Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү: Сүриядән Русия ватандашларын чыгаруга әзерлек бара


Русия тышкы эшләр министры урынбасары Михаил Богданов Сүрия президенты Башар Әсад илдә контролен югалта бара һәм якын киләчәктә хакимиятнең гыйсьянчылар кулына күчү ихтималы бар, дип хәбәр итте. Көч куллану дәвам иткәндә дә Сүриянең рәсми җитәкчелеге гамәлләрен яклаган Мәскәү илдән Русия ватандашларын чыгаруга әзерләнә.

Русия бер елдан артык дәвам иткән канлы низагта хөкүмәт белән гыйсьянчыларны сөйләшүләргә чакырып килде. Русия Кытай белән бергә БМО Иминлек Шурасының Әсад режимына басым ясарга тиешле резолюциягә каршы тавыш бирде.

Көнбатыш Әсадны урыныннан китәргә чакыра.
XS
SM
MD
LG