәкчесе Нави Пиллей Сүриянең Хоула авылында тыныч кешеләрне үтерүне халыкара дәрәҗәдә тикшерергә чакырды.

Женевада БМОның кеше хокуклары шурасы утырышында чыгыш ясап Пиллей Хоуладагы хәлләр кешелеккә каршы җинаять буларак бәяләнергә һәм барлык гаеплеләр җаваплылыкка тартылырга тиешлеген әйтте.

Сүриядәге оппозиция, халыкара күзәтүчеләр һәм Көнбатыш илләр Хоулдагы тыныч халыкны үтерүдә Сүрия хакимиятен, ә рәсми Димәшк оппозицияне гаепли.

Җомга көнне Сүрия президенты Бәшәр Әсад режимына каршы булучылар хакимият көчләренең Хомс вилаятендә 15 эшчене үтерү турындагы дәлилләре булуын белдерделәр.
XS
SM
MD
LG