Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 16:58

Татарстан үзендә латин һәм гарәп әлифбасын куллану мөмкинлеге тудыручы канун кабул итәргә җыена. "Татар телен дәүләт теле буларак куллану турында" дип аталган бу канун өлгесе 21 ноябрьдә Дәүләт шурасының мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитетында каралды.

Дәүләт шурасының мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты җитәкчесе Разил Вәлиев Азатлыкка комитет әгъзаларының барысының да бу канунны хуплавын белдерде. Канун 29 ноябрьдә Дәүләт шурасы сессиясендә беренче укылышта кабул ителер дип көтелә.

"1999 елның 15 сентябрендә Татарстан дәүләт шурасында татар язуын латин әлифбасына кире кайтару турында канун кабул ителгән иде. Әмма Русия думасында телләр турындагы канунга үзгәрешләр кертелде һәм бары тик кириллица гына кулланылышта булырга тиеш дигән таләп куелды. Бу таләп беренче чиратта үзләренең милли телләрен дәүләт теле дип игълан иткән республикаларга кагылды. Шуннан соң Татарстан прокуратурасы безгә протест белдерде, әмма без аңа колак салмадык. Алар мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте. Татарстан югары мәхкәмәсе карары белән латин язуына кайту турындагы канун гамәлдән чыгарылды. Бүген исә без дәүләт теле буларак кириллдан кала бер генә башка имланы да куллана алмыйбыз.

Разил Вәлиев

Разил Вәлиев

Ни генә булмасын, латин язуы татар халкына кирәк, бу хакта без гел әйтеп киләбез. Бер генә мисал китерәсем килә, татарларның күпчелеге Татарстаннан читтә яши, шул исәптән бер өлеше Урта Азия республикаларында. Бүген аларның күбесендә латин имласы кулланылышта. Татарлар Төркиядә, Финляндиядә һәм башка чит илләрдә дә яши. Анда да шул ук латин язуы. Алар Татарстан дәүләт шурасына яисә бүтән дәүләт оешмаларына мөрәҗәгать итә икән, үзара языша икән, латин имласында язачаклар.

Без Татарстан Конституциясенең 14-нче маддәсендә Татарстаннан читтә яшәүче татарларга ярдәм итү турында язып куйдык. Аларның имлаларын аңламагач, без телләрен, мәдәниятләрен үстерергә ничек ярдәм итә алачакбыз соң? Боларның барысы да исәпкә алынды һәм яңа канун өлгесе әзерләнде. Татарстанда латин һәм гарәп әлифбасын гомумән ничек куллану, йә булмаса фәнни, иҗади максатларда, кешеләр үзара аралашканда ничек куллану турында бу канун. Бу канун өлгесе бераз киңәйтелгән. Монда латин язуын гына түгел, ә гарәп язуын куллану турында да сүз бара. Галимнәргә ничек итеп латин һәм гарәп язуын файдалану мөмкинлекләре турында да бу канунда бик тәфсилләп язылган.

Әгәр бу канун кабул ителә калса, башка төрле хокукый актлары да чыгарылыр, хөкүмәтнең карарлары да булыр, Фәннәр академиясе дә бу эштә үзенең өлешен кертер дип уйлыйм мин. Бу канун безгә бүген бик тә кирәк. Күпме генә каршылыклар булса да, без бу өлгегә артык кул тидермичә кабул итәргә тырышачакбыз", диде Вәлиев.

Татарстан Фәннәр академиясенең гыйльми сәркатибе, филология фәннәре докторы, профессор Дания Заһидуллина фикеренчә, бу канун кабул ителсә, дөнья фәне Татарстан, татарлар турында күбрәк хәбәрдар булачак, республика фәненә дә таяначак. Бу документ фән үсешенә дә яңа этәргеч бирәчәк.

Дания Заһидуллина

Дания Заһидуллина

"Татарстанның дәүләт теле буларак татар телен куллану турындагы бу канун өлгесе фән өлкәсендә эшләүчеләр, төрки-татар һуманитар фәннәре белән шөгыльләнүчеләр өчен бигрәк тә кирәк дип саныйм мин. Бу канунга кушымта итеп татар телендәге кирилл хәрефләре белән бирелгән авазларның латин һәм гарәп әлифбасындагы вариантлары да кертелгән.

