Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бичевская Татарстан прокуратурасыннан курыкмый


“Куликово кыры” җырын башкаручы Жанна Бичевская Казанда концерт куя. Аны милләтара низаг чыгаруда гаепләп прокуратурага мөрәҗәгать иткән Фәүзия Бәйрәмова моны “татарларны мыскыл итү” дип бәяли.

Русиянең халык артисткасы “Куликово кыры” җырын башкаручы Жанна Бичевская 27 мартта Казанда концерт куя. Җырчы “Татарстан прокуратурасы тикшерүе хакында белмим һәм белергә дә теләмим” дип әйтте, ә милли хәрәкәт исә аның Казанда, Ирек мәйданындагы Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында чыгыш ясавын “татарларны күрәләтә мыскыл итү” дип бәяли.

Бичевскаяның “Куликово кыры” җырын да, аның интернетта таралган клибын да татарның күренекле җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова татарларны мыскыл итү дип бәяләде. Ул бу җыр милләтара, динара нәфрәт уята дип язып чыгып кына калмады, ә Татарстан прокуратурасына гариза да язды. "Хәзер аны ФСБ тикшерә" диде "Азатлык"ка Фәүзия Бәйрәмова.
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:00 0:00
йөкләү
“Бер ай элек Татарстан прокуратурасыннан ул җырда экстремизм фактлары бармы-юкмы икәнен тикшерүләрен сорадым, алар аны ФСБга җибәргән. Гаризам нигезендә эш бара, ләкин әлегә нәтиҗәсе юк. Бичевскаяның Казанга килүе юкка түгел. Үзен ул урысларның бер Ватан-анасы итеп хис итә, шушы образга кереп, Куликово кырындагы тарихны куертып, шушындый җырлар белән сәясәт ясап ята. Казанда концерт куеп, урыс шовинистларының хисләрен куертырга, аларны берләштерергә тели. Безне сынау өчен килә. Аны тикшергәннәрен белә инде ул, аңа мондагы хәлләр килеп ирешкән. Казандагы концерты – безнең мөрәҗәгатькә җавабы дип аңлыйм. Ул сәхнәдән бу җырын да башкарыр дип уйлыйм”, диде Бәйрәмова.

Татарстанда хакимият үзенә уңай булмаган кешеләрнең чыгышын булдырмас өчен төрле чаралар күрергә мөмкин. Зал, бина бирмәү очраклары да булгалый. Мәсәлән, Дмитрий Быков КФУда чыгыш ясый алмады, алдан сөйләшенгән залларына керә алмыйча ул Василий Аксенов музеенда очрашу уздырган иде.

Бәйрәмова “ниндидер чикләр кую өчен прокуратура җавабы кирәк иде” дип әйтә. “Чикләүләр булу өчен башта прокуратураның җавабы кирәк иде. Бу җырга алар тарафыннан бәя бирелмәде. Демократия яклы кеше буларак, иҗат кешеләрен, җәмәгать эшлекләрен, сәясәтчеләрнең эшчәнлекләрен тыюларын авыр кабул итәм. Әмма ул килеп Казанда татарларга каршы җырларын башкара икән, милли хәрәкәткә, Татарстан хөкүмәтенә, прокуратурага үз сүзен әйтергә туры киләчәк”, ди ул.

"Азатлык" радиосы Жанна Бичевская белән элемтәгә кереп, сөйләшергә тырышса да, ул сүзне кыска тотты һәм “Куликово кыры”, прокуратурага гариза язылганы турында сорый башлагач, телефонын сүндерде.
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:00 0:00
йөкләү
“Мин чыгыш ясамыйм, мин хезмәт итәм. Циркта гына чыгыш ясыйлар. Казанда күп тапкырлар булдым. Анда бик күп дусларым яши, минем концертларым аншлаг белән уза, яратып йөриләр. Милләтче түгелмен, бар кешеләргә дә яхшы мөгалләмәдәмен. Яхшы кешеләргә – ягымлы караштамын, начар кешеләр белән аралашмаска тырышам. Милләт мөһим түгел, кешеләрнең яхшы булуы әһәмиятле. Үзем яртылаш поляк. Кешеләрне кызылларга, акларга, татарга, урыска бүлгәләмим.

“Куликово поле”?.. Сездә аның аркасында нинди шау-шу купканы мине кызыксындырмый! Мин үз эшемне эшлим. Яраткан Русиямә хезмәт итәм. Тыныч һәм агрессияле кешеләр дә, иманлы һәм имансыздар да бар. Мин сезнең белән сөйләшергә теләмим. Бәйләнмәгез миңа сорауларыгыз белән. Мин Илаһ белән кешеләргә хезмәт итәм. Сау булыгыз!” диде ул һәм җыр турында комментар бирүдән баш тартты.

Салих Сәйдәш исемендәге Зур Концетлар залы мөдире Инга Новикова “бу концерт белән ниндидер егет шөгыльләнә, кассадан исемен, телефонын сорап алырга мөмкин” дип кенә чикләнде һәм җавап бирүдән качты. Аның концертлар өчен җаваплы урынбасары Лада Лобзина “һәр җырдан, әйбердән яманны тартып чыгарырга мөмкин, ләкин Бичевскаяның зәвыгына тулысынча ышанам” дип әйтте.
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:00 0:00
йөкләү
“Куликово кыры” җырын ишеткәнем булмады, прокуратурага биргәннәре хакында да белмим. Бичевская, бәлки, җырда тарихи вакыйгаларны шәрехлидер... тарихи “притча”дыр ул, материалны ишетмәдем, күрмәдем, шуңа күрә әйтә алмыйм. Безнең сәхнәдә кем, нинди програм белән чыгыш ясаганы мөһим, без битараф кала алмыйбыз.

Зур концертлар залы һәм тамашалар оештыручылар арасында төзелгән килешүдә тамаша тиешле дәрәҗәдә һәм мәдәни-әхлакый кысаларда узарга тиеш дип язылган. Милләтара, динара нәфрәт уятучы җырлар турында бер сүз дә әйтелми. Мин яртылаш татар, яртылаш урыс. Бик нык теләгәндә бөтен нәрсәдә тискәрене дә, уңайны да табып була. Барысына да бәйләнеп була. Бах музыкасын да Һитлер яраткан дип әйтеп була. Агрессорлар китә, ә Бах музыкасы мәңгелек. Ул дөнья музыкасына әверелде. Аны урыс та, яһүд тә, татар да тыңлый.

Әнә “Сулико” – Сталинның яраткан җыры. Аны да тар-мар итикме? Бик нәзберек мәсьәлә бит бу. “Куликово кыры” җырын тыңласам да, бернинди комментар бирмәс идем, тыелып калыр идем. Бу – Жанна Бичевская эше, ул белемле кеше, аның җырында бернинди дә милләтара нәфрәт тарату элементлары юктыр дип уйлыйм. Әйтәм бит, теләгәндә әллә ниләр табып була. Текст кемнедер битараф калдырмаган... Бичевская, бәлки, шулай җырлыйдыр, бер сүзгә төрле мәгънә биреп була, кем ничек аңлый бит... Мин аны дәрәҗәле кеше буларак ихтирам итәм, аның талантына, зәвыгенә ышанам. Безнең сәхнәдә зәвыксыз, акылсыз кешеләр чыгыш ясамый. Бездә бернинди дә нәфрәт чыгара торган концертлар булмады, урыс, татар сәнгатенә бертигез караштабыз”, диде Лада ханым.

Бичевскаяның инде телгә алынган клибында мондый юллар бар:

"Как же мы дожили до такого, братцы?
Стонет Русь под гнётом саранчи.
Значит снова русским за оружие браться,
Значит снова русским доставать мечи."

"Возвратит Россия русский Севастополь,
Станет снова русским полуостров Крым,
Наш Босфор державный, наш Константинополь,
И святыня мира - Иерусалим!"



Концертны төгәл кем, нинди агентлык оештырганын белә алмадык, Игорь дип кенә әйттеләр. Игорь үзе дә үз фамилиясен дә атарга теләмәде. “Бичевская белән беренче тапкыр эшлибез. Бу җырын башкарырмы белмим, ләкин аның яңа програмы, нигездә, романслардан тора. Һитлары да булачак, яңа җырлары да... Бу турыда концерт мөдиреннән сорашыгыз, ул төгәлрәк әйтер. “Куликово кыры” турында берни дә ишетмәдем...” диде Игорь һәм тизрәк саубуллашып телефонын сүндерде.

Жанна Бичевскаяның концертына билетларның бәясе – 600-1100 сум. Кассада “билетлар бик сатылмый, авыр бара, бәлки, интернет аша күбрәк алалардыр”, диде билет сатучы.
XS
SM
MD
LG