Accessibility links

Кайнар хәбәр

Euro 2012 нәтиҗәләрен дуңгыз фаразлаячак


Euro 2012 нәтиҗәләрен дуңгыз фаразлаячак
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:47 0:00

Европа футбол беренчелегендә уен нәтиҗәләрен Хряк кушаматлы дуңгыз фаразлап торачак. 5 июнь көнне Киевта бу күрәзәче хайван халыкка күрсәтелде. Һәр уен алдыннан аның алдына ашамлык салынган ике савыт куелачак. Хряк сайлаган савыт (такым) җиңәр дип көтелә. Борылып китсә, уен тигез нәтиҗәгә бетә дигән сүз. Салынган фаллар туры килерме, юкмы - әйтүе кыен, ләкин чемпионат дәверендә Хрякны тотып суймаслар дигән өмет бар. Европа беренчелеге 8 июньдә башланып 1 июльгә кадәр барачак. 2010 елда дөнья беренчелеге нәтиҗәләрен хәзер инде мәрхүм булган алман сигезаягы фаразлаган иде.

XS
SM
MD
LG