Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путинга якын Гөлнара кофе җәнҗалыннан ераклашырга тели


Гөлнара Мостафина
Гөлнара Мостафина

Русия президенты идарәсендәге түрә Гөлнара Мостафина коррупциягә каршы басмалар сәхифәләрен канунсыз рәвештә яптырган.

Берничә ел элек Русия эчке эшләр министрлыгы Тикшерү комитетында тикшерүче булган, 2009 елдан Русия президенты идарәсенең дәүләт хезмәте бүлегендә киңәшче булып эшләүче Гөлнара Мостафина бер җинаять эшен тикшерүгә бәйле рәвештә матбугатта телгә алынуына каршы мәхкәмәләшүе белән тагын да киңрәк таныла бара.

Октябрь башында Мәскәүнең Хамовники мәхкәмәсе Мостафинаның “РИА Новости” агентлыгына һәм агентлык баш мөхәррире Светлана Миронюкка каршы шикаятен карап кире какты. Мостафина бер җинаять эшенә бәйле рәвештә үз исемен атаган өчен агентлыкны һәм аның җитәкчесен “канунсыз рәвештә шәхси мәгълүматларны таратуда” гаепләп административ җаваплылыкка тартырга теләгән иде.

Сүз Гөлнараның Литва эшмәкәре Николай Куделкога каршы җинаять эшен тикшерүдә катнашуы турында бара. Әлеге эшне тикшерү барышында сәүдәгәр Куделконың утызлап зур йөк машинасына (еврофура) төялгән кофесы кулга алына. Соңрак мәхкәмә кофе сәүдәгәрдән канунсыз рәвештә тартып алынган һәм ул кире үз хуҗасына кайтарылырга тиеш дигән карар чыгара. Әмма ул вакытта инде кире кайтарырлык кофе табылмый - янәсе ул кофе инде юк ителгән.

Мостафина үз исеменең бу эшкә бәйле рәвештә телгә алынуын канун бозу дип саный һәм “РИА Новости”дан тыш коррупция турында язучы “Экономическая преступность сегодня” һәм “Гражданский контроль” журналларының интернет сәхифәләре хезмәткәрләренә каршы да Мәскәү прокуратурасына, шулай ук Ясенево районы мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итә. Бу басмаларны ул “канунсыз рәвештә шәхси мәгълүматларны таратуда” гына түгел, ә “дөрес булмаган мәгълүмат таратуда” да гаепли.

Прокуратура мәхкәмә карарын көтеп тормыйча әлеге ике басманың интернет сәхифәләре эшен туктатырга куша. Нәтиҗәдә “Экономическая преступность сегодня”ның сәхифәсе ябылды. “Гражданский контроль” журналы Русиядәге сәхифәсе ябылу сәбәпле американнарның СОМ доменына күчәргә мәҗбүр булды.

Ул арада 8 октябрьдә Мәскәүнең Ясенево район мәхкәмәсе “Гражданский контроль" басмасына карата Гөлнара Мостафинаның шикаятен карап кире какты, сәхифәгә чыгарылган язмаларда административ канун бозулар юк дигән карар чыгарылды.

“Гражданский контроль» хәзер мәхкәмә карары нигезендә прокуратураның фәрманын гамәлдән чыгарырга һәм яңадан Русия доменында эшли башларга тели.
XS
SM
MD
LG