Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда иран дроннарын балигъ булмаган студентлар җыя


Студентлар берничә тәүлек йокламыйча эшлибез, ашамыйбыз диярлек, дип сөйли. Әмма дрон җыюдан баш тартырга ярамый, дип искәртәләр. Эшләре өчен түләнә: журналистлар мәгълүматынча, аена 30-40 мең сум алалар.

Татарстанның Алабуга көллияте студентларын аерым икътисади зонада "Шахед" иран дроннары җыюга җәлеп итәләр. Аларның күбесе – балигъ түгел. Бу хакта "Протокол" бәйсез басмасы һәм "Разворот" YouTube-каналы тикшеренүендә әйтелә.

Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында һөҗүм итүдә кулланылучы камикадзе-дроннар җитештерү оештырылды. Бу җиһазлар Русия коралларына "Герань-2" исеме белән кертелде. Дроннарны "Алабуга Политех" көллияте студентлары җыя, диелә тикшеренүдә. Уку йортында бер меңләп кеше белем ала, шуларның берничә йөзен шушы эшкә җәлеп иткәннәр дип ышандыра журналистлар.

Студентлар берничә тәүлек йокламыйча эшлибез, ашамыйбыз диярлек, дип сөйли. Әмма дрон җыюдан баш тартырга ярамый, дип искәртәләр. Эшләре өчен түләнә: журналистлар мәгълүматынча, аена 30-40 мең сум алалар.

Тикшеренүдә әйтелгәнчә, студентлар баш күтәрүдән, канәгатьсезлек белдерүдән курка. Белем алу турындагы килешүгә ярашлы, аларга нинди дә булса мәгълүматны тарату тыела. Бу таләпләрне бозганнарга 1,5-2 миллион сум түләргә туры киләчәк. Качып та китә алмаячаклар: килешү – өч яклы, студент юкка чыкса, акчаларны әти-әнисеннән түләттерәчәкләр.

"Алабуга Политех" көллиятен рәсми рәвештә 2021 елның апрелендә ачтылар. Бу уку йортын киләчәктә "Илон Маск" булачак кадрлар әзерләү урыны дип тәкъдим иткәннәр иде. Студентларга "киләчәк һөнәрен үзләштерү" һәм беренче курста укыганда ук 70 мең сумга кадәр акча эшли алу мөмкинлеге вәгъдә итәләр.

Тикшеренүдә әйтелгәнчә, студентлар арасында даими рәвештә пейнтбол ярышлары үткәреп торалар. Аларның максаты – "беренче этапта ук көчсезләрне һәм зәгыйфьләрне ачыклау". Тикшерүдә әйтелгәнчә, җиңелгәннәргә җәза бирелгән. Андыйларга ешрак берничә метр ераклыктан пейнтбол ядрәләре белән атканнар, ул авырттыра һәм күгәргән эз калдыра. Журналистлар башка җәза төрләре дә булган, дип яза. Әйтик "чыныгуын арттыру өчен" яңгыр астында белем бирү корпусы тирәли озаклап йөгерткәннәр яки окоплар казытканнар.

Биредә укучыларның күбесе үзләрен көллият биналарында тыңлап торалар дип саный. Чөнки кемдер дуслары белән сөйләшкәндә булган хәлләрне сөйләсә, андыйларны мәгълүмат таратты дип, уку йортыннан куганнар. "Монда коточкыч хәлләр", дигән студентларның берсе журналистларга.

  • Быел апрельдә Татарстанда "Алабуга Политех" көллиятк белән бәйле шау-шу чыкты. Монда беренче курс студенты үзенә кул салды. Ул буллингка дучар булган һәм уку йортыннан куылудан курыккан дип фаразланды. Денисның үлеменнән соң журналистлар көллияттә студентларны кырыс шартларда укытуларын ачыклады. "Аларны төнлә дә эшләргә мәҗбүр итәләр, авырганда ял бирмиләр, бөтен нәрсә өчен дә диярлек премияләреннән мәхрүм итәләр һәм җәза буларак окоплар казыталар", дип язды 116.ru.
  • ​Русиядә ясалган "Герань-2" пилотсыз очу аппаратлары Украинада ярты ел элек күренә башлады. Көнбатыш матбугаты хәбәр иткәнчә, бу техниканы "Русиянеке" дип атап та булмый — чынлыкта бу пилотсыз очу аппаратлары Иранда ясалган "Шахед" дроннары. Мәскәү Кремле Иран белән элемтәне кире кага. Иран хакимияте дә бу хакта дәшми.
  • Июль башында "Протокол" бәйсез басмасы һәм "Разворот" YouTube каналы Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында пилотсыз очу аппаратлары җитештерүгә багышланган тикшеренү чыгарган иде. Ул дроннарны җитештерүгә Русия студентларын да, чит илдән килеп укучыларны да җәлеп итәләр, диелде.
  • "Протокол"ның тикшеренүе Русия белән Иран арасында килешү барлыгын дәлилли. Үзләренең чыганакларына сылтанып, журналистлар РФ саклану министры Сергей Шойгу имзалаган документ турында сөйли. Әлеге документта сүз әзер дроннарны китертү турында бара.
  • "Протокол" чыганагының мәгълүматларына күрә, Иран белән килешү 115-130 миллиардка төшкән. Журналистлар сөйләвенчә, дроннар өчен кирәкле детальләрне китертү схемасы гаять гади: башта Иран продукциясе тутырылган очкыч Мәскәүгә, шуннан соң гына Түбән Камадагы "Бигеш" һава аланына очкан булса, хәзер инде очкычлар Ираннан турыдан-туры "Бигеш"кә оча.
  • Ираннан китертелә торган детальләр тора-бара кимиячек дип көтелә: башта Иран корпусны китертүне туктатачак — аны җитештерү җиңел. Соңыннан электроника, GPS-модуль һәм 1990нчы еллар технологиясенә тиң процессорны китертүне туктатачаклар. "Протокол" аңлатканча, аларны AliExpressта сатып алырга җыеналар. Соңрак исә "Алабуга" двигательләрне дә үзе җитештерә башлаячак.
  • 2022 елның көзендә The Washington Post газеты Русиянең үз җирләрендә иран дроннары җитештерә башларга ниятләвен язган иде. Язмада әйтелгәнчә, иран дроннары җитештерүче завод "Татарстанда урнашыр дип көтелә".
  • АКШ дәүләт иминлеге шурасы вәкиле Джон Кирби Татарстандагы Алабуга шәһәрендә Иран дроннарын җитештерә башлау ниятенә борчылу белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG