Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда дрон корылмасы төзеләчәк. Иран белән ничек килешкәннәр?


Украинаның һава һөҗүменнән саклану системы Русиянең Киевка һөҗүм иткән Shahed (Герань) дронын бәреп төшерә, 30 май 2023
Украинаның һава һөҗүменнән саклану системы Русиянең Киевка һөҗүм иткән Shahed (Герань) дронын бәреп төшерә, 30 май 2023

"Протокол" бәйсез басмасы һәм "Разворот" YouTube каналы Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында пилотсыз очу аппаратлары җитештерүгә багышланган тикшеренү чыгарган. Журналистлар Иран белән Русиянең хезмәттәшлеген, технологияләрне китерү схемасын, Русия ягыннан түләү мәсьәләләрен тикшергән. "Алабуга" турындагы тикшеренүләр циклының беренче өлеше генә дөнья күргән. Димәк, дәвамы да булачак дигән сүз.

"АЛАБУГА" МАХСУС ИКЪТИСАДИ ЗОНАСЫ НИЧЕК БАРЛЫККА КИЛГӘН

Әле совет чорында ук Татарстанның Алабуга районын сәнәгать үсеше өчен яхшы урын буларак караганнар. 1980нче елларда монда гидроэлектростанция, яңа заводлар ачыла. Тракторлар, моторлар, станоклар да җитештерергә җыеналар. Соңыннан совет хакимияте монда тракторлар урынына кече литражлы машиналар ясарга карар итә. Әмма берничә елдан Совет берлеге җимерелә.

Шулай да, Алабуга районы онытылмый. 1998 елның 22 апрелендә республикада "Алабуга" махсус икътисади зонасы турында канун кабул ителә. Соңыннан, 2003 елда, республика прокуратурасы шикаяте аркасында әлеге канун гамәлдән чыгарыла. Икътисади зона 2006 елда ачыла. Ачылыш тантанасына Русиянең икътисади үсеш министры урынбасары Эльвира Нәбиуллина, Махсус икътисади зоналар белән идарә итү агентлыгы башлыгы Михаил Мишустин, Русия сәнәгать министры урынбасары Денис Мантуров кебек түрәләр дә килә.

2000нче еллар азагы, 2010нчы еллар башында булган икътисади кризис вакытында да "Алабуга" актив рәвештә үсте. Монда инвесторлар өчен уңай шартлар тудырылды: керемгә нибары ике процентлык салым алынды, ә күчемсез милек, җир һәм транспортка салым бөтенләй булмады. 2017 елга "Алабуга" өч тапкыр Европада иң яхшы махсус икътисади зона булып танылган иде. 2016 елда исә Татарстанга кергән инвестицияләрнең 76%ы нәкъ менә "Алабуга"га туры килгән иде.

"Алабуга" үсешенең актив чорында шунысы аңлашыла: махсус икътисади зонага яңадан-яңа кадрлар кирәк. 2021 елда монда югары технологияле лабораторияләр белән тәэмин ителгән "Алабуга Политех" дигән мәгариф үзәге ачыла. Монда укырга кергәннәр уңайлы шартлар тудырылган тулай-торакта яши (бер бүлмәдә икешәр кеше), ә инде иң яхшы студентларга отышлы шартларда ипотека да тәкъдим ителә.

"Протокол" язганча, шушы мәгариф үзәгенең максаты иң сәләтле укучыларны сайлап алу булган. Студентлар бер үк вакытта укырга да, эшләргә дә тиеш, шулай ук, алардан үзләренең проектларын да булдыру таләп ителә. Әлеге проектларның кайберәүләре тормышка ашырыла.

СУГЫШ БАШЛАНГАННАН СОҢ

Русиянең Украинага каршы сугыш башлавы "Алабуга"га нык китереп сукты. Санкцияләр аркасында махсус икътисади зона хәзерге резидентлардан да, инде килешү төзергә җыенганнарыннан да колак какты. Техника белән тәэмин ителеш өлкәсендә зур проблемнар килеп чыкты. "Протокол" чыганагы белдерүенчә, сугыш "Алабуга Политех"ка да, гомумән, махсус икътисади зона идеясенә дә нокта куйды.

"Алабуга"дан эре резидентлар китте. Аларның берсе — монда ун елдан артык эшләгән "Форд Соллерс" компаниясе (АКШ). Шушы ширкәт иң күп салым түләгән резидентларның берсе булу сәбәпле яңа проектларга да нокта куелды. Шулай да, "Алабуга"дан барысы да китеп бармады: мәсәлән, Төркиянең ламинат җитештерүче "Kastamonu" ширкәте калды.

