Ике кулсыз Сакинат – таэквондо чемпионы
Дагыстанда яшәүче инвалид Сакинат Магомедованы тормыш авырлыклары бер дә куркытмый. Ике кулсыз булып тууына карамастан, ул спорттагы уңышлары белән генә чикләнеп калмыйча, ялгызы ике бала да үстерә. Сакинат хуҗалык эшләрен үзе башкара алуы белән горурлана һәм беркемнән ярдәм көтеп утырмавын әйтә. Дәүләтнең инвалидлык түләве җитмәү сәбәпле Сакинат көрәш спортына кереп китеп акча эшли башлый. Җирле пара-таэквондо такымына чакыру алгач, ул канатланып китә, илкүләм беренчелекләрдә дә, халыкара бәйгеләрдә дә җиңү артыннан җиңү яулый башлый. Бавыры авырту сәбәпле аңа спортны читкә куеп торырга туры килә. Әмма аның әле ачылып бетмәгән сәләтләре дә бар. Сакинат хәзер җырчы булып китәргә тели. Музыка продюсерларына күрсәтү өчен ул инде беренче җырын яздырган да. Һәрнәрсәгә үзе ирешергә өйрәнгән Сакинат музыканы сөюе яңа ишекләр ачарга ярдәм итәр дип өметләнә.
мультимедиа
-
апрель 18, 2024
Азатлык журналисты Алсу Кормаш инде ярты ел төрмәдә утыра
-
апрель 15, 2024
Казан офицеры Фәрхәд Җиһаншин Русия армиясен ташлап илдән киткән
-
апрель 02, 2024
Татарстанга дроннар һөҗүм итте
-
апрель 01, 2024
Алсу Кормашеваның сак астында калуы тагын 2 айга озайтылды