Accessibility links

Кайнар хәбәр

Газпромның куәте нигә шиңә?


Газпром хезмәткәре
Газпром хезмәткәре

Аналитиклар Газпромның керемнәре кимүне аның базарга яраклашып эшли алмавы, Путинның геополитик ихтыяҗларына хезмәт итәргә мәҗбүр булуы белән аңлата.

Русиянең иң зур ширкәте Газпромга быел 20 яшь тулды. Әмма ширкәтнең бүгенге хәле юбилейны зурлап бәйрәм итәрлек түгел кебек күренә. Дәүләт карамагындагы бу газ монополиясенең чиста кереме былтыр 11 процентка кимегән һәм ширкәтнең бәясе 2009 елдан бирле беренче мәртәбә 100 миллиард доллардан түбәнрәк тәгәрәгән.

Өстәвенә, ширкәтнең кәсеп итү ысуллары Европа Берлегендә тикшерелсә, Русиянең үзендә дә Хисап пулаты тикшерү башлады. Берише хәбәрләргә караганда, Кремльдә инде кайберәүләр Газпромны кечкенәрәк ширкәтләргә бүлгәләргә тәкъдим итә башлаган.

Оппозиция җитәкчеләренең берсе, элекке энергия министры урынбасары Владимир Милов бу кризисның булачагы турында кисәтә килгәннәр иде, ди.

Владимир Милов
Владимир Милов
“Газпром хәзер бик тирән кризиста. Ул кризис инде күптәннән өлгереп килә иде. Аларның сыгылмалы булмаган, үҗәт һәм совет чорындагыча сәясәте проблемнар чыгарачак дип кисәтеп килгәннәр иде. Һәм менә проблемнар башланды да”, ди Милов.

Аналитиклар әйтүенчә, Газпром энергия базарындагы зур үзгәрешләрне, шул исәптән сланц газлары чыгара башлауны һәм сыекландырылган табигый газны күпләп җитештерә башлауны исәпкә алып тиз арада үзгәрә алмады.

Зур сланц газы ятмаларына ия Кушма Штаталар һәм сыекландырылган табигый газны иң күп җитештерүче ил булган Катар Европаның энергия базарында активрак эшләп Газпромның керемнәрен киметте. Өстәвенә Кушма Штатлар Европага ташкүмер җибәрүне дә нык арттырды.

Ренессанс Капиталдагы нефть һәм газ аналитигы Илдар Дәүләтшин, базардагы вәзгыять үзгәрүгә карамастан, Газпром нефть бәясенә ясалма рәвештә бәйләнгән озын мөддәтле газ килешүләре төзү сәясәтен дәвам итте, ди.

Илдар Дәүләтшин
Илдар Дәүләтшин
“Газпромны бары бәяләр генә кызыксындыра һәм бәяләр көче ихтыяҗның көченә һәм тотрыклылыгына каршы куела. Европа икътисадының авыр хәлдә булуын исәпкә алганда бу бәлки бик үк яхшы стратегия түгелдер”, ди Дәүләтшин.

Нәтиҗәдә моңарчы газны Газпромнан алган кайбер Европа илләре башка чыганакларга таба борыла башлады. Мәсәлән, Европа комиссиясе белдерүенчә, Еврозона кризисына карамастан, былтыр Норвегиянең Европа илләренә газ сатуы 16 процентка арткан. Ә шул ук чорда Газпромның Европага газ сатуы сигез процентка кимегән.

Узган ел ахырында Газпром ниһаять вәзгыятьне аңлап кайбер Европа илләренә бәяне төшерә башлады. Газпромдагы бер рәсминең “Известия” газетына әйтүенә караганда, быел Газпром газының уртача бәясе 14 процентка кимиячәк. Аның әйтүенчә, быел Польшага газ бәясе 27 процентка, Маҗарстанга ике процентка төшәчәк.

Узган елның сентябрендә Европа Комиссиясе Газпром газ бәяләре белән гаделсез рәвештә уйнап һәм газ сатып алучы илләр арасында ирекле газ агымына киртәләр куеп тәэминатны төрлеләндерү тырышлыкларына комачауларга маташмыймы дип тикшерү башлады. Тикшерү нәтиҗәләре бу елда ук игълан ителер дип көтелә.

Сергей Куприянов
Сергей Куприянов
Февраль аенда Газпром сүзчесе Сергей Куприянов базарны көйләү чаралары һәм яңа технологияләр барлыкка килү сәбәпле энергия базарының үзгәрешләр хәлендә булуын әйтте. Куприянов бу үзгәрешләрнең Газпромга проблемнар алып килүен таныды һәм ширкәтнең хәзер аларны чишәргә тырышуын белдерде.

Аналитиклар әйтүенчә, Газпромның күп кенә проблемнары аны комммерция ширкәте булуы белән бер үк вакытта Кремльнең тышкы сәясәт коралы да буларак куллануга бәйле. Газпром дусларны бүләкләү, каршы чыгучыларны җәзалау коралы буларак кулланыла, ди алар.

Газпром Европа дәүләтләрен үзләренең энергия чыганакларын төрлеләндерүгә көннән көн ныграк этәрү белән бер үк вакытта үзе дә коммерция ягыннан кыйммәте бик шикле булган кыйбатлы үткәргеч проектларына ныграк кереп бата бара.

Аналатиклар Газпромның "Көньяк агым" һәм "Төньяк агым" проектларын күз алдында тота. "Төньяк агым" Мәскәүгә каршылык күрсәтүче Украинада әзер үткәргеч була аны урап узу өчен төзелде. Ул Европага тагын да күбрәк газ кудыра алыр дип көтелә.

Энергия тикшеренүләре өчен Оксфорд институты җитәкчесе Джонатан Штерн фикеренчә, бу үткәргечләр беренче чиратта Газпромның сәүдә мәнфәгатьләрен кайгыртып түгел, ә президент Владимир Путинның геополитик ихтыяҗларын кайгыртып төзелә.

Джонатан Штерн
Джонатан Штерн
"Газпромда эшләүчеләр бер дә ахмак түгел. Алар барысын да аңлый. Әмма Путин аларны һәртөрле сәер проектларга этәрә һәм аларга базар шартларына яраклашу мөмкинлеге бирми. Әгәр дә Газпромның үз проектлары турындагы барлык төп белдерүләренә карасагыз, аларның барысын да Путин әйтте. Аларның барысын да җәмәгатьчелеккә Путин ишеттерде. Нигә Газпром Европага таба төзелүче барлык бу үткәргечләр турында сүз алып бара? Чөнки Путин шулай тели”, ди Штерн.

Мәсәлән бу айда Путин Европада газ бәясе төшә баруга һәм энергия чыганакларын төрлеләндерү киңрәк җәелүгә карамастан, Газпромның башкарма мөдире Алексей Миллерга Ямал-Европа үткәргеченең икенче өлешен төзүне тәмамларга кушып күпләрне гаҗәпкә калдырды.

Исәпләүләргә караганда, Газпромның хәзерге үткәргечләре Европага елына 244 миллиард шакмак метр газ кудыра ала. Әмма былтыр ул шул мөмкинлекне 155 миллиард шакмак метр газга гына кулланган. Мондый шартларда яңа үткәргечләр төзү гаҗәп күренә.
XS
SM
MD
LG