Алабугада дроннар җыю планлаштырылган корылма
Алабугада дроннар җыю планлаштырылган корылма

"Протокол" язганча, Русиядә мобилизация игълан ителгәч, хәлләр тагы да начарайды. "Алабуга" һәм аның проектларына өстән төшерелгән саннар килде — кайбер эшчеләрне хәрби комиссариатка хәтта эш урыннарыннан да алып киттеләр, ди "Протокол" басмасының чыганаклары. Зонаның мөдире Тимур Шаһивәлиев моңа каршы торып караган. "Алабуга"ның HR-бүлеге килеп туган вазгыятьтән чыгу юлын тапкан: фронтка үзләре китергә теләгән ир-атларны формаль рәвештә эшкә алганнар, аларның хезмәт хакларын арттырганнар, шуннан соң оешмага килгән саннар нигезендә хәрби комиссариатларга нәкъ менә аларны җибәргәннәр. Бу схема эшләми башлагач, "Алабуга" саклану (оборона) заказын алган. Җитәкчелек бронежилетлар җитештерербез дип өметләнгән. Әмма проектны тиз арада эшләп булмау сәбәпле "Алабуга" махсус икътисади зонасына пилотсыз очу аппаратлары җитештерү заказы килеп төшә.

Башта "Алабуга"да Русиянең "Орлан-10" дигән пилотсыз очу аппаратлары җитештерелер дип уйлаганнар. Аны "Автоматлаштыру һәм програмлаштыру технологияләре" дигән ширкәт белән бергә эшләргә тиеш булалар. Әмма, "Протокол" язганча, әлеге ширкәт "Алабуга"га махсус рәвештә киртәләр тудырган — нәтиҗәдә 2023 елның 1 мартына дроннар өчен нибары йөз генә корпус килгән.

"Алабуга" пилотсыз очу аппаратларын җитештерү өчен партнерларны инде 2022 елның октябрендә үк эзли башлаган. Җитәкчелек Русия оешмаларына да, чит илдәгеләргә дә (күбесенчә Кытайдагыларга) хатлар җибәргән. Нәтиҗәдә махсус икътисади зонага "Альбатрос" дигән җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять һәм берничә энтузиаст кына килгән.

ИРАН БЕЛӘН КИЛЕШҮ

Русиядә ясалган "Герань-2" пилотсыз очу аппаратлары Украинада ярты ел элек күренә башлады. Көнбатыш матбугаты хәбәр иткәнчә, бу техниканы "Русиянеке" дип атап та булмый — чынлыкта бу пилотсыз очу аппаратлары Иранда ясалган "Шахед" дроннары. Мәскәү Кремле Иран белән элемтәне кире кага. Иран хакимияте дә бу хакта дәшми.

"Алабуга"да Русия һәм Иранның уртак көче белән дрон җитештерү өчен яңа завод төзелә

"Протокол"ның тикшеренүе Русия белән Иран арасында килешү барлыгын дәлилли. Үзләренең чыганакларына сылтанып, журналистлар РФ саклану министры Сергей Шойгу имзалаган документ турында сөйли. Әлеге документта сүз әзер дроннарны китертү турында бара. Чыганак сөйләгәнчә, соңыннан бу документ Владимир Путинга да тапшырылган.

Русия хакимиятенең "Шахед"ка карата планнары зур булып күренә. АКШ вәкилләре белдергәнчә, "Алабуга"да Русиянең һәм Иранның уртак көчләре белән пилотсыз очу аппаратлары җитештерүе өчен яңа завод төзелә. Аны инде 2024 елда ачарга җыеналар.

"Протокол" чыганагының мәгълүматларына күрә, Иран белән килешү 115-130 миллиардка төшкән. Журналистлар сөйләвенчә, дроннар өчен кирәкле детальләрне китертү схемасы гаять гади: башта Иран продукциясе тутырылган очкыч Мәскәүгә, шуннан соң гына Түбән Камадагы "Бигеш" һава аланына очкан булса, хәзер инде очкычлар Ираннан турыдан-туры "Бигеш"кә оча.

Проект башыннан бирле "Шахед"лар документларда "Көймә"ләр дип атала, ә Иран урынына "Беларус" дип язылган. "Протокол" эчке презентацияләргә ия була алган: әлеге презентацияләрдә цех һәм җитештерү схемалары күрсәтелгән. Шушы презентациянең беренче слайдында "Көймәләр проекты" дип язылган булса, соңгы слайдларның берсендә инде "Шахед" дроны күрсәтелгән.

