Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шактый урамнары ябылган Казанны инде су басты


Казан, 21 август 2012
Казан, 21 август 2012

21 августта берничә сәгатьлек каты яңгыр яуганнан соң Казанның кайбер урамнарында күп кенә машина су астында калды.

Казанның шәһәр инфраструктурасы көчле яңгырларга каршы тора алмаганы күптән билгеле. 21 августта казаннар моңа янә бер мәртәбә инанды.

Иртә белән үк башланган яңгыр берничә дистә минутка гына туктап ала да, янәдән коя башлый. Хәтта Twitter социаль челтәренең трендлар исемлегендә #казань хэштегы ТОП-10ның югары баскычларына менде. Халык анда шәһәр башлыгы Илсур Метшинны да, Универсиаданы да сүгә.

Суны җир астыннан агызып җибәрү юллары тыгылган яки бөтенләй ясалмаган булу сәбәпле яңгыр сулары шәһәрнең төрле түбәнрәк урыннарына җыелды. Казанның Ямашев һәм Әмирхан урамнары кисешкән урынында урамны җир астыннан үтеп чыгу юлына да күп су акты.



Бүгенге көндә башкалада казу-төзү эшләре бара, ләкин көчле явым-төшем аркасында алар туктап торды. Тик эшләр тукталса да, дистәләгән урам, юл ябык килеш кала бирә, ә ачык калганнарында машиналар тыгыны арта гына бара, юлүткәргеч күперләр астында 1-2 метр тирәнлеккә җиткән күлләвекләр хасил булды. Кытайдан кайтарылган “кызыл автобуслар” бу киртәне җәһәт кенә чыгып китсә, җиңел машиналар куркып читтә карап калырга мәҗбүр.



Ә кыюланып суны ерып чыгарга теләгәннәр суда утырып кала. Нәтиҗәдә, Казанны моңарчы күрелмәгән тыгыннар басты. Машина казалары да ешая бара, чөнки яңгыр явып торганда якындагы машинаны күрү авырга туры килә, ә юллар, алда билгеләп үткәнчә, бик тар.

Яндекста Казан харитасы
Яндекста Казан харитасы
Мәсәлән, шәһәрдәге тыгыннарны күрсәтүче “Яндекс-Пробки” хезмәте нокталары кызыл төскә буялган. ​Бу урамнарда калкып чыккан тыгыннарны һәм казаларга бәйле катлаулы урыннарны күрсәтә.

Былтыр интернетта Казанның 62нче автобусы “йолдыз” булып алды. Youtube сервисында урнаштырылган видео исеме “62 нче автобус һәрвакыт йөри” дип атала иде.



Казан мэриясы Универсиадага өлгерәм дип, быел да гади халыкны корбанга китерде. Эшкә барыр өчен машина хуҗалары сәгатьләр буе акрын тизлек белән селкенергә мәҗбүр. Ә бүгенге яңгыр аркасында башкала бөтенләй су астында калды. Кешеләр машиналары белән су астына кереп чыккач, дәүләт номерларын эзлиләр. Интернетта Казан Венеция белән чагыштырыла. Казанның су спорты төрләрендә дөнья беренчелеген уздырырга теләгәне билгеле. Twitter кулланучысы @shagulin шуңа төрттереп болай дип язган: “Казан юкка гына су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатына әзерләнми. Без дә әзерләнәбез...”

Интернетта бүгенге су басу мизгелләрен чагылдырган фотоларны тәкъдим итәбез.

XS
SM
MD
LG