Accessibility links

Кайнар хәбәр

ЮКОСның элекке хуҗаларыннан берсе Платон Лебедев киләсе елда иреккә чыгачак


Платон Лебедев
Платон Лебедев
ЮКОСның элекке хуҗаларыннан берсе Платон Лебедев киләсе елда иреккә чыгачак.

Икътисади җинаятьләр өчен җәзалар киметелү сәбәпле Архангель өлкәсенең Вельски район мәхкәмәсе Лебедевны иректән мәхрүм итү мөддәтен ун елга калдырды.

Элегрәк ике хөкем карары нәтиҗәсендә барлыгы 13 елга хөкем ителгән Лебедев яңа карар нәтиҗәсендә 2013 елның июлендә иреккә чыгарга тиеш.

Хөкем карарын йомшартуны сораган адвокатлар бу соңгы карардан канәгать булуларын һәм яңадан мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәргә җыенмауларын әйтте.

Прокуратура вәкиле Сергей Семенов гаепләүче якның алга таба ничек эш итәчәген әлегә әйтә алмавын белдерде.
XS
SM
MD
LG