Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан үзәк сайлау комиссиясе: сайлаулар “оешкан төстә үтте”


Татарстан үзәк сайлау комиссиясе утырышында Татарстанда узган сайлауларның гомуми нәтиҗәләрен игълан итте. Утырыш барышында Апас һәм Кукмара сайлау бүлгесендә җиңеп Татарстан парламентына узган КФУ ректоры Илшат Гафуров һәм Балтач районы башлыгы Марат Зарипов рәсми рәвештә Татарстан дәүләт шурасы депутатлары дип аталды. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә.

Комиссия рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм комиссиянең башка вәкилләре барлык сайлау компаниясенең “бик оештырылган төстә” үтүен әйтте.

Элегрәк бәйсез күзәтүчеләр сайлау алды кампаниясе барышында да, тавыш бирү вакытында да күп санлы тәртип бозулар күзәтелгәнен хәбәр иткән иде.
XS
SM
MD
LG