Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 17:32

6 декабрь Казанда V Дөнья татар конгрессының беренче көне теркәү мәшәкате белән уза. Кичә беренче булып Австралиядән ике вәкил килгән, аннары Төркиянең Әнкара, Истанбул, Измир шәһәрләреннән килүчеләрне каршы алдылар.

Корылтайга ерак һәм якын 33 чит илләрдән барлыгы 220 кеше һәм 53 кунак килүе көтелә. Инде килгәннәр арасында Финляндиядән Окан Дахер белән Дәниз Бәдретдин бар. Дәниз якшәмбе көнне Спорт cараенда узачак “Галәм җәүһәрләре” дип аталган зур тамашада да чыгыш ясаячак. Бу концертка Австралиядән Зөлфия Камалованы да көтәләр. Беренче булып килгән кунакларга Балык Бистәсен күрсәттеләр.

Корылтайда беренче тапкыр Бельгия белән Испания татарлары да катнаша, Әфганстаннан бер делегат килә. Чит илләр арасында иң зур делегация Казакъстаннан, алар Казанга 25 кеше килде. АКШтан 12 делегат килде.

Русия төбәкләреннән иң зур делегация – Башкортостаннан. Төшке аш вакытында алар ике автобуска утырып йөзгә якын кеше килеп төште. Араларында билгеле җырчылар, шагыйрь, язучылар бар, шул исәптән, Башкортстан халык шагыйре Марат Кәримов, Башкортстанның халык җырчысы Нәзифә Кадыйрова.

Һәрбер делегатка истәлекле бүләкләр тапшырылды. Портфельдә истәлекле тәлинкә, Сарытауның билгеле эшкуары Камил Әбләзовның “Историческая судьба татар” китапбы бар.

Конгресс делегатлары Казанның “Татарстан”, “Гранд отел”, “Регина”, “Марриот” кунакханәләрендә урнаштырыла.

Оештыру комитеты әгъзасы, конгресс фонды директоры Сәрия Зиннәтова сүзләренчә, Казан кунаклары өчен иң яхшы бүлмәләр сайланган.

“Барлык кунакларга яшәү өчен шартлар булдырылды. Кунакханә хезмәткәрләре кунакларның татар, ислам динендә икәнен белә, шуңа күрә ризыклар барсы да хәләл. Конгресс вакытында оештырылган барлык мәҗлесләр дә хәмерсез узачак. Президент исеменнән “Корстон”да булачак чарада да спиртлы эчемлекләр булмаячак. Шуны әйтергә кирәк, кунакханәләрдә уңай үзгәрешләр күзәтелә. Кайберләрендә кыйбла кайсы якта икәнен күрсәтелгән, кирәк икән, Коръән китаплары да бар.

Кунакларны тукландыру мәшәкатен “Казан” милли мәдәни үзеге белән “Тимерхан” ширкәте үз өстенә алды. Иртәнге ашларны кунакханәләрдә оештырыла. Менюда, һичшиксез, татар ризыклары булачак. Без аны контрольдә тоттык. Кунаклар кыстыбый, гөбәдия, өчпочмак, чәк-чәк, талкыш каләвә, вак бәлешләр белән сыйланачак”, дип сөйләде Сәрия ханым.


Ивановодан килүче делагация үзе белән шушы көннәрдә узучы татар көрәше буенча дөнья беренчелегенә ун көрәшчене дә алып килгән. Ивановоның татар көрәше федерациясе президенты Рифкать Хаиров “чемпионатта катнашып, беренчелекне яулаучылар булыр”, дип өметләнәм диде.

“Ивановодагы 18нче санлы мәктәптә татар көрәше үзәге ачылды, йөзгә якын кеше профессиональ шөгыльләнә. Бу - безнең өчен бик зур күрсәткеч, чөнки үзәк Русиядә бу татар көрәшчеләрен әзерли торган бердәнбер үзәк.

Конгресска өч кеше килдек. Безгә бу зур мәртәбә, чит төбәкләрдә яшәүче татарлар өчен мондый җыеннар бик әһәмиятле. Кайда бара эшләр, нинди юнәлештә эш бара, татарлар уртага салып сөйләшергә тиеш. Бик катлаулы вакытта яшибез, Русиядә сәясәт уеннары мәкерле, шушы вазгыятьттә татарлар югалып, ничек эремәскә, лаеклы җавап бирү турында фикерләшергә кирәк” ди Рифкать әфәнде.

Дини даирәдә ни өчен конгресс эше мөселманнар өчен изге булган җомга көнне оештырыла дип тәнкыйтьләүчеләр дә булды. Конгрессның бюро әгъзасы Фәрит Уразаев “моннан проблем ясарга кирәкми”, диде.

“Бик уңайлы көннәр, күпләр эш урыннарын ташлап китә алмый, ә атна азагында бу эшне башкару җиңелрәк. Шуңа күрә урталыкны сайладык. Конгресста руханилар да күп булачак. Өч мөфти дә - Илдус Фәиз, Тәлгать Таҗетдин, Равил Гайнетдин конгресс эшендә катнаша. Алар инде Казанда. Пленар утырышта Равил хәзрәт чыгыш ясаячак.

Конгресста эшкуарлар да күп. 800 делегаттан 200 кеше бизнес алып баручы татарларыбыз. Алар исеменнән Камил әфәнде Аблязов чыгыш ясаячак”, диде Фәрит Уразаев.

Конгресста мәртәбәле кунакларны да көтәләр. Алар арасында Мәхмүт Гәрәев, Роальд Сәгъдиев, Рәшит Сюняев булачак дигәннәр иде. Ләкин соңнан Роальд әфәнде килә алмый диделәр. Язма әзерләнгәндә конгресска Мәскәүдән академик Роберт Нигъмәтуллин килеп керде һәм теркәлү узды. Мәскәүдән Шамил Тарпищев белән Марат Бәшәровны көтәләр.

Казаннан делегатлар арасында танылган җырчылардан Зәйнәп Фәрхетдинова белән Хәния Фәрхи бар, алар да конгресс эшендә катнаша. Җырчыларга делегат таныклыгы белән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Әлеге вакытта алар Казан буйлар экскурсиядә. Бүген кич конгресска килүчеләр Камалдагы “Үлеп яратты” спектакле премьерасын караячак.

Кунакларны каршы алуга 30 волонтер эшкә җигелгән.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG