Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Азатлык" яшьләре Татарстан туграсы көнендә Бату ханны искә алды


Татарстан туграсы көнендә Бату хан шигарләре
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:40 0:00

Татарстан туграсы көнендә Бату хан шигарләре

7 февральдә Казанның Бауман урамында Татарстан гербы кабул ителүгә 21 ел тулу уңаеннан пикет узды.

“Азатлык” татар яшьләре берлеге оештырган пикетта “7 февраль 1992 – Татарстан республикасы гербы кабул ителгән көн! Бәйрәм белән милләттәшләр!” дигән шигарләр күтәрелде.

Пикет Татарстан гербына багышланган булса да, бу көн турында язылган шигарләргә караганда, Бату ханга кагылышлылары күбрәк иде.

Әйтик, пикетта “Бату хан хәзерге татар халкының барлыкка килүенә сәбәпче! Иң бөек татар дәүләте – Алтын Урданы төзүче!”, “1236-1243. Татар дөнья яулаган! Беркем дә онытылмаган, берни дә онытылмаган... 2013 – Бату хан елы! Бөек шәхесебезгә, татар яугирләренә мәңгелек дан!” дигән шигарләр күтәрелде.

Шулай ук 1238 елның 5 һәм 8 февраль көннәрендә Бату ханның Владимир һәм Суздаль шәһәрләрен яулап алулары да бу шигарләрдә белгертелде.

Пикетны оештырган “Азатлык” татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин Татарстан гербы кабул ителү көнен котлау белән беррәттән, бу пикетта Бату хан ирешкән җиңүләрне дә билгеләп үтүләрен белдерде.

“Бату ханның Суздаль һәм Владимир шәһәрләрен алу көнен билгеләп үтүдә без бернинди начарлык күрмибез, бу – тарихи факт. Без бу пикетта беркемне дә кимсетмибез. Русларга Куликово сугышы җиңүен үткәрергә яраган кебек, татарлар да үз җиңүләрен искә төшерергә тиештер дип уйлыйм. Моннан оялмаска кирәк. Җиңгәнбез икән җиңгәнбез инде. Милләттәшләребезне шушы җиңү белән котларга гына кала”, диде Наил Нәбиуллин.

Пикет барышында Наил Нәбиуллин белән пикетны карарга килгән һәм бар чараны видеоязмага төшереп барган бер кеше арасында кызу бәхәс тә чыгып алды. Әмма бу бәхәс зурга җибәрелмичә иминлек хезмәткәрләре тарафыннан вакытында туктатып калдырылды.
XS
SM
MD
LG