Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең Кырымдагы консулы Владимир Андреев урыныннан китә


Русиянең Акмәчеттәге (Симферополь) баш консулы Владимир Андреев эшеннән китүе турында белдерде. Консул Русия тышкы эшләр министрлыгының үзе турында әйткән сүзләре белән риза түгел. Министрлык белдерүен дипломат "Русияне оятка калдыру" бип бәяләде.

"Алар мин әйтмәгән сүзләр өчен аклана, кире кагып булмаслык әйберләрдә мине якламый. Мондый белдерүләр язган һәм аларны тараткан кешеләрне җәзага тартырга кирәк", диде Русия дипломаты.

Бу сүзләрнең карьерагызга начар йогынты ясаячагын уйламыйсызмы, дигән сорауга Андреев, "монда үз эшемне дәвам итә алмаячагымны аңлыйм, мин китәм", диде.

Аның китү вакытын Русия министрлыгы хәбәр итәчәк, әмма китү мәсьәләсе хәл ителгән, диде консул.

23 майда кырымтатар активистлары Акмәчеттә Русия консуллыгы каршында пикет үткәреп Русия консулының Кырымнан китүен таләп итте. Русия консулы кырымтатарлары турында төшерелгән "Хайтарма" фильмы хакында сөйләгәндә, кырымтатарлар сугыш елларында оккупантлар белен хезмәттәшлек итте, моны да фильмда күрсәтергә кирәк, дип белдергән иде.

Соңрак Русия тышкы эшләр министрлыгы аның бу сүзләрен хөкем итеп чыкты.

"Русия вәкиленең мондый четерекле мәсьәләдә әйтергә тиеш булмаган сүзләр әйтүенә реакцияне аңлыйбыз, бу хакта әйтелгән һәр сүз яхшы уйланылган булырга тиеш", диелгән министрлык белдерүендә.
XS
SM
MD
LG