ТЕХНИК НЮАНСЛАР

Иң мөһим детальне — һөҗүм өлешен — Ираннан Татарстанга китертү дәвам итәчәк

Иран белән килешенгәнчә, бу илнең белгечләре "Алабуга" хезмәткәрләрен өйрәтәчәк. Журналистлар язганча, хәзер менеджерларны өйрәтү бара, ләкин әлеге програм аша ике йөздән артык кеше узачак: җитәкчелектән алып урта дәрәҗәдәге белгечләр һәм студентларга кадәр. Шул ук вакытта технологик эш тә бара, конструкторлык документацияне дә эшлиләр. Икеяклы киңәшмәләр уза, аларда адаптация процесслары турында фикер алышалар.

"Протокол" хәбәр иткәнчә, мартка Иран Русиягә 70ләп пилотсыз очу аппараты биргән. Һәм бу беренче ике атна дәвамында беренче ике партия генә. Күрәмсең, шушы дроннар инде сугышка да җибәрелгән: 26 мартта Британиянең саклану министрлыгы март башыннан Русия Украинага кимендә 71 бер иран дроны белән һөҗүм иткән дип белдергән иде. Әмма, "Протокол"ның чыганагы белдергәнчә, шушы беренче дроннардан соң Русия башка "Шахед"ларны сатып алмаган — "Алабуга" аларны үзендә җитештерү хокукына ия булган. Журналистлар мондый килешүне "франшиза" белән чагыштыра.

Ираннан китертелә торган детальләр тора-бара кимиячек дип көтелә: башта Иран корпусны китертүне туктатачак — аны җитештерү гаять җиңел. Соңыннан электроника, GPS-модуль һәм 1990нчы еллар технологиясенә тиң процессорны китертүне туктатачаклар. "Протокол" аңлатканча, аларны AliExpressта сатып алырга җыеналар. Соңрак исә "Алабуга" двигательләрне дә үзе җитештерә башлаячак.

Ул цех башка биналардан берничә чакрым ераклыкта, зур чокырда урнашкан булырга тиеш

"Орлан-10" өчен кирәк булган бензин двигательләрен моңарчы Япониянең Saito Seisakusho ширкәтеннән сатып алганнар. Ләкин бу хакта билгеле булгач, әлеге компания Русия белән хезмәттәшлеген өзгән. Ираннар охшаш двигательләрне "ХХ гасырның беренче яртысында кулланылган технология нигезендә эшли" дип яза журналистлар.

Ә менә иң мөһим детальне — һөҗүм өлешен — Ираннан Татарстанга китертү дәвам итәчәк, дип көтелә. Аларны "Алабуга"ның үзендә җитештерү өчен өр-яңа цех салырга кирәк. Ул цех башка биналардан берничә чакрым ераклыкта, зур чокырда урнашкан булырга тиеш. Шуңа күрә дроннарның һөҗүм өлешен Ираннан Татарстанга тагын ике-өч ел дәвамында китереп торачаклар әле.

ФИНАНСЛАУ

"Протокол" язганча, Иран белән Русия килешүендә акча ягыннан гаять зур авырлыклар килеп чыккан. Беренче килешү әзер булгач та, Иранның Русия рубльләрен кабул итәргә теләмәве ачыкланган. Ираннар алтын таләп иткән һәм кирәкле күләмдә алтын табылган, ди тикшеренүне үткәргән кешеләр. Алтын тутырылган очкыч Русиядән Иранга инде очып китергә әзер булганда, ираннар кире уйлаган һәм долларлар таләп иткән. Шуннан соң эш туктап калган: ираннар сораган долларлар күләме Русиядә булмаган.

Ираннар алтын таләп иткән һәм кирәкле күләмдә алтын табылган да

Югарыда телгә алынган документта 80 млрд сум күләмендә финанслау турында сүз бара. "Алабуга"да бу акчаның яртысы да булмаганы ачыкланган: нибары 30 млрд кына булган. Җитмәгән акчаны махсус икътисади зона ничек тапкан — билгесез. Аны "ВТБ" банкы башлыгы Андрей Костин биргән дигән сүзләр йөри. "ВТБ"ның Иранга акча күчерү хезмәтен ачуы һәм бу илдә офисны булдыруы әлеге версиягә азмы-күпме дәлил булып тора", дип яза "Протокол" басмасы.

