Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Татарстанда иран дроннары җитештерүче завод төзелергә мөмкин


Иранның Shahed-136 пилотсыз очкычлары
Иранның Shahed-136 пилотсыз очкычлары

Бу хакта The Washington Post басмасына сөйләгән югары дәрәҗәле хәрби түрәнең исеме әйтелми.

The Washington Post, югары дәрәҗәле хәрби түрәгә сылтама белән, Татарстанда Иранның пилотсыз очкычлар җитештерүче завод төзелергә мөмкин, дип яза.

Язмада әйтелгәнчә, югары дәрәҗәле хәрби түрә, күзләү тотып алган мәгълүматларга таянып, "Иран Русиянең пилотсыз очкычлар җитештерәсе заводы өчен проектлар бирергә, шулай ук техник күзәтү башкарырга ризалашкан, завод Татарстанда урнашыр дип көтелә", дип белдергән.

Түрәнең исеме әйтелми.

Бер ай элек басма өч аноним чыганагына сылтанып, Мәскәү Тәһран белән Русиядә иран пилотсыз очкычлары җитештерергә килешкән дип язды.

Басма мәгълүматынча, бу хакта ноябрь башында Тәһранда килешеп бетергәннәр. Очрашуда Русия ягыннан саклану сәнәгате вәкилләре катнашкан. Җитештерү "берничә ай" эчендә башланырга мөмкин дип язды газет.

  • Соңгы вакытта Русия гаскәре Украинаның инфраструктурасына Иранда җитештерелгән кораллар ярдәмендә көчле һөҗүмнәрне еш ясый башлады. Мәскәү Украинадагы сугышта Иранда җитештерелгән Shahed-131 һәм Shahed-136 пилотсыз очкычларын куллана, Русия кораллы көчләре аларның исемен "Герань-1" һәм "Герань-2" дип үзгәртте, дип ышандыра Көнбатыш илләре һәм Украина. Русия хакимиятләре бу дроннарның Иранда җитештерелгән булуын кире кага.
  • Шулай да октябрьдә Русия хәрби белгече үзен ишетмиләр дип уйлап, эфирда Украинага Иран дроннары белән һөҗүм итүне әйткән иде.
  • Русиянең Украинага каршы сугышы 24 февральдә башланды. Мәскәү моның басып алу сугышы булуын кире кага һәм "махсус хәрби операция" дип атый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG