Accessibility links

Бүген "Татарстан композиторлары музыкасы антологиясе" тәкъдим ителәчәк


Бүген Салих Сәйдәш исемендәге зур концертлар залында "Татарстан композиторлары музыкасы антологиясе"н тәкъдим итү кичәсе үтәчәк.

Антология өч дисктан тора. Татарстан дәүләт симфоник оркестры матбугат хезмәте җитәкчесе Наталья Лукина сүзләренчә, беренче дискка классиклар Фасил Әхмәтов, Алмаз Монасыйпов, Фәрит Яруллин, Салих Сәйдәшев, Александр Миргородский, Нәҗип Җиһанов әсәрләре кергән.

Икенче диск үзгә – анда хатын-кызлар иҗат иткән әсәрләр урын алган. Мәсгүдә Шәмсетдинованың “Чыңгызхан”ы, Зөлфия Раупованың “Алтын сарай” дип аталган әсәрләр җыелмасы, Резедә Әхиярованың “Моңлы сазым” һәм Елена Анисимованың “Шудон Гур” әсәре дә кергән.

Өченче диск Анатолий Луппов, Ренат Еникеев, Шамил Тимербулатов, Рәшит Кәлимуллин һәм Александр Чайковский әсәрләреннән тора.
XS
SM
MD
LG