Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 01:19

Фәйзрахманчыларга балаларын кайтармаганнар


Фәйзрахманчылардан балаларын тартып алганнан соң йортларын бәреп кереп, тагын бер тапкыр тентегәннәр. Ата-аналарына приютка озатылган балаларын кайтармаганнар. Балалары белән янә кавышырга теләүчеләр фәйзрахманчылар яшәгән йортны ташлап киткән.

Азатлык хәбәрчеләре Фәйзрахманчылар янына 10 август көнне барып кайткан иде. Хәлләрен, яңалыкларны белергә дип кабат барганда йорт эчендә ирләр мәш килеп утын кисәләр иде. Безне Гомәр абый каршы алды, билгеле, капка эченнән уздырмадылар, шулай да хәлләрен бәйнә-бәйнә сөйләделәр.

“Сездән соң әле тагын тентү белән килделәр, капканы каерып ачтылар, без эчтән кертмәскә тырыштык, ишекләрне ваттылар. Барыбер керделәр, нәрсә эзләгәннәрдер, ләкин болгарканы, пычкыны алдылар. Ике йортыбызны да җимерергә, шартлатырга телиләр. Аларның кабахәт ниятләрен беләбез, ләкин без китмибез, трактор, бульдозер астына кереп изеләбез, шартлыйбыз бергә дип әйттек.

Безне барыбызны да тагын полиция участогына алып киттеләр, ике кеше калды: берсе – 80 яшьлек карт әби, икенчесе – Фәйзрахман Саттаров, алар йөри алмый, ятак өстендә. Иртәннән кичкә кадәр тоттылар. Бер җиргә дә имза куймадык, берни сөйләмәдек, дога укып, тәкъбир әйтеп тик утырдык. Хатыннарның берничәсе нидер сөйләгән, хатыннар бит, нишләтәсең... Нәтиҗәдә "Они отказываются слушать, подписываться, молчат” дип чыгарып җибәрделәр”, дип сөйләде үзен хәлифә дип атаган йорт хуҗасы Гомәр абый.

Йорт эче бушаган, хатыннар йөргәне күренми, бер хатын гына тиз генә узып китте. Балаларын кайтармаганнар.

Балаларның язмышы нинди? Кем-кайда икәнен ачыкладыгызмы? Күрештегезме?

– Мин барып сораштырып карадым, ләкин миңа Казанның Совет районының опека бүлегендә: "Син кем аларга? Беркем булмагач, синең белән сөйләшмибез", дип чыгарып җибәрделәр. Ата-аналары белән эш йөртәбез диделәр, Кемнең кайдалыгы безгә билгеле, ләкин аларны бирегез дип без кяферләрдән сорап йөрмәячәкбез.

Кайберәүләр балалар дип сыктап йөри, кайтарырга кирәк дип кяферләрнең шартларын үтәргә риза. Андыйлар белән безнең юллар кисешми. Бездән аерылып чыгып киттеләр. Ниндидер комиссияләр үтәргә, анализлар бирергә кирәк. Иман китергәнсең, бу вәхши дөньядан ваз кичкәнсең икән, бернинди дә аларның шартларын үтәргә ярамый.

Сезнең үзегезнең балалар бармы?

– Юк. Хатыным да юк.

Баласы белән янә күрешәсе килгән ананың күңел халәтен аңлыйсызмы? Аларга ничек ярдәм итәсез?

– Ярдәмне Аллаһтан сорарга кирәк. Кяферләр белән килешүләр төзеп, мәсьәләне хәл итеп булмый. Аллаһы Тәгалә баланы кешене җәзалар өчен бирә, бу үзенә күрә имтихан. Аллаһ юлында кеше баласы белән корбан итә аламы, авырлыкларга түзә аламы, сынауларны үти аламы, әнә шулар тикшерелә. Җәллибез, әлбәттә, безнең күз алдында йөгереп йөргән балалар бит алар! Ләкин түзәргә кирәк! Юатып, вәгазьләп торабыз, бирешмәгез, нык торыгыз дибез.

Без берсен дә көчләп тотмыйбыз, телиләр икән, балаларын мәктәпкә бирә, әби-бабасына илтә. Сынауга түзә алмаганнарны калагыз дип үтенмәдек. Бүген без 20 кеше яшибез. Балалар юк, алар булмагач, күңелсез, шуклар иде, кызык иде алар белән, хәзер сәер бер тынлык урнашты. Ләкин аларны кайтарачаклар. Рәсүлебез Фәйзрахман Саттаровка хәбәр килде. Сабыр итәргә кирәк.

Сездән китүчеләр тагын бу йортка кайтабыз дисәләр, кабул итәсезме?

– Белмим инде, авыр сорау бу. Тәүбә итсәләр, кабул итәбез. Ләкин алар мөртәт, сатлыкҗаннар! Кяфергә барып ялындылар, чукындылар. Бала хакына да моны эшләргә ярамый. Алар кяфер дөньяның шартларын кабул иттеләр, иманнарын саттылар. Кайткан очракта да аларга ышаныч юк, җаваплы эшләрне йөкләп булмаячак. Укытучылыкка яраксызлар, ничек инде андый кешеләр укытучылык белән шөгыльләнә алсын? Ашарга пешерүне дә алар эшли алмаячак.
Кире безнең сафка әйләнеп кайткан очракта да алар "кара" исемлектә.

Сез дә кяфер дөньясының заман техникасын кулланасыз, мәсәлән, телефон...

Сүзгә Мөхәммәтҗан абый Хәҗетдинов кушыла.

– Аллаһтан андый әмер юк, тыйсалар, туктарбыз. Ә болай бик сирәк булса да кулланабыз. Балаларым белән сөйләшәм. Алар зурлар, берсенә 27 яшь, икенчесенә – 25. Икесе дә Мәскәүдә яши. Кызым, Аллага шөкер, иман китерде. Ленадан Ләйлә булды, ләкин ул да дөрес мөселман түгел, вакыты белән ул да Аллаһ мәзһәбе кешесе булыр дип дога кылам. Ул безнең турында интернеттан укый, кайчак елап шалтырата, “әти, ник алай да, ник болай?” дип сораша, аптырый. Ышанмаска кирәк дип аңлатам. Ялганны язалар бит. “Комсомольская правда” шыр ялган яза, кяфер систем кешеләре белән бергә ялган тарата. РенТВ килгән иде, “Неделя с Марианной Максимовской” журналистларын кертмәдек, бик сорагач, ялынгач, камераларына үзебез төшереп бирдек, ләкин сөйләгәннәре берсе дә туры килмәде! Андыйларга без бәддога укыйбыз. Аллаһтан аларны үтермичә бу дөньяда җәзалаган кебек җәзаласын дип ялварабыз. Безнең балаларны тартып алып, аналарның күз яшьләрен агызганга Аллаһ җәзасын бирәчәк!

Озак сөйләп тормадылар. “Балаларны кайтарырлар, үзебез ялынып йөрмәячәкбез”, дип саубуллаштылар.

Бу вакытта почта таратучы ханым фәйзрахманчылар тарафыннан нык сүгелгән “Комсомолка”ны аларның капкаларына кыстырып китте.

“Гомәр бик күптәннән “Комсомолканы” яздыра, бер дә язылмый калмый, актив абүнәче. Почтадан аларга еш кына акча күчерәләр. Күләмен төгәл әйтә алмыйм, әйтергә дә ярамыйдыр, кайчак 100 сум да була, кайчак мең сум да... Үзем монда күптән яшим, алардан зыян күргәнем юк, тыныч кына берсенә дә каныкмыйча, урламыйча яшәп яталар. Балалар җәл! Ник аердылар, һич аңламыйм. Аналары белән алып китсәләр, бер хәл булыр иде, бертуганнарын аердылар бит”, дип сөйләде хат ташучы ханым.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG