Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 11:02

Татарстанда хәләл иткә ихтыяҗ арта


Узган айда Татарстан мөфтияте каршындагы “Хәләл” комитеты республика журналистларын хәләл итнең ничек җитештерелүе белән якыннан таныштыру өчен Казан янындагы бер кошчылык фабрикасына сәфәр оештырды.

Без барган “Ак Барс” кошчылык фабрикасының Яшел Үзән районы филиалында һәр көнне иртәнге якта иң башта өч мең баш тавык хәләл стандартларга туры китереп чалына икән. Иртәнге җиделәр тирәсендә башланган чалу эшен “Хәләл” комитетына бәйле ике хезмәткәр кулдан башкара. Аларның бу эшчәнлеген исә комитет вәкиле Гакыйл Гаязов күзәтеп тора.

Гакыйл Гаязов сүзләренчә, фабрикада хәләл стандартларга туры китереп чалынган тавыкларга чалынырга 15 көн кала төрле витаминнар, биологик кушылмалар бирелми башлый. Ә чалынырга ике көн кала бу тавыклар бөтенләй тукландырылмый. “Бу рәвешле тавыкларда җыелып килгән барлык зыянлы токсиннар да тавык организмыннан чыгып бетә. Һәм шушы кагыйдәләр үтәлгәч кенә тавыклар хәләл ит буларак чалынырга җибәрелә”, ди ул. Тавыкларны чалу эшен башкаручының мөселман кешесенең булуы зарур, дип тә өсти Гакыйл хәзрәт.

Кулдан чалынган тавыклар хәләл стандартлар таләп иткәнчә, дүрт минутка якын пешекләнүгә һәм чистартылуга кертелми. Бу вакыт эчендә чалынган кош тулысынча тына һәм каны да агып бетә. “Хәләл ит җитештерү бары тик бисмилла әйтеп чалудан гына тормый ул. Аның ите дә кеше организмы өчен чиста булырга тиеш”, дип аңлата хәзрәт.

Хәләл стандартларга туры китереп чалынган тавыклар фабриканың чалыну өлешендә тулысынча чистартылганнан соң, фабриканың кисәкләргә аеру һәм казылык ясау бүлегенә алып киленә. Хәләл ит бер бүлектән икенчесенә бары тик яшел әрҗәләрдә генә күчерелә. Бу хәләл итләрнең хәләл булмаганнары белән буталмавы өчен махсус шулай башкарыла. Фабриканың бу өлешенә бар кеше дә мәҗбүри рәвештә халат һәм йөзгә битлек киеп кенә кертелә. “Моны читтән төрле микроблар эләгүен булдырмый калу өчен шушылай эшлибез”, дип аңлатты җитәкчеләр.

Ит фабрикасының бу өлешендә төрле казылык, ысланган ит җитештерү дә махсус җайланмалардан кулланыла. Аларның кырына башка әрҗәләр белән буталмасын өчен “Хәләл” дип язылган ябыштыргычлар ябыштырылган. “Хәләл итнең хәләл булмаганы белән буталмавы өчен без барлык чараларны да күрәбез”, дип аңлатты бүлек җитәкчеләре.

Хәләл итнең чалынуыннан алып казылык яисә төрле кисәкләргә бүленүенә кадәр бар юлны һәр көнне күзәтеп торган Гакыйл Гаязов фабрикадан бер тиен дә хезмәт хакы алмавын да белдерде. Мине Татарстан диния нәзарәтенең хәләл комитеты бу вазыйфага билгеләде һәм хезмәт хакын да мин “Хәләл” комитетыннан алам, ди ул.

“Ак Барс” кошчылык фабрикасының Яшел Үзән районы филиалының директор урынбасары Сергей Леонтьев журналистлар белән уздырган әңгәмәсендә үзенең урыс кешесе булуына карамастан хәләл иткә өстенлек бирүен яшермәде.

“Хәләл итнең ничек итеп җитештерелүен күргәнем өчен мин һәрвакыт бары тик хәләл ит алырга тырышам”, ди ул. Аның сүзләренчә, хәләл иткә таләп Татарстанда көннән-көн арта бара. “Бездә хәләл итнең йөзгә якын төре җитештерелә. Тауарны көннекен-көнгә кибетләргә җибәреп барабыз. Соңгы дүрт елда гына да таләпнең биш тапкырга артуын әйтә алам. Бу исә хәләл иткә карата Татарстан халкында зур ихтыяҗ булуының ачык дәлиле”, дип тәмамлады ул сүзләрен.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG