Ләйсән Әхмәтова – Казанда яшәүче ике бала анасы. Аның зур кызы быел мәктәпкә керә, кечкенәсенә 2 яшь тулды. Ләйсәннең үзенә 31 яшь. Хатын-кызлар көне алдыннан аның белән “үзебезчә, хатын-кызларча” сөйләшеп алдык.
– Эшкә чыгасың киләме?
– Нәрсә дип әйтим? Мин полициядә эшлим бит. Утырып эшли торган эш инде ул, сменалап. Рәсми бала ялында әле мин. Бүтән эш таптым әле үземә - туй, бәйрәмнәргә чәч ясыйм, визажист. Шуның өчен курслар бетердем.
– Чәч ясаганда балаларыңны кем карый?
– Әнием булыша.
– Ерак торамы?
– Ерак, машинада бер ярты сәгать, үзем илтәм, шунда кунып та калабыз, машинаны үзем йөртәм.
– Ул эшкә еш йөрисеңме?
– Бәйрәмнәр алдыннан, Яңа ел алды кызу иде, корпоратив кичәләр, җомга-шимбә эшлим.
– Ирең дә булышамы?
– Юк, ул булыша алмый. Ул да полициядә, ул гел эштә.
– Бу чәч тарау эшенә үзең теләп тотындыңмы? Акча кирәк булдымы?
– Теләгем булды, аннары мөмкинлек булганда, балаларны әни карап торганда эшлим, дидем.
– Кечкенә балаң бакчага йөриме?
– Йөри шул...(авыр сулап куя - А.К.) Гел йөрми инде, авырый. Авырый да, йөри дә. Күбрәк йөрми дип әйтер идем.
– Эшкә өч яше тулгач чыгасыңмы?
– Юк, менә мартта чыгам инде, чыгарга кирәк.
– Ул балаларны карауны да, эшне дә ничек күз алдыңа китерәсең?
– Сменалап эшлим, бер тәүлек эшләп өч көн ял, ничектер оештырасы булыр инде, белмим әле. Әни булышыр инде, бөтен өмет аңа.
– Аның бит әле олы кызның дәресләрен дә карарга кирәк булачак, өй эшләре дигәндәй...
– Әйе, мәктәпкә бара инде быел. Шул өч көн ял иткәндә өлгерергә кирәк барысына да.
– Үзең ничек үстең? Әниең эшләдеме?
– Әни эшләде, бакчага аз йөрдем, дәү әни үстерде. Бала карау бер дә җиңел түгел. Барысы да хатын-кыз өстендә. Нинди яхшы, тәртипле гаилә булса да, хатын-кыз балаларны берүзе күтәрә дияр идем.
– Әтиләрнең тормышы үзгәрмимени бала тугач?
– Ничек дип әйтим, үзгәрәдер, дип уйлыйм. Барыбер җитдирәк карый башлыйлар. Төрле әтиләр бар, безнең әти әйбәт, үзгәрде, тырыша, эшли.
– Эшкә чыккач балалар авырып китсә, өйдә кем калачак? Синме, иреңме?
– Мин инде, ул кала алмый. Әле миңа да әйттеләр, эшкә чыгасың икән – авыруны оныт диделәр. Бөтен кешенең балалары бар, барысы да эшли. Бөтенесе китә башлагач, эшләргә дә кирәк бит, аның эшен бүтән кеше эшли. Бөтен өмет әнигә инде, әйтәм бит.
– Мөмкинлегең булса, тагын өйдә утырыр идеңме?
– Утырыр идем, чәч ясап та акча керә әз-мәз. Ләкин чыгарга кушалар, Универсиада булачак бит, мәҗбүри чакырталар. Аннары акча да кирәк. Фатир аласыбыз килә.
Фотогалерея: Төрле илләрдә балалар үстергән һәм эшләгән хатын-кызлар үз тормышларын ничек оештырулары турында сөйли.