Алар ни өчен кирәк соң? Әгәр без Татарстанда соңгы 20 ел эчендә басылып чыккан фәнни хезмәтләргә игътибар итсәк, озак вакытлар гомумән билгесез булган, йә булмаса киң катлам укучыларга кайтарыла, фәнни әйләнешкә кертелә алмаган хезмәтләр, чыганаклар кабат бастырылды. Алар эчендә гарәп графикасы иркен кулланыла. Бигрәк тә кайбер мәчетләр каршындагы нәшриятларда, аерым бер шәхси кешеләр әзерләгән китапларда гарәп графикасының гарәп илләрендә, йә булмаса XIX гасырда эшләнгән вариантларын куллану еш күренә. Мондый текстларда хаталар да бик күп. Бу вариантлар татар теленең фонетик үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелмәгән. Шуңа күрә татар зыялылары XX гасыр башында татар теленең фонетик үзенчәлекләренә туры килгән гарәп хәрефләренең иске татар язуы вариантын эшләгәннәр.

Элекке канунга Татарстан фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре эшләгән вариант менә шушы XX гасыр башы татар зыялылары вариантына нигезләнде. Бу фәнни хезмәтләрдә бердәмлеккә, унификациягә китерер дип көтелә. Әгәр без Татарстанда гарәп имласын кулланып китаплар бастырабыз икән, ул шул ук имла белән эшләүчеләр өчен аңлаешлы булырга тиеш. Еш кына гарәп графикасын яхшы белән кешеләр дә әлеге китапларны аңламый утыралар. Бу канун - 20 ел эчендә кайтарылган мирас күзлегеннән караганда көн таләбе дип карыйм мин.

Татарлар өч әлифба кичергән халык
Безнең тарихи, мәдәни, иҗади мирасыбызның аерым бер өлеше латин графикасында сакланган. Латин графикасын Европа галимнәре белән фәнни багланышлар урнаштырганда да иркен файдаланабыз. Латин графикасын куллану һуманитар фәннәрдә мәҗбүри булган хәл дә бар.

Без XX гасырда фольклор текстларын транскрипциядә чыганак буларак бирү мәсьәләсе белән очраштык һәм очраша киләбез. Безнең фольклор үрнәкләре җыелган китапларыбызны караганнан соң Европа галимнәре: "Әгәр латинда транскрипция ясалмаган икән, бу текст информаттан язып алынган вариантта бирелгән булса да, чыганак булып санала алмый, чөнки бөтен Европада шулай кабул ителгән", дип әйтә. Әгәр шулай икән, димәк, без иртәгә, йә булмаса 10 ел үткәннән соң әлеге фольклор үрнәкләрен Европада кабул ителгән стандартлар буенча тәкъдим итәргә тиеш булачакбыз.

Латин графикасы да фән теле буларак Татарстанда галимнәргә кирәк дип саныйм мин. Бу канун яшьләргә йөз тотып кабул ителә. Фәннең киләчәге, аның үсеше, аның нинди дәрәҗәдә, нинди сыйфатта булуы - ул яшьләр белән бәйләнгән. Ләкин шул ук вакытта аларга фәнне үстерү өчен шартлар да тудырырга тиеш. Мин бу канунның әһәмиятен нәкъ шушы яссылыкта да күрәм. Фән юлына баскан яшьләргә төрле графикаларны куллану ул бер яктан чыганакларны кайтару, аларны өйрәнү, аларны саклау һәм популярлаштыру өчен кирәк булса, икенче яктан, шәхси бәйләнешләрдә, хәтта гади генә хат алышкан вакытта да бик мөһим", диде Заһидуллина.

Заһидуллина сүзләренчә, татар аһәңенә, татарча әйтелешкә яраклаштырылган латин графикасы Европа һәм башка чит ил галимнәренә укыганда кыенлык тудырмаячак, киресенчә, төрле илләрдә яшәүче галимнәр татар чыганакларына күбрәк игътибар итәчәк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG