Accessibility links

Кайнар хәбәр

Благовар районында хәйрия концерты үтте


Хәйрия концертында танылган скрипкачы Илшат Мөслимов уйный
Хәйрия концертында танылган скрипкачы Илшат Мөслимов уйный

Башкортстанның Благовар районы үзәге Языково авылында хәйрия концерты булып үтте. Анда шушы районда туып үскән сәхнә йолдызлары катнашты. Барлык акчалар да мохтаҗ гаиләләргә һәм район үзәгендәге мәчет төзелешенә тапшырыла.

Благовар районы татар халкына әллә күпме талант ияләрен биргән. Каргалы авылында туган атаклы әдип Әмирхан ага Еники исеме һәммә кешегә таныш. Благовар төбәге халкы шулай ук танылган композиторлар Ренат Еникеев һәм Рим Хәсәнов белән дә хаклы рәвештә горурлана. Республикада һөнәри рәсем сәнгатенә нигез салган мәшһүр рәссам Касыйм Дәүләткилдиев та биредә туып үскән.

Мидхәт Әбделмәнов
Мидхәт Әбделмәнов
Байтак җырчылар да чыккан биредән. Алар арасында Уфада яшәүче “Татар җыры-93” бәйгесе гран-при иясе Фәнидә Сәфәргалиева, Казанга күчеп киткән Рөстәм Асаев киң билгеле. Шагыйрь, күп җырлар авторы Мидхәт Әбделмәнов та районның горурлыгы. Соңгы вакытта яшь буын җырчылар да зур сәхнәдә үзләрен шактый танытып килә.

Шулай итеп талант ияләре үз районнарын данлый. Алай гына да түгел, туган төбәгенә һәртөрле ярдәм кулы сузарга, аның данын тагын да арттырырга тырышып яши алар. Әле Языково авылында, район мәдәният сараенда оештырылган хәйрия концерты да шул игелекле гамәлләрнең берсе.

Әлеге проектны районның абруйлы шәхесе, Уфада яшәүче шагыйрь һәм композитор Мидхәт Әбделмәнов тәкъдим итә. Ә район хакимияте аның изге башлангычын кушкуллап күтәреп ала. Шулай ук районнан чыккан сәнгать осталары да бу эшкә ихлас кушыла. Дистәдән артык җырчы, музыкант һәм биюче катнаша бу бәйрәмдә. “Һәркем үзенең кендек каны тамган җиренә кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тиеш”, ди Мидхәт Әбделмәнов.

Рөстәм Асаев
Рөстәм Асаев
“Якташлар” проекты чикләрендә оештырылган иганәчелек чарасына Казаннан талантлы җырчы Рөстәм Асаев та ерак араларны якын итеп кайтып җиткән. Благоварның Былышлы авылында туып үскән ул. Башта Уфада иҗат итсә дә соңрак рухи мәркәз Казан үзенә җәлеп итте аны. “Туган ягымда оештырылучы һәр мөһим чарага мөмкинлек булган саен кайтырга тырышам”, ди ул.

Фәнидә Сәфәргалиева
Фәнидә Сәфәргалиева
Былышлы авылында туган талантлы җырчы Фәнидә Сәфәргалиева да хәйрия концертына ихлас күңеле белән кайткан. “Саваплы гамәлләрдә катнашу күңелгә бер ял һәм илһам бирә”, ди ул.

Хәйрия концерты өч сәгатьтән артык барды. Анда милли җыр-моңнар, дәртле биюләр башкарылды, скрипкада милли көйләр агылды. Мәдәни програмны танылган җырчы һәм журналист Гөлфия Шәвәлиева бик җанлы һәм эчтәлекле алып барды.

Концерт ахырында сәхнәгә район хакимияте башлыгы Юрий Коземаслов та менде. Ул бу чараны оештыручыларга һәм сәнгать осталарына әлеге шәфкатьлелек концерты өчен зур рәхмәтен белдерде һәм киләчәктә дә якташларны җыеп мондый иганәчелек проектларын дәвам итү кирәклеген әйтте. “Әле бу концертка районыбыздан чыккан талант ияләренең кечкенә бер өлеше генә кайта алды. Киләчәктә башкалары да кайтачак һәм игелекле эшләрнең дәвамы булачак”, диде хакимият җитәкчесе.
XS
SM
MD
LG