Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия Сүриягә һөҗүм итәргә әзер


Төркия хәрби көчләре идарәсе Сүриянең ут ачуына җитди җавап кайтарырга әзер булуын белдерде.

Төркия генераль штабы башлыгы Нәҗдәт Өзәл Сүрия һөҗүменә дучар булган төрек районнарында булды. Соңгы һөҗүмнең берсендә төрек авылында биш кеше үлгән иде. Әнкара җавап кайтарып Сүрия территориясенә ут ачты.

Хәзер Төркия Сүрия чикләренә хәрби контингент туплый.

Кичә НАТО генераль секретаре Андерс Фог Расмуссен Төркия хакимиятенә, кирәк булса Төньяк Атлантика берлеге Әнкараны якларга әзер дип белдерде.
XS
SM
MD
LG