Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әл-Җәзаирдә тотык итеп алынган 25 кешенең мәете табылды


Әл-Җәзаирның көньяк-көнчыгышында чәршәмбе көнне сугышчылар тарафыннан тотык итеп алынган газ ширкәтендә эшләүче 25 кешенең мәете табылган. Бу хакта атнакичтән бирле тотыкларны коткару белән шөгыльләнгән Әл-Җәзаир хакимияте хәбәр итте. Элегрәк 23 Әл-Җәзаир һәм чит ил тотыкларының үлеме һәм ширкәткә һөҗүм иткән барлык 32 сугышчы үтерелүе әйтелгән иде.

Бөекбритания үзенең сигез ватандашының үлүен раслады. Шул ук вакытта JGC япон ширкәте 17 хезмәткәренең язмышы билгесез булып калуын әйтә.

Берничә филипинлы, Малайзия ватандашы һәм башка ил вәкилләре югалган.
Сугышчылар төркеменә җиде африкан иле экстремистлары кергән. Алар урнашкан урында күп корал табылган.
XS
SM
MD
LG