Accessibility links

Кайнар хәбәр

Икътисади вазгыять Каталония халкын бәйсезлеккә этәрә


Каталоннарның бәйсезлек йөрешендә миллион ярым кеше катнашты
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:09 0:00

Каталоннарның бәйсезлек йөрешендә миллион ярым кеше катнашты

Сишәмбедә Каталония башкаласы Барселона урамнарына бәйсезлек таләп итеп 1,5 миллионга якын халык чыкты. Урам җыенында катнашучыларның төп шигаре: “Каталония – Европаның яңа дәүләте”. Каталоннар Мадридка түләгән акчаларының кире кайтмавына ризасызлык белдерә.

Испаниянең иң бай автоном төбәге Каталониядә 11 сентябрьдә бәйсезлек таләп итеп урам җыеннары узды. Автономия башкаласы Барселонадагы чараларда, полиция хисабына күрә, 1,5 млн. кеше катнашты. Халык “Каталония – Европаның яңа дәүләте” дигән шигарләр һәм Каталония бәйсезлеге байракларын тотып урамнарда йөрде.

Каталоннарның “Хәтер көне” – 11 сентябрь

Урам чаралары Каталоннарның “Хәтер көне” – 11 сентябрьдә узды. “La Diada” дип аталган бу көнне 1714 елда каталон гаскәре Принц Филип V армиясенә җиңелгән. Шуннан бирле 11 сентябрь ел саен Каталониянең дәүләтчелеген югалту көне буларак билгеләнә.

Элегрәк бәйсезлекне каталон халкының аз өлеше генә тели иде. Ләкин сәяси һәм икътисади шартлар халыкның фикерен үзгәртә бара. Төбәккә җитди тәэсир ясаган Испания кризисы каталоннарның бәйсезлеккә омтылышын җанландырып җибәрде.

Бәйсезлек хәрәкәтен президент җитәкли

Бу омтылышка җитди көч биреп торучы фактор – бәйсезлек хәрәкәтен Каталония президенты Артур Масның җитәкләве.

Мас Испания хөкүмәте белән янау, куркыту рәвешендә аралаша. Күптән түгел ул Испания премьер министры Мариано Рахойга, “әгәр сез (Испания хакимияте) яхшырак, кулайрак икътисади тәкъдим ясамасагыз, без Каталония бәйсезлеге өчен көрәшәчәкбез”, дип янаган.

Төбәк белән үзәкнең килешүе нигезендә, Каталония Испаниягә түләгән акча төрле проектлар һәм иҗтимагый хезмәт рәвешендә кире кайта иде. Ләкин хәзерге вакытта Каталония ел саен түләгән акчадан 15 млрд. евро кайтмый кала. Шушы факт каталон хакимиятен һәм халкын канәгатьләндерми.

Бу хакта ике хакимият вәкилләре 20 сентябрьдә очрашып сөйләшәчәк.

Каталония Мадридтан Басклар иле белән булган килешү сорый. Баск төбәге халыктан салымны үзе җыеп үзе идарә итә.

Испания һәм Европа каталон бәйсезлегенә әзер түгел

Испания каталоннарның үтенечен канәгатьләндерергә әзер түгел, чөнки ул үзе дә авыр шартларда – илдә икътисади кризис тирәнәйгәннән-тирәнәя.

Каталоннарны бәйсезлек омтылышына шулай ук Шотландия үрнәге дә тәэсир итте. Британия премьер-министры Дәвид Кэмерон бәйсезлек референдумына рөхсәт биргән иде.

Би-Би-Си журналисты Том Бёрридж язганча, үз теле һәм мәдәнияте булган каталон халкы бәйсезлек теләсә дә, аларның омтылышы өметле күренми, чөнки Мадрид бу мәсьәләне караудан гомумән баш тарта. Европа дәүләтләре җитәкчеләрен дә Испаниянең бүленүе һәм нәтиҗә буларак тагын да көчсезләнүе канәгатьләндермәс иде, ди журналист. Шуңа күрә Европа илләре Каталония бәйсезлегенә каршы булыр, дип нәтиҗә ясый Бёрридж.
XS
SM
MD
LG