"ПРОТОКОЛ" ЯСАГАН НӘТИҖӘЛӘР

Инде хәзер — Русия белән Иран арасында барлыкка килгән хезмәттәшлекнең беренче этабында — пилотсыз очу аппаратлары ясала торган ангарның мәйданы якынча 40 мең дүрткел метр тәшкил. Бу — алты футбол кырына тиң. 2024 ел дәвамында "Алабуга" кайбер детальләрне җитештерүне үзенә күчерергә җыена, шуннан соң җитештерү процессын автоматлаштыру каралган. "Протокол" чыганаклары белдергәнчә, бу адымнар эффективлыкны арттырачак, Ирандагы җитештерү белән аерма 10 тапкыр зуррак булачак, ангарлар мәйданы исә 100 мең дүрткел метрга җитәчәк. Русия кораллы көчләре өчен пилотсыз очу аппаратлары җитештерә торган аерым бер торак пункты оеша, дигән сүз.

"Алабуга" резидентларына карата да санкцияләрне кертүне таләп итәчәкбез

Тикшерү үткәргәннәргә шунысы да билгеле: дроннарны җитештерүгә Русия студентларын да, чит илдән килеп укучыларны да җәлеп итәләр. "Протокол" тикшеренүенең киләсе өлеше нәкъ менә шуңа багышланачак.

"Протокол" журналисты Сергей Подсытник "Idel.Реалии"га тикшерүнең ни рәвешле узганын сөйләде.

— Эш башланганнан бирле һәм материалны бастыруга кадәр якынча дүрт ай узды, гаҗәеп зур хезмәт бу. Без документлардагы имзаларны, исемнәрне, фамилияләрне тикшердек; вакыйгаларны чагыштырдык; безнең чыганаклар биргән бөтен мәгълүматны тикшереп тордык. Тикшерүебезнең беренче өлешендә ачыкланган хәлләрнең фәкать беренче өлеше генә бастырылган. Калганнарын киләсе өлешләрендә бәян итәрбез. Әлегә нәрсә турында сөйләргә җыенганыбызны әйтәсем килми. Материалларыбызда телгә алынган кешеләр алдан белеп тормасын. Бераз борчылып алсыннар. Шуны гына әйтә алам: дүрт өлештән торган бөтен цикл җәй азагына кадәр дөнья күрәчәк, — диде ул.

Тикшеренү авторы Путин Русиясендә "Алабуга" махсус икътисади зонадан хәрби сәнәгать комплексының бер өлешенә әйләнеп баруына гарьләнә.

Бу украиннарны үлемнән саклап кала алачак дип өметләнәм

— Шундый алдынгы икътисади структураның, Татарстан икътисадына өлеш кертергә һәм халыкара инвестицияләр җәлеп итәргә тиеш булган "Алабуга" хәрби сәнәгать комплексының бер кисәгенә әйләнүе, әлбәттә, коточкыч. Ышанырлык түгел бит. Икенче яктан, шуны аңладык: коммерция ягыннан тәҗрибәсе булган кешеләр завод мөдиренә караганда яхшырак эшли. "Алабуга" хәрби сәнәгать комплексының калган өлеше белән чагыштырганда яхшырак эшли, — ди Подсытник.

Журналист фикеренчә, көнбатыш илләре "Алабуга" махсус икътисади зонасы резидентларына санкцияләр салырга тиеш, дип саный.

—Без үзебезнең яктан Иранга карата гына түгел, "Алабуга" резидентларына карата да санкцияләрне кертүне таләп итәчәкбез. Чөнки махсус икътисади зона нәкъ менә аларның акчасы һәм салымнарына яши. Резидентлар исемлегендә Төркия һәм Кытай ширкәтләре дә бар, аларның барысына да санкцияләр керттерергә тырышачакбыз. Әлбәттә, беренче чиратта, сүз Европа санкцияләре турында бара. Еврокомиссиягә хатлар язырбыз, санкция лоббистларына мәгълүмат җиткерербез дип уйлыйм. Махсус икътисади зонаны финанслау һәм аңа технологияләр бирү эшен туктатырга тырышырбыз. Бу Русия армиясен зур күләмдәге дроннардан мәхрүм итәчәк һәм нәтиҗәдә украиннарны үлемнән саклап кала алачак дип өметләнәм, — дип сөйләде журналист Сергей Подсытник.

Язманың оригиналы: "Idel.Реалии"

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG