Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Умырзая" ансамблен яңгырлар куркытмый


“Умырзая” коллективы Ишәй авылында концерттан соң
“Умырзая” коллективы Ишәй авылында концерттан соң

Омски шәһәрендә 24 елдан артык “Умырзая” татар-башкорт фольклор ансамбле эшләп килә. Шушы вакыт эчендә ансамбль өлкәнең татарлар тупланып яшәгән авылларның барысында да диярлек концертлар белән булып чыкты.

Шунысы да игътибарга лаек, “Умырзая” коллективы юлга ел фасылына карамыйча, яз-көз көннәрендә дә, эссе җәйдә дә, салкын кышта да чыга. Менә хәзер дә “Умырзая” коллективы, язның соң килүенә, көннәрнең яңгырлы һәм салкын торуына, авыл юлларының ерып чыга алмаслык баткак булуына карамастан, ял көннәрендә концертлар белән өлкә үзәгеннән 300 чакрым ераклыкта булган Тара районының татар авылларына барып кайтырга булды.
Олы Уышта
Олы Уышта

Транспорт белән коллективны, гадәттәгечә, даими химаяче – “Енисей” корпорациясе җитәкчесе Тамир Алимбаев тәэмин итте. Шимбә иртәсендә 18 кешедән торган төркем “ПАЗ-672” маркалы (халыкта аны “ПАЗик” дип йөртәләр) автобуска утырып юлга чыкты.

Юл мәшәкатьләре

Тара районында 8 татар авылы бар. Ике көн эчендә коллектив 3 авылда – Хуҗавылда, Ишәйдә һәм Олы Уышта концертлар куярга ниятләгән иде. Әмма бар да уйлаганча килеп чыкмады.

Омскидан Тарага кадәр булган ара уңайлы гына үтелде. “Маҗара” Тарадан соң башланды. Район үзәгеннән 5-6 чакрым китүгә, асфальтлы юл бетте. Хуҗавылга кадәр булган 30 чакрым араны таш түшәлмәгән грунт юлдан үтәргә кирәк иде. Көн дә яуган яңгырлар бу юлны нинди хәлгә китерүен күзалларга буладыр.
Автобусны баткактан этеп чыгарырга маташу
Автобусны баткактан этеп чыгарырга маташу

Шундый юлдан бер 100 метр тирәсе үтүгә, автобус пычракка кереп батты. Коллективның бергәләп автобусны этүе дә, тәгәрмәч астына агач ботаклары салу да нәтиҗә бирмәде, машина баткан урынында кала бирде.

Бу хәлне “Нива” машинасында үтеп баручы бер егет күреп ярдәмгә килде һәм автобусны баткактан тартып чыгарырга булышты.
Баткактан Нива машинасы чыгарды
Баткактан Нива машинасы чыгарды

Баткактан чыгылса да, мондый юлдан авылга барып җитү мөмкин булмаганлыгын аңлаган коллектив Хуҗавылга бармаска дигән карарга килде. Авылга концерт булмаячагы турында хәбәр итеп, графикта каралган икенче авылга - Ишәйгә юл тотты.

Ишәй авылына илтә торган юл бераз яхшырак иде. Анда юл җирдән берникадәр күтәртелгән, кайбер урыннарда ком сибелгән, баткак булырдай җирләргә таш җәелгән. Әлбәттә, биредә дә, начар урыннар булмады түгел, әмма автобус аларны уңышлы гына үтеп, концерт башланырга 2 сәгатькә якын алдан авылга килеп җитте.

Ишәй авылы

Ишәй авылы район үзәге булган Тара шәһәреннән 40 чакрым ераклыкта Иртыш елгасының аръягында, Уй елгасы буенда нарат урманнары арасында урнашкан.

Тарихи мәгълүматлар буенча, авыл 1626 елны барлыкка килгән. Бүгенге көндә авылда 56 йорт бар. Өйләр нарат агачыннан салынган, каралты-куралар да агачтан, хәтта ишегалдына да такта җәелгән.
Ишәй авылы
Ишәй авылы

Элекке елларда Ишәйдә 400-гә якын кеше яшәгән. “Хәзер биредә 130лап кына кеше калды”, ди авылда шәфкать туташы булып эшләүче Вәлия Сатышева. Авылда яшәүчеләрнең барысы да татарлар.

Авылда дәүләт эше юк дәрәҗәдә. Бары тик фельдшерлык пунктында эшләүче бер кешегә, клуб мөдиренә һәм социаль хезмәт күрсәтүче ике кешегә берникадәр хезмәт хакы түләнә. Башкалар үз хуҗалыклары белән көн күрәләр.
Ишәй авылында
Ишәй авылында

Авылда фермерлык эше белән шөгыльләнүчеләр дә юк. Берничә ел элек берничә кеше фермерлык эшен башлап караган булган, әмма хөкүмәттән ярдәм булмау сәбәпле, эш алга китмәгән. “Мал асрау да артык табыш бирми, шәһәрдән ерак булгач, сөт-каймак сату мөмкинлегебез юк. Ит-бәрәңге җитештерсәк, килеп сатып алучылар була, әмма бик арзан бәягә. Урман кисеп, эшкәртергә уйласаң, рөхсәт алу кыен, эш башлау өчен дә акча кирәк. Бу эш белән дә шөгыльләнергә теләүчеләр юк”, ди пенсиядәге укытучы Әлфия Сатышева.
Ишәй авылы урамнары
Ишәй авылы урамнары

Эш булмагач, яшьләр авылда калмый, кая да булса күчеп китәргә тырышалар. Нәтиҗәдә авылда балалар саны кими. “Балалар аз булу сәбәпле, 2005 елда мәктәпне яптылар. Хәзерге көндә 1-9нчы сыйныфта укучы 9 бала бар. Алар 5 чакрым ераклыктагы Крапивка исемле рус авылына йөреп укыйлар. 10-11нчы сыйныфларга 15 чакрым ераклыктагы Самсоново авылына барырга туры килә. Бу мәктәпләрдә инде татар теле укытылмый”, ди Әлфия ханым.

