Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбур өлкәсендә корал саклагычтагы шартлауда биш кешегә зыян килгән


Оренбур өлкәсендә корал саклагычта булган шартлау һәм янгын нәтиҗәсендә биш кешегә зыян килгән.

Хокук саклау оешмасы белдерүенчә, полиция хезмәткәрләре җимерелгән йорттан өлкән яшьтәге икекешене һәм бер инвалидны коткарган. Төнлә булган шартлау вакытында ике хәрбигә зыян килгән. Бу хакта өлкәнең эчке эшләр идарәсе вәкиле Андрей Зрячкин хәбәр итә.

Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Оренбур өлкәсендә корал саклагычта шартлау нәтиҗәсендә башка урыннарга күчерелгәннәр өйләренә кайта ала, дип хәбәр итә. ИТАР-ТАССның соңгы хәбәрләренә күрә 300ләп кеше, шул исәптән күршедәге Самар өлкәсендә яшәүчеләр дә башка урынга күчерелгән булган.

Төбәк хакимияте өйләре әлеге шартлау урныннан ерак булмаганнарга 10 мең сум акча түләргә вәгъдә итә.

Хәзер 740тан артык кеше шартлау һәм янгын учакларын юк итү белән мәшгуль. Махсус очкычлар, боралаклар, роботлар да бу эшкә җәлеп ителгән.

Оренбур өлкәсендәге Бузулук районында корал саклагычларда шартлау дүшәмбе көнне булды. Анда гадәттән тыш хәл кертелгән.
XS
SM
MD
LG