Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскиларны татар һәм башкорт сәнгатькәрләре сөендерде


Сәхнә түрендә җырчылар Резеда Шәрәфиева һәм Равил Галиев
Сәхнә түрендә җырчылар Резеда Шәрәфиева һәм Равил Галиев

Омскида кызыклы һәм үзенчәлекле концерт програмнары белән Татарстан һәм Башкортстан сәнгатькәрләре булып китте. Аларның чыгышлары Себер салкыннарында күңелләрне җылыткан бер мизгел булды.

Төмән, Сургут, Нижневартовски кебек Себер ягы шәһәрләренә концертлар белән танылган җырчылар еш килеп китәләр. Әмма, ара ерак булу сәбәплеме, әллә башка сәбәптәнме, Омскига аларның бик азлары гына килеп җитә. Аеруча соңгы 2-3 ел эчендә. Дөрес, татар җыры “кыры” биредә бөтенләй буш түгел, җыр-моң сөючеләрнең җирле һәвәскәр коллективлар концертларын карау мөмкинлеге даими булып тора.

2012 ел ахырында татар җырын сөючеләр үзләренең яраткан җырчыларын Омски сәхнәсендә күрү бәхетенә ирештеләр. Ноябрь аенда танылган җырчы, Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов, үзенең октябрь аенда гына Казан тамашачысына тәкъдим иткән “Бер мизгел” исемле концерт програмы белән Омскида булып китте.
Закир Шаһбан һәм “Айфара” егетләре
Закир Шаһбан һәм “Айфара” егетләре

Ә декабрьнең икенче яртысында Омски тамашачысын өр-яңа програмы белән Татарстанның атказанган артистлары Закир Шаһбан, Резедә Шәрәфиева, Равил Галиев, “Айфара” төркеме һәм Башкортстанның халык артисты Роберт Юлдашев җитәкләгән “Курайсы” төркеме сөендерде. Концертларның кайберләренә аерым тукталу урынлы булыр.

Татарстан артистлары концерты

Татарстан артистлары концерты 17 декабрь көнне Омскиның “Сибиряк” сәнгать сараенда узды. Оештыру эшләрен чыгышы белән Новосибирски өлкәсенең Чаны районыннан булган җырчы Закир Шаһбан башкарды. Омскида оештыру эшләрендә Шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте активистлары зур булышлык күрсәтте.

Илфат Әскәров
Илфат Әскәров
Концерт билгеләнгән көн - эш көне булып, урамда 30 дәрәҗәдән дә түбән салкынлык булуга карамастан тамашачы зал тутырып килгән иде. Концерт барышында тамашачының үтә актив булуы турында да әйтергә кирәк. Алып баручы - Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Илфат Әскәров сәхнәгә чыгып басуга зал дәррәү кул чаба башлады.

Тамашачы һәр чыгышны кайнар алкышлар белән каршылады, җырчыларга кушылып җырлаучылар да, сикереп төшеп биючеләр дә булды.

Сәхнәдә берсен-берсе алыштырып Закир Шаһбан, Резедә Шәрәфиева, Равил Галиев, “Айфара” төркеме җырлады. Аларның чыгышлары көчле кул чабулар, ихлас күңелдән әйтелгән “афәрин”, “рәхмәт” сүзләре белән үрелеп барды. Сәхнәдән дә кат-кат “рәхмәт” сүзләре яңгырады. Җырчылар җылы каршылаганнары өчен баш иеп, тамашачыга рәхмәтле булуларын белдерделәр. Закир Шаһбан оештыру эшләрендә ярдәм күрсәткән кешеләргә җыр бүләк итте.
Равил Галиев “Җырлыйк әле” тапшыруын уйната
Равил Галиев “Җырлыйк әле” тапшыруын уйната

Концерт барышында кайбер тамашачыларны туган көннәре белән тәбрикләүләр дә булды. Ә Равил Галиев, “Җырлыйк әле” програмы рәвешендә залны 3 төркемгә бүлеп, тамашачыларны җырлатты да, биетте дә.

Артистлар һәм тамашачылар фикере

Концерт тәмамланганнан соң да артистларны озак алкышладылар, аннары алар белән фотога төшү, аралашу, истәлеккә имзалар калдыру башланды. Үзләренең фикерләрен белдерүчеләр дә күп булды. Барысы да концертны яратып калулары, артистларга һәм оештыручыларга рәхмәтле булулары турында әйттеләр.

– Концерт бик әйбәт булды, бар кеше дә шундый ошатып калды. Исән-сау гына кайтып җитегез, авырмыйча яшәгез, сезгә иң изге теләкләрдә калабыз.

– Шулкадәр позитив булды бу концертта, күптән андый концерт булганы юк иде, зур рәхмәт барсына да.

– Миңа бик ошады, суыкка карамыйча килдек, акладылар безнең өметебезне, бик яхшы булды.

Өлкән яшьтәге тамашачылар тәнәфес вакытында
Өлкән яшьтәге тамашачылар тәнәфес вакытында
– Зур рәхмәт оештыручыларга, артистларга рәхмәт. Шундый яхшы програм белән килгәннәр, аякларым авыртып торса да, түзәрлек түгел иде, торып биисем килде. Халык җырлый башлады, кат-кат рәхмәтемне белдерәм, - диделәр Омски тамашачылары.

Артистлар да Омски тамашачысын яратып калулары турында хисләнеп сөйләделәр.

– Шул хәтле яхшы очрашу булды, килгәнебезгә бер дә үкенмибез, искиткеч. Артистларыбыз шаккатты, андый тамашачыны күргәнебез юк диләр. Алар бит гөж итеп кабынырга гына торалар. Алар энергиясеннән битләр кызарып тора, диде Ррезеда Шәрәфиева.

Кушылып җырлаучылар да булды
Кушылып җырлаучылар да булды
– Суыклар куркытса да, килдек. Юкка булмаган. Мондый очрашу көтмәгән идек, тамашачы – чудо-юдо. Сүз белән аңлатырлык түгел, бик ошады, диде Алмаз Шәрифуллин.

– Омски тамашачысы искиткеч булды. Моңарчы безнең иң яхшы тамашачы – Чаллы тамашачысы иде. Аннары Казан тамашачысы. Менә инде омскилар аларны да уздырып җибәрделәр. Бик зур рәхмәт әйтеп кайтып китәбез без аларга, диде Равил Галиев.

– Эшләргә бик рәхәт булды, күренеп тора, концертны көтеп алганнар.Җырлыйлар, бииләр рәхәтләнеп, зур рәхмәт омски тамашачысына, диде Илфат Әскәров.

Татарстан артистлары сәфәренең төп оештыручысы булган Закир Шаһбан, проблемнар күп булса да, Себер ягында куелган концертлар уңышлы үтте дип саный.
Өлкән яшьтәгеләр дә кушылып җырлады
Өлкән яшьтәгеләр дә кушылып җырлады

– Якташларыма яхшы сыйфатлы концерт китерәсем килде. Киңкүләмле програм булсын дип тырыштым. Республикабызның сәнгать осталары булсын, якты йолдызлар чыгышы булсын, концерт башкаларныкыннан аерылып торсын дип тырыштым. Омскига болай да күп артистлар килеп җитми. Юл ераклыгы белән дә, икътисад белән дә бәйле инде бу. Күп артистлар бирегә килеп җитмиләр. Бу проект шушы кимчелекләрне бетерү максаты белән эшләнде. Тамашачылар минем йөземә кызыллык китермәделәр. Мин бик шат. Проектның авторы буларак, мин горурлык хисе кичерәм. Тамашачы искиткеч дәрәҗәдә кабул итте. Мин бик канәгать, дип канәгатьлеген һәм шатлыгын белдерде Закир Шахбан.

