Accessibility links

Кайнар хәбәр

Теләче музеенда Таһир Якупов бүлмәсе булачак


Теләче музеенда Якупов бүлмәсе булачак
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:43 0:00

Теләче музеенда Таһир Якупов бүлмәсе булачак

Сания Хәлиуллина Таһир Якуповның шәