Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижауда Удмуртия Сабантуена республика татарлары җыелды


Удмуртия татарлары республикакүләм Сабантуйга Ижау шәһәренең Киров исемендәге паркына җыелды.

Сабантуй башланырга күпкә алдан паркка халык җыелды. Күпләр шау-гөр килеп аралаша. Сабантуй халкыбызның көтеп алган иң матур бәйрәмнәренең берсе бит. “Мин Татарстанда туып үстем. Кечкенәдән бәйрәмне көтеп ала идек. Әниебез Сабантуйга яңа күлмәкләр ала иде. Ижауда да ел саен бәйрәмгә киләм, ошый. Әлеге паркта да урын күп, транспорт тукталышлары якын, стадинда да урын күп”, диде Ижаудан Наилә Батталова

Паркка Сабантуена килгән халыкны капкага каршы урнашкан сәхнәдән үзешчән сәнгать осталары каршы алды. Балезино төбәге Кистем авылы үзешчәннәренә кушылып милләттәшләребез биеп, күңел ачты.

2012 елның тарих елы булуын исәпкә алып, Ижау татарларына багышланган күргәзмә әзерләгәннәр. Күргәзмә белән республиканың милли музееның фәнни хезмәткәре Резедә Әхмәтвәлиева таныштырды. Милли бәйрәмгә килгән республика һәм шәһәр җитәкчеләре, Татарстаннан кунаклар да әлеге күргәзмәне читләтеп үтмәде.

Быелгы бәйрәмне ачу тантанасында күбрәк балалар, яшьләр коллективлары катнашты. Төп оештыручы буларак “Асылъяр” һәм “Шаян” бию ансамбльләре булды. Әйтергә кирәк, “Асылъяр” коллективы ике ел элек, федераль Сабантуйга әзерләнгән чорда барлыкка килгән иде. Алар халкыбызның йолаларына, гореф-гадәтләренә, шул уңайдан Сабантуйга багышланган күренешләрдән торган җырлы-биюле тамаша әзерләгән.

Сабантуйда Татарстан белән бәйләнешләр телгә алынды

Республика җитәкчеләре, милли оешмалар башлыклары, Татарстаннан кунаклар Сабантуйны котлап чыгышлар ясады. Удмуртиянең Дәүләт шурасы рәисе Александр Соловьев, Ижау шәһәре администрациясе башлыгы Александр Ушаков, федераль инспектор Дмитрий Мусин һәм башкалар җыелган халыкны котлап бәйрәмнәрнең уңышлы үтүен, көзләрен мул уңышлар җыелуын, төбәктә халыкара дуслык булуын теләде.

Равил Зарипов, Татарстан республикасының премьер-министры урынбасары, сәнәгать һәм сәүдә министры, ике республика җитәкчеләре күп еллар хезмәттәшлек итә, киләчәктә дә шулай булсын дип теләде. Бәйрәмне оештырырга Татарстанның Саба төбәгеннән зур делегация белән килүләрен җиткерде.

Удмуртия ТИҮ президенты Фнүн Мирзаянов сиксәненче еллар азагында Удмуртия ТИҮнең ул чактагы президенты Мәсгут Гаратуев җитәкчелегендә милли бәйрәмебез республикакүләм статусын алды, хәзер Сабантуе татарлар күмәк яшәгән барлык төбәкләрдә дә уза, бәйрәм гореф-гадәтләребезне саклап калырга ярдәм итә диде.

“Сабантуе төрле милләт вәкилләрен җыйды”, диде республиканың милли сәясәт министры Владимир Завалин.

Бәйрәм тантаналы рәвештә ачылгач, кыска вакытлы яңгыр явып үтте. Әмма ул халыкны куркытмады. Сабантуе күп еллар мәйданнарга татар-башкорт халкын гына түгел, бик күп милләт вәкилләрен бергә җыя. Стадионның төрле почмакларында шау-гөр килеп уеннарда алар рәхәтләнеп катнашты.

Көчлеләре җиңде, җиңелүчеләре дә үч саклап китмәде

Игорь Мозунов татар Сабантуена ел саен килә. Үзен төрле ярышларда сынап та карарга тырыша. “Бәйрәм яхшы оештырылган, бик күңелле үтә”, дип билгеләде Игорь Мозунов.

Һәр Сабантуйда үзен җитезлектә сынап карарга теләүчеләр колга янына җыела. Күзәтүчеләр дә байтак. Алар танышларына көч биреп тора. Әмма монда әзерлек тә кирәк. Барлык егетләр дә колга башына менеп җитә алмады. Ә менә парктан ерак булмаган офиста эшләүче Ильнур Закиров түзмәгән, эшен калдырып, Сабантуйга килгән. Беренчеләрдән булып колганың очына җитүче егет үзен бәхетле хис итә.

Колгага менәргә теләүчеләр саны күп булды. Хәтта кечкенә генә кызлар да үзләрен сынап карады. Дөрес, кызчыгының өскә үрмәләвен күреп, әнисе бик хафаланып торды. Чүлмәк ватарга теләүчеләр саны да күп. Тамашачылар да аларга дәрт биреп торды. Бүрәнә өстендә капчык белән сугышу бәйгесе дә үз тирәсенә күп санлы тамашачыны җыйган. Кемдер озак итеп капчык белән көндәшен суккалый, кемдер капчык тиюгә шунда ук егылып төшә.

Тамашачылар арасында Чаллыдан танылган көрәшче Рәкыйп Фәйзуллинны очраттык. Ул дусларына кунакка килгән. “Ижау Сабантуе – шәп”, дип бәяләде танылган көрәшче Рәкыйп Фәйзуллин

Фәйзуллинның дусты Рәфкать Маурин мәйдандагы ярышларда түгел, сәхнәдән чыгыш ясарга нияте булуын җиткерде.

Стадион читендә балалар һәм өлкәннәр кашыкка йомырка куеп йөгерде, бу ярыш барысы өчен дә кызыклы. Ә менә капчык киеп йөгерү җиңел түгел шул. Куян кебек сикерә белсәң генә, финишка килеп җитеп була. Шул очракта гына Сабантуй истәлеге булып бүләкләр калачак. Ижау шәһәренең 26 санлы мәктәбе укучысы Ләйлә ярышларда катнашып, күп кенә бүләкләргә ия булган. “Балалар өчен күп ярышлар. Мин инде берничәсендә катнаштым”, диде Ләйлә.

Лилия Фәхретдинова “гадәттә, Сабантуйга гаилә белән киләбез. Балалар үзләренчә көч сынаша, өлкәннәребез дә бәйгеләрдә, уеннарда катнашырга тырыша. Бүләк өчен түгел, кәеф өчен”, диде Лилия Фәхретдинова.

Быелгы Сабантуй бәйрәмен оештырырга Татарстаннның Саба районы администрациясе ярдәм итте. Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Ирек Мөхәммәтҗанов Саба төбәгендә туып үскән. Бәйрәмдә якташлары белән бергә сәхнәдән чыгыш ясау җырчыга сөенеч өстәгән.

Сабантуен тамашачыга кызыклы, катнашучыларга барлык мөмкинлекләр тудырып уздыру өчен бик күп тырышырга кирәк. Оештыручылар Удмуртия ТИҮ президенты Фнүн Мирзаянов һәм халыклар Дуслыгы йорты хезмәткәре Алия Абдуллина бәйрәмне әзерләргә тәҗрибәләре белән ярдәм итте. Шулай ук хөкүмәт финанс ярдәме бирүен, спонсорлар күп булуын да билгеләде алар.