“Курайсы” төркеме концерты

Омскида тагын бер үзенчәлекле концерт - Башкортстанның халык артисты Роберт Юлдашев җитәкләгән “Курайсы” төркеме чыгышы булып узды.

Роберт Юлдашевның исеме Башкортстанда гына түгел, Русия һәм дөнья күләмендә танылган. Аның Николай Носков, Гарик Сукачев, Пелагея белән хезмәттәшлек иткәне, Миландагы La Scala сәхнәсендә танылган опера җырчысы Илдар Әбдрәзаков белән чыгыш ясаганы бар.

Роберт Юлдашев 2011 елны Казанда узган “Тынычлык яратылышы” фестивалендә дә катнашты.
“Курайсы” ансамбле
“Курайсы” ансамбле

“Курайсы” төркемен Юлдашев 2006 елның җәендә төзегән. Төркемнең асылында, дунгур, думбра, курай, кубыз кебек, борынгы башкорт музыкаль инструментлар тора. Төркемнең жанр үзенчәлекләре төрле: фольк-мьюзик, джаз-рок, этно-джаз, симфоник оркестр музыкасы, ләкин төркем өчен рухи яктан иң якыны — этно-транс мьюзик. Коллективның репертуарында башкорт фольклор һәм автор музыкасы да бар.

Хәзерге вакытта Роберт Юлдашев үзенең “Курайсы” төркеме белән Русия шәһәрләрендә гастрольдә. Турга кергән шәһәрләр арасында Вологда, Екатеринбур, Оренбур, Казан һәм Омски да бар.
Роберт Юлдашев курайда уйный
Роберт Юлдашев курайда уйный

“Курайсы” төркеменең Омскидагы концерты 19 декабрь көнне узган ел гына заман таләпләренә туры китереп төзекләндерелгән Өлкә филармониясенең концертлар залында узды. Тамашачылар татар һәм башкорт милләтеннән генә булмадылар, залда башка милләт вәкилләре дә күп иде.

Концерт барышына Роберт Юлдашев зур осталык белән курайда башкорт, татар һәм төрле чит ил халыклары көйләрен башкарды. “Курайсы” төркеме егетләре – Рафис һәм Рәсим Лугамановлар, Азамат Ягафаров һәм Евгений Чугаев шундый ук осталык белән төрле уен коралларында уйнадылар, кайбер көйләрне тамак белән дә җырладылар.

Концерт тәмамланганнан соң тамашачыларның фикерен белү мөмкинлеге дә булды. “Узган концерт турында нәрсә әйтер идегез дигән?” сорауга:

– Көтмәгәндә бик матур концертка тап булдык.

– Беренче мәртәбә мондый концертта булдым, курайчының осталыгына исем китте, афәрин дип әйтергә генә кала.
Тамашачылар
Тамашачылар

– Бу төркем турында интернетта укыганым бар иде. Менә бүген аларны үз күзләрем белән күрү бәхетенә ирештем, бик матур концерт.

– Мин үзем Башкортстанда туып үстем. Авылыма кайтып килгән кебек булдым, урман-кырларда йөргән кебек тойдым үземне.

– Егетләрнең шундый матур итеп, бер кешедәй уйнауларына исем китеп утырдым, рәхмәт аларга, дигән фикерләр белдерделәр концертта булган тамашачылар.

– Мин 550 чакрым ераклыктагы Усть-Ишим районыннан махсус концерт карау өчен килдем. Эбаргуль дигән татар авылыннан. Сеңлем башкорт курайчылары концерты була дигәч, бер минут та уйлап тормыйча, юлга чыктым. Бер дә үкенмим, концерт шундый күңелемә ошады. Гомумән, татар концертлары булуы турында ишетсәм, килергә тырышам. Әле яңа гына Татарстаннан килгән булганнар, анда килә алмадым, диде Усть-Ишим районыннан килгән Вагизә Ниязбагина.
Татарстан артистлары белән
Татарстан артистлары белән
XS
SM
MD
LG