Авырлыклар булуга карамастан, Ишәйдә яшәүчеләр тырышлар. Авылда көтү көтелми икән. Йорт хайваннары урман-кырларда ирекле йөриләр, сыерлар да иректә. Саву вакыты җиткәч, өйләренә үзләре кайталар икән. “Авылыбызда урлашу юк, халык бик тәртипле”, диде бер ханым.
Юллар
Юллар

Мәктәп булмаса да, авылда клуб эшләп тора. Анда төрле бәйрәмнәр, очрашулар оештырыла. Клубка, асылда, яшьләр йөри. “Дөрес, авылда яшьләр күп түгел, берәүләр Омскида, икенчеләр Тарада укый. Алар ял көннәренә авылга кайталар. Шимбә-ял көннәрендә клубта 17-ләп яшүсмер җыела. Алар өчен дискәтүкләр оештырабыз”, ди клуб мөдире Әлфинур Маминова.
Ишәй авылы
Ишәй авылы

Аңлашыла ки, өлкә үзәгеннән еракта урнашкан һәм зур булмаган татар авылларына һөнәри артистлар килеп җитмиләр. Шулай да Ишәйдә яшәүчеләр “милләт арбасыннан” бөтенләй төшеп калмаган. Сирәк булса да авылга җирле һәвәскәрләр килеп китә, аеруча Тара район үзәгендә эшләүче “Нур” ансамбле сәнгатькәрләре.

“Омскидан “Умырзая” ансамбле килә” дигән хәбәр таралгач, ышанмаучылар да булган. “Баткак юлдан килеп җитә алырлармы” дип шикләнгән алар. Әмма клуб янында автобус килеп туктагач, шикләнүләр юкка чыкты. Үзен татар дип санаган һәркем клубка, татар коллективы белән очрашуга ашыкты.
Ишәй тамашачылары
Ишәй тамашачылары

Тамашачының өмете тулысынча акланды дисәк, ялгыш булмас. “Умырзая” ансамбле сәнгатькәрләре җыр-биюдән, шаян сүздән, фольклор күренештән торган зур концерт күрсәттеләр.

Програмда себер якларында гына җырланган җырлар да, халык җырлары да, эстрада җырлары да бар иде. 5-нче “Түгәрәк уен” фольклор фестивалендә күрсәткән “Май пешү өмәсе” күренешен халык аеруча җылы кабул итте. Концерт тәмамланганнан соң, сәхнә янына килеп, рәхмәт әйтүчеләр дә булды.
Сәхнәдә “Май пешү йоласы” күрсәтелә
Сәхнәдә “Май пешү йоласы” күрсәтелә

Олы Уыш авылында

“Умырзая” ансамбленең икенче концерты якшәмбе көнне шул ук районның Олы Уыш авылында булырга тиеш иде. Коллетивка Ишәйдән Олы Уышка кадәр тагын 100 чакрым юл үтәргә туры килде. Артык газаплар күрмичә генә автобус билгеләнгән вакытка авылга килеп җитте.

Көн дә яуган яңгырлар сәбәпле Олы Уыш урамнары да баткакка әйләнгән иде. Халыкны әллә баткак куркытканмы, әллә башка сәбәптәнме клубка тамашачы бу юлы зал тутырып килмәде, буш урыннар да калган иде.
"Умырзая" ансамбле татар авылларында
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:26 0:00

Ә инде концертка килгәннәр “Умырзая” ансамбле чыгышыннан канәгать калдылар. Концерт тәмамланганнан соң күпләр коллектив янына килеп рәхмәтле булуларын белдерделәр, һәрдаим концертлар белән килеп торуларын сорадылар.

Олы Уыш клубы каршында эшләүче “Дуслык” ансамбле җитәкчесе Роза Латыпова да концерттан канәгать. “Бик матур концерт булды. Халык җырлары миңа ошады, аеруча “Ишкәкче җыры”. Мондый очрашулар безгә бик кирәк. Без сездән үрнәк алабыз, яңалыклар күрәбез, аларны кулланырга тырышабыз, зур рәхмәт сезгә”, диде.

22 ел буена Олы Уышта мәдәният йорты директоры булып эшләүче Гөлнур Рахмангулова да шундый ук фикердә. “Концерт бик ошады, киләчәктә дә очрашулар булып торсын, безгә дә Омски тамашачысы алдында чыгыш ясарга насыйп итсен”, диде.
“Умырзая” кызлары ишәйләр белән
“Умырзая” кызлары ишәйләр белән

Менә шундый күркәм очрашулар булып узды Тара районының Ишәй һәм Олы Уыш авылларында. Саф табигате, тырыш халкы булган татар авыллары таркалмас, очрашулар булып торыр, милләттәшләребез дә яңадан-яңа үрләр яуларлар дигән өметтә калыйк.
“Умырзая” коллективы юлда
“Умырзая” коллективы юлда
XS
SM
MD
LG