Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанга дрон һөҗүме булды, җиде кеше яраланган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

"Хәзер тынычлык саклау мөһим, бу җинаятьне кылучылар махсус шом таратмакчы була, аңа бирешмәскә кирәк", дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Татарстанга беренче тапкыр пилотсыз очкычлар һөҗүм иткән. Республика президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама һәм Алабугадагы оешмаларга һөҗүм ясалуын җиткерде. Алабугада җәрәхәтләнүчеләр бар.

"Бүген иртән республиканың Алабуга һәм Түбән Камадагы оешмаларына пилотсыз очучы җиһазлар һөҗүм итте. Җитди җимереклекләр юк, оешмаларның , технология чылбыры өзелмәде. Кызганыч, бина җимерелүе сәбәпле Алабугада җәрәхәтләнүчеләр бар. Аларга бөтен кирәкле ярдәм күрсәтелә", диде президент.

Бөтен хезмәтләр дә югары әзерлек хәлендә диелә. "Хәзер тынычлык саклау мөһим, бу җинаятьне кылучылар махсус шом таратмакчы була, аңа бирешмәскә кирәк", дип искәртте Миңнеханов.

"Бизнес Online" чыганаклары әйтүенчә, бер дрон Түбән Камадагы завод җирләренә очып килгәндә килеп төшкән. Икенчесе исә электр чыбыклары терәгенә килеп бәрелгән һәм шартлаган.

Шулай ук иртәнге сәгать биш белән алты арасында Алабугадагы җитештерү оешмаларына ике пилотсыз очкыч һөҗүм ямаган. Беренчесе бер цех янында шартлаган, икенчесе - хостеллар янына килеп төшеп шартлаган диелә.

Шартлау ике йорт арасында булган, аның бәрмә дулкыны күрше биналарда тәрәзәләрне бәреп төшергән, өлешчә бинаның тышкы ягын куптарган дип яза басма. Чыганаклары әйтүенчә, бу шартлаудан кимендә өч кеше кыйпылчыклар белән яраланган.

ТАСС исә аларның берсе өлкән кеше, икесе үсмер булган дип җиткерә. Соңрак рәсмиләр барлыгы җиде кешенең кыйпылчыклардан җиңелчә яралануын хәбәр итте.

Алабугада пилотсыз очкычлар җитештерүче заводка Украинаның баш күзләү идарәсе (ГУР) һөҗүм оештырган дип яза үз чыганакларына сылтанып "РБК-Украина".

Басма чыганагы белдерүенчә, һөҗүм җитештерү чылбырына зур зыян салган.

Украина басмалары күзләү идарәсенең Русия сәнәгать оешмаларына дрон һөҗүмнәре турында даими хәбәр итеп тора.

Киев һөҗүмнәр турында рәсми рәвештә белдермәде, әмма узган атнада Влдаимир Зеленский Washington Post газетына АКШның мондый һөҗүмнәргә тискәре каравын сөйләде.

"Без үз дроннарыбызны кулланабыз. Беркем дә безгә болай эшли алмыйсыз дип әйтә алмый", диде Зеленский.

  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында һөҗүм итүдә кулланылучы камикадзе-дроннар җитештерү оештырылды. Бу җиһазлар Русия коралларына "Герань-2" исеме белән кертелде.
  • Июль башында "Протокол" бәйсез басмасы һәм "Разворот" YouTube каналы Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында пилотсыз очу аппаратлары җитештерүгә багышланган тикшеренү чыгарган иде.
  • Журналистлар Татарстанның Алабуга көллияте студентларын аерым икътисади зонада "Shahed" иран дроннары җыюга җәлеп итәләр, аларның күбесе – балигъ түгел дип белдерде.
  • Белгечләр Украина Алабугага кануни рәвештә һөҗүм итә алачак, Мәскәү Татарстанны махсус канга буярга тели дип кисәткән иде. Шул ук вакытта Татарстанда өлешчә хәрби хәл кертелергә мөмкин, ФСБ Татарстанда диверсантларны тагын да активрак эзләячәк дип фаразланды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG