Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 23:12

"Керәшеннәрне сәяси уеннарда катнаштыру ниятләренә без каршы"


Әлмәт районы Илтән-Бота авылына "Туганайлар" килде

Әлмәт районы Илтән-Бота авылына "Туганайлар" килде

"Туганайлар" газеты чыга башлаганга 10 ел тулды. Баш редактор Людмила Белоусова REGNUM, "Аргументы и Факты" һәм кайбер интернет сәхифәләрне керәшеннәрне төрле сәяси уеннарда катнаштырып, провокация ясарга тырышуда гаепли.

Керәшен яшьләре арасында әлеге газетны алдыручы юк диярлек, газет күбрәк өлкәннәр алдында торган социаль проблемнарны күтәрә. Сәяси уеннардан да читтә торырга тырыша. Бу хакта баш мөхәррир Людмила Белоусова басманың 10 еллыгы уңаеннан Азатлык радиосына белдерде.

– "Туганайлар" газеты керәшеннәр өчен бердән-бер мәгълүмат чыганагы булып тора. Шул ук вакытта газет – Русиядә, Татарстанда яшәүче керәшеннәрне керәшенлек белән бәйләп торучы һәм мәдәниятләрен, гореф-гадәтләрен саклаучы, керәшен дөньясында үтә торган чаралар белән таныштыручы да.

– "Туганайлар"ны бүген күпме кеше алдыра?

– Безнең 2800 абунәчебез бар. Русия төбәкләрендә безне алдыручылар күп түгел, чөнки алар, татарлар кебек үк, туган телләрен оныткан кешеләр һәм туган телләрендә укый алмый. Андый керәшеннәр өчен без ике ел инде һәр ай саен рус телендә "Этнографическая мозаика" дигән кушымта чыгарабыз. Әнә шул кушымта булганга безне чит төбәкләрдә яшәүче керәшеннәр дә алдыра. Алдыручылар йөздән артык, аз, әмма шулай булса да, алар безнең өчен бик кадерле. Читтә яшәсәләр дә телебезне, мәдәниятебезне сакларга тырышып безнең белән элемтәдә торалар.

– Керәшеннәр сездән нинди темаларны күбрәк яктыртуыгызны сорый?

Илтән-Бота авылында Покрауны бәйрәм итәләр

Илтән-Бота авылында Покрауны бәйрәм итәләр

– Безгә бик күп язалар. Безне алдыручылар алар өлкән яшьтәге кешеләр, чөнки хәзер беркемгә дә сер түгел, яшьләр арасында туган телдә укучылар һәм сөйләүчеләр азая барган саен, газета укучылар түгел, ә интернетта утыручылар күбәя. Шуңа күрә без күбрәк социаль, өлкәннәр һәм инвалидлар алдында торган проблемнарны күтәрәбез. Безнең гореф-гадәтләрне, мәдәниятне өлкәннәр саклый, шуңа күрә газетны төп алдыручылар да 40 яшьтән узган кешеләр. Хәзер, кызганыч, масса күләм мәгълүмат чараларының элеккечә йогынтысы да юк. Элек алар көчле, аларны күбрәк санга суга иделәр.

Без газетта балалар һәм яшьләр проблемнарын да яктыртабыз. Чөнки соңгы ике елда республиканың керәшен оешмасы яшьләр һәм балалар белән эшләүне үзенең бурычы итеп куйды. Балалар өчен махсус лагерь оештырып җибәрдек. Менә бүген мин Менделеевскидан җырчыларны сайлап алу чарасыннан кайтып киләм. Без бишенче ел инде керәшен җырын яшь башкаручыларның "Туым җондызы" фестивален үткәрәбез. Ике тапкыр яшьләр форумы үткәрдек. Без боларның барсы турында да "Туганайлар"да язабыз.

– Керәшен җәмгыятеннән төрле фикерләр ишетелгәли. Керәшеннәр кире исламга кайтырга тиеш кебекләре дә булгалый. Сезнең газет мондый фикерләрне басамы?

– Андый карашлар, фикерләр дә булгалый. Дөресен генә әйткәндә, мондый фикерләр татар газетларында басыла. Безнең газетта андый фикергә урын булу – ул башка сыймаслык әйбер. Без ул проблемны газет битләрендә яктыртабыз, тикшерәбез, әмма беркайчан да яклау тапмый. "Туганайлар" керәшеннәрнең керәшен булып калуларын яклый һәм безне алдыручылар да яклый. Безнең керәшенлегебез беркемгә дә комачау итми, без үзебезне ничек булган, шулай саклап калырга тиеш.

– Мәскәү тарафыннан алып барылган татар халкын вак милләтләргә бүлгәләү сәясәтенең бер өлеше керәшеннәргә дә кагыла. Керәшеннәрне аерым милләт буларак яздыру-яздырмау мәсьәләсе сезнең газетта яктыртыламы?

Газетның интернеттагы бите

Газетның интернеттагы бите

– Без – иҗтимагый-сәяси газет түгел, ә мәдәни-агарту басма. Без политик бәхәсләргә ыгы-зыгыларга катнашмыйбыз. Безне бәхәсләргә кертеп болгатырга тырышалар икән, без аларга каршы чыгабыз. Соңгы вакытларда андый әйберләр күбрәк очрый башлады. "REGNUM"да да, интернетта да, "Аргументы и Факты" газетында да күп мәкаләләр күренә башлады. Без, гомумән, керәшеннәрне сәяси бәхәсләргә кертеп, кулланганга каршы. Без ул уеннарда катнашмыйбыз. Кайбер кешеләр керәшеннәрне дә кулланып әнә шул уеннарда катнаштырырга тели.

– Төрле интернет сәхифәләрдә андый эчтәлектәге мәкаләләр басылу турында язасызмы, әллә дәшми калу ягын кулайрак саныйсызмы?

Людмила Белоусова

Людмила Белоусова

– Кайбер кешеләр газета битләренә чыгарып болгату өчен дә провокация ясап яза андый материалларны. Без провокацияләргә бирешмәү һәм үзебезнең халкыбызны политик бәхәсләргә кертмәү юлында. Ул Мәскәү мәкаләләре, "REGNUM" язганнар алар татар халкы өчен дә, керәшеннәр өчен дә, хәтта урысларның үзләре өчен дә файдалы әйбер түгел. Ул кемнәрнеңдер, ниндидер махсус сәяси уеннары. Без үзебез булып калу сәясәтен алып барабыз. Үзебез булып калу дигәннән, безнең керәшен булып калуыбызның татарга да, урыска да беркемгә дә зыяны юк. Телебезне, мәдәниятебезне саклап калуыбыз кемгәдер ошамый, кемдер безне кулланырга тели икән, без аларга бирешмибез.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG