Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанга дроннар һөҗүм итте


Татарстанга дроннар һөҗүм итте
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:59 0:00

Татарстанга дроннар һөҗүм итте. Блогер Рүзәл Минһаҗев шушы уңайдан янә Русия Украинага каршы башлаган сугышны яклап чыкты, ә "Алабуга" икътисадый зонасы мөдире Тимур Шаһивәлиев 1815 елдагы Париж яулауларны искә алды.

2 апрель иртәсендә Алабуга белән Түбән Камага пилотсыз очкычлар килеп төште. Исегезгә төшерәбез: Алабугада дроннар җитештерелә, Русия бу дроннарны Украинадагы сугышта куллана, шушы дроннар белән украин шәһәрләрен утка тота. Хәзер менә сугыш өчен дроннар җитештергән Татарстанның үзенә дә һөҗүм ясалды. Киев бу хакта берни дәшми.

Экспертлар исә Украинаның Алабугадагы дрон җитештерү цехларын утка тотарга тулы хокукы бар дип сөйләгән иде.

Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — шушы сугышның 769нчы көне.

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG