Accessibility links

Русия хәрби белгече үзен ишетмиләр дип уйлап эфирда Украинага Иран дроннары белән һөҗүм итүне әйткән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

"Дроннарның Иранныкы булуын бөтенебез дә белә, ләкин хакимиятләр моны танымый" ди ул. 

Русия саклану министрлыгы каршындагы иҗтимагый шура әгъзасы, Стратегияләр һәм технологияләр анализы үзәге җитәкчесе Руслан Пухов РБК ТВда чыгучы "Что это значит" тапшыруының эфирында Иран дроннары турында сөйләшмик, хакимиятләр моны танымый дип әйткән. Моңа журналист Арина Бородина игътибар иткән.

"Көймәне нык селкетмик, шуңа күрә сездән нык сорыйм: иран дроннары турында [сорамагыз]. Аның Иранныкы булуын бөтенебез дә белә, ләкин хакимиятләр моны танымый" ди Пухов, караучылар үзен ишетми дип уйлап.

19 октябрьдә чыккан тапшыруның бу өлешен Азатлык РБК ТВ сайтында таба алмады.

Шул ук вакытта Руслан Пухов эфирда Иран дроннары турында әйткәнемне хәтерләмим дигән.

"Бәлки булгандыр, ә бәлки юктыр. Кызганыч, хәтерләмим. Күптән булган хәл. Ковидтан соң баш эшләми" дигән ул "Подъем" басмасына.

Соңгы атналарда Русия гаскәре Украинаның инфраструктурасына Иранда җитештерелгән кораллар ярдәмендә көчле һөҗүмнәрне еш ясый башлады, аларны "камикадзе-дроннар" дип атыйлар. Элегрәк Иран Русиягә мондый төрдә кораллар бирүен кире каккан иде.

Украина саклану министрлыгының күзләү идарәсе башлыгы Кирилл Буданов беренче тапкырында Мәскәү 1750 дронга заказ биргән дип белдерде. Аларның 70 процентын Украина кораллы көчләре бәреп төшергән диелә. Буданов мәгълүматынча, Русия үз ракетларының шактыен кулланып бетергән инде.

Иранның югары дәрәҗәле түрәләре һәм дипломатларына сылтама белән Reuters Украинага каршы һөҗүмдә актив кулланылучы пилотсыз очкычларының яңа партиясенә өстәп, Иран Русиягә җир һәм су өслегендәге һәдәфләр өчен каралган "җир-җир" төрендәге ракетлар бирергә ризалашкан дип язды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG