Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран Русиягә тагын да күбрәк дрон сатарга ризалашкан


Киев полициясе Русиянең Иранда җитештерелгән камикадзе-дронына ата, 2022 елның октябре
Киев полициясе Русиянең Иранда җитештерелгән камикадзе-дронына ата, 2022 елның октябре

Корал сату-алу, аны җибәрү турындагы килешүләр Мәскәү белән Иран арасында 6 октябрьдә төзелгән диелә.

Украинага каршы һөҗүмдә актив кулланылучы пилотсыз очкычларының яңа партиясенә өстәп, Иран Русиягә җир һәм су өслегендәге һәдәфләр өчен каралган "җир-җир" төрендәге ракетлар бирергә ризалашкан. Бу хакта Иранның югары дәрәҗәле түрәләре һәм дипломатларына сылтама белән Reuters хәбәр итә.

Басма чыганаклары әйтүенчә, корал сату-алу, аны җибәрү турындагы килешүләрне 6 октябрьдә, Мәскәүгә Иранның Ислам инкыйлабы сакчылары корпусы һәм Дәүләт иминлеге югары шурасы вәкилләре килгәч төзегәннәр.

Украина саклану министрлыгының күзләү идарәсе башлыгы Кирилл Буданов беренче тапкырында Мәскәү 1750 дронга заказ биргән дип белдерде. Аларның 70 процентын Украина кораллы көчләре бәреп төшергән диелә. Буданов мәгълүматынча, Русия үз ракетларының шактыен кулланып бетергән инде.

"Яңа заказлар да бирелгән, әмма аларны җитештерү һәм Русиягә китерү – бер мизгеллек процесс булмавын аңлыйсыздыр. Русия гаскәрләре әкренләп куллана бара, ираннар яңаларын эшли", ди ул.

Үз чиратында НАТО баш секретаре Йенс Столтенберг Украинага дроннар белән көрәш өчен "йөзләгән" актив комачаулык станцияләре (САП) җибәреләчәген игълан итте. Алар якындагы берничә көн эчендә тапшырылачак.

Моннан тыш Украина һава һөҗүменә каршы көрәш системнар бирүен һәм бу технологияләр өлкәсендә хезмәттәшлек итә башлауны сорап, Израильгә мөрәҗәгать юллаган.

Бу хакта Украина тышкы эшләр министры Дмитрий Кулеба хәбәр итте.

"Израильнең сәясәте - Иранның җимергеч чараларына каршы торуны күз уңында тота бит, Израильнең ачыктан-ачык Украина ягына басар вакыты җитте", дип искәртә Кулеба.

Шулай ук Украина тышкы эшләр министры ил президенты Владимир Зеленскийга Иран белән дипломатик элемтәләрне өзәргә тәкъдим итә.

  • Соңгы атналарда Русия гаскәре Украинаның инфраструктурасына Иранда җитештерелгән кораллар ярдәмендә көчле һөҗүмнәрне еш ясый башлады, аларны "камикадзе-дроннар" дип атыйлар. Элегрәк Иран Русиягә мондый төрдә кораллар бирүен кире каккан иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG