Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ һәм Европа Берлеге Pussy Riot төркеменә хөкем карарын тәнкыйтьләде


АКШ, Британия, Франция һәм Европа Берлеге рәсмиләре 17 августта Мәскәүнең Хамовники мәхкәмәсенең Pussy Riot панк төркеме кызларына икешәр ел төрмә җәзасы бирү турындагы карарын кискен тәнкыйтьләп чыкты.

Хөкемдар Марина Сырова, февраль аенда төркем җырчыларының Коткаручы Гайсә чиркәвендә “Путинны куарга чакырган” гыйбәдәт-чыгыш алдан планлаштырылган гамәл иде, дип аларны “дини нәфрәт сүрәтендә хулиганлыкта” гаепләде.

Барселонадан Копенһагенга кадәр, Сидней, Рига һәм Тифлистә, барлыгы дөньяның 40лап шәһәрендә Pussy Riot төркеме кызларын иреккә чыгаруны таләп итеп урам җыеннары узды.

Нью-Йоркта берничә дистә кеше Русия илчелеге янында җыелып Таймс мәйданына таба йөреш ясады.

Мәскәү полициясе мәгълүматларына караганда, шимбә көнне мәхкәмә каршында тоткарланган 50ләп кеше барысы да иреккә чыгарылган. Алар арасында оппозиция җитәкчеләренең берсе Гарри Каспаров та бар иде.

Каспаров полицияне үзен кыйнау, канунсыз тоткарлау һәм яла ягу өчен мәхкәмәгә бирергә җыенуын белдерде.

"Эхо Москвы" радиосына биргән әңгәмәдә Каспаров полициянең аны кыйнаганы язылган видео һәм аның кулга алынуның канунсыз булганын раслый алган шахитләр барлыгын сөйләде.

Pussy Riot адвокатлары мәхкәмә карарына апелляция әзерләргә җыена. Адвокат Николай Полозов сүзләренә караганда, шикаятьне Мәскәүнең шәһәр һәм Русиянең Югары мәхкәмәләре кире какса, алар Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәчәк.
XS
SM
MD
LG