Көрәш быел яшел чирәмдә узды

Шунда җәелгән келәм бил алышучыларга ошамаган. Бабаларыбыздан калган гадәт – Сабантуйда егетләр чирәмдә көч сынашкан. Башта яшьләр бил алышты. Алар арасында да инде төрле елларда һәм агымдагы елда үз үлчәмнәрендә призлы урыннар яулаучылар байтак иде. Шундый батыр егетләрнең берсе Әгерҗе төбәгеннән Әлмир Шәрәфиев. “Сабантуй мәйданында көрәшү – аеруча кызыклы. Быел тугызынчы Сабантуйда катнашам, өч тәкә алдым инде”, диде Әлмир Шәрәфиев.

Яшь кенә егетләргә тәкә күтәреп Сабантуй мәйданын әйләнү – киләчәккә тагын да югары нәтиҗәләргә ирешү өчен зур этәргеч булып торачак.

Удмуртия татарларының республикакүләм Сабантуена Татарстанның төрле районнарыннан өлкән яшьтәге көрәшчеләр күп җыелган иде. Чаллыдан Рәкыйп Фәйзуллин бәйрәм башында көрәшергә нияте булмавын белдерсә дә, – мәйданга чыкты. Ул Актаныш батыры белән бил алышты. Татарстанның Саба төбәгеннән дә батырлар Удмуртия көрәшчеләре белән бил алышты. Айдар Галиев җиңелсә дә үпкә белдермәде. Удмуртиядә көчле көрәшчеләр булуын билгеләде.

Тамашачылар танылган көрәшчеләр – Сарапулдан Илдар Гыйльфанов, Ринат Кәримов, Ижаудан Динар Садретдинов, Таһир Хуҗагалиевларның бил алышуын бик кызыксынып көтте. Нәкъ шушы егетләр 2012 елның Сабантуй батыры өчен көрәште. Көрәшчеләр барысы да көчле, әзерлекле егетләр. Шуңа да 90 килограммнан артык үлчәүдәге Илдар Гыйльфанов һәм Таһир Хуҗагалиев арасында көрәш озакка сузылды. Алар башта тастымалны кулларына тотып көрәшсә, вакыт үткәч, хөкемдарлары тастымалларны көрәшчеләрнең билләренә бәйләп көрәштерде.

Шулай да жюри әгъзалары Таһир Хуҗагалиев көчлерәк дигән карарга килде. Ә менә Абсолют батыр өчен мәйданда дөнья күләмендә чемпион титулын алган Таһир Хуҗагалиев белән яшь егет Динар Садретдинов көрәште. Әлбәттә, әлегә Динар Таһирны сыртына сала алмады. Әмма киләчәктә Динарның Сабантуй батыры булып калырга нияте юк түгел.

2012 ел Сабантуеның абсолют батыры Таһир Хуҗагалиев һәр ярышта җиңү җиңел бирелмәвен, көчле яшь буын көрәшчеләр үсүен билгеләде.

Гадәт буенча, Сабантуй батырына тәкә бүләк ителә. Тик аны батыр җилкәсенә салыр өчен башта куып тотарга кирәк булды. Көрәшчеләр бил алышкан минутларда, тәкә бәйләүдән ычкынып китеп, стадион буенча йөгереп китте. Аны куып тотарга малайларга күп тырышлык куярга туры килде.

Ниһаять, Сабантуйның иң көткән минуты – батыр Таһир Хуҗагалиев мәйданны әйләнде.

Стадион тирәсендә сәүдә кайный – анда милли бизәкле сувенирлар, башка әйберләр сатып алырга, милли ризыклар белән сыйланырга мөмкин иде. Шулай да шәһәр уртасында, стадионда оештырылган Сабантуйлар отышлымы соң? Наилә Батталова һәм Лилия Фәхретдинова фикерләре бу хакта уңай.

Дөрес, шәһәр халкы ипподромга яисә стадионга да сагынып көткән бәйрәмебезгә җыела. Ә шулай да бабаларыбыздан калган гадәт – Сабантуе табигать кочагында уздырылган. Киләсе ел Сабантуенда халык, бәлки, шәһәр читендәге спорт комплексы Чекерил мәйданында очрашыр.
XS
SM
MD
LG