Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Кызыл таң” татар гәзите юбилеена әзерләнә


“Кызыл таң” гәзитенең фотоальбом-китабы
“Кызыл таң” гәзитенең фотоальбом-китабы

Уфада татар телендә нәшер ителүче “Кызыл таң” гәзитенә 95 ел тула. Әле шушы зур юбилейга әзерлек эшләре бара. Шуның бер нәтиҗәсе – Уфа полиграфия ширкәтендә басылып чыккан фотоальбом-китап.

Биш ел элек “Кызыл таң”ның 90 еллыгына аның зур күләмле энциклопедиясе басылып чыккан иде. Әле инде фотоальбом-китапны да нәшер итү шул эшнең дәвамы буларак кабул ителә. Энциклопедиянең һәм әле чыккан фотоальбомның автор-төзүчеләре – “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов һәм аның урынбасары Фәрит Фәткуллин.

Фотоальбом-китап бик сыйфатлы кәгазьдә һәм каты тышлыкта чыккан. Шуңа күрә аның юбилей кунакларына матур бүләк булачагын чамалап була. Фотоальбомның эчтәлеге дә тирән, фотосурәтләргә дә бай. Ә аларның ниндиләре генә юк китапта! Узган гасырның беренче яртысында төшерелгән сурәтләр дә, соңгы еллардагы истәлекле вакыйгаларны үз эченә алганнары да бихисап. Алар үзе бер тарих ельязмасы сыйфатын ала.

Фәрит Фәткуллин
Фәрит Фәткуллин
“Кызыл таң”ның тарихы да бай. 95 ел элек Оренбурда “Башкортстан” исеме белән чыга башлаган гәзит, соңрак “Башкортстан хәбәрләре”, аннан “Яңа авыл” исемнәрендә нәшер кылына. Ә 1944 елның 12 мартыннан ул бүгенге исемендә чыгып килә.

Төрле елларда татар басмасында халыкның асыл уллары һәм кызлары иҗат итә. Әнгам Атнабаев, Нәҗип Әсәнбаев, Таһир Ахунҗанов, Муса Гали, Фәрит Габдерәхим, Рим Идиятуллин, Фәрит Фәткуллин кебек дистәләрчә талантлы каләм әһелләре басманың дәрәҗәсен күтәрде.

Әле яңа гына табадан төшкән фотоальбом-китапта гәзитнең данлы үткәне һәм бүгенге эш-хәстәрлекләре андагы фотосурәтләрдә һәм тарихи документларда чагылыш таба. Басмада гәзит журналистларының төрле очрашулары, тантаналарда катнашулары, эш барышындагы күренешләре мул урын алган. Соңгы елларда “Кызыл таң” редакциясе хезмәткәрләре бихисап яңа һәм кызыклы чаралар да оештыра. Шулардан төшереп алынган бик күп фотолар да киләсе елларда үзе бер тарих ельязмасына әвереләчәк.

“Әлеге зур хезмәт гәзитнең тарихын янә дә бер барлау һәм аны киләчәк буыннарга да мирас итеп калдыру ниятеннән башкарылды”, ди фотоальбомны төзүче танылган журналист Фәрит Фәткуллин.
XS
SM
MD
LG