Төрле илләрдә балалар үстергән һәм эшләгән хатын-кызлар үз тормышларын ничек оештырулары турында сөйли.
Эштән өзелми бала үстерүче аналар
1
Иртән чәч ясап, биек үкчәле аяк киеме киеп чыгып киткән Таҗикстан эшкуары Шаһназ Камилзадә эшеннән кайткач һәр минутын балалары белән уздырыра. "Һәр эшемне яхшы итеп эшләргә тырышам", ди ана.
2
Өч кыз бала анасы Иман Мөхәммәд - үз гаиләсендә эшләгән беренче хатын-кыз. Багдад мәктәбендә укытучы булып эшләгән анага балаларны карарга ире һәм күршесе булыша.
3
"Эшләмәү - гөнаһ", ди Киевтагы атакайның хатыны Наталья. Ана ике яшьлек Володимир йөргән балалар бакчасында эшли.
4
Дүрт яшьлек Абзал һәм ике яшьлек Айганымның әнисе 27 яшьлек Динара Кыялова Алматы университетында эшли.
5
Казанда яшәүче ике бала анасы, полиция хезмәткәре Ләйсән Әхмәтовага балаларны карарга әнисе булыша. "Шуңа ял итәргә дә вакыт кала", ди ана.
6
Чехиядә невролог, алты яшьлек Адамның әнисе Эва Виткова улы белән Альп тауларында ял итә.
7
Пакстанның Пешәвәр каласында ике бала анасы Шазмә Хәлим телевидениедә тапшырулар алып баручы дәрәҗәсенә ирешкәнче туганнарыннан күп әшәке мыскыл сүзләре ишеткән. "Миңа эшләү иреге биргән иремә рәхмәтлемен", ди ана.
8
Монтенегро журналисты Мариана Боянич җиде ай элек кызы тугач бер көн дә ял итмәгән. "Офисымны өемә күчердем, баламны кимендә бер ел имезәсем килә", ди өч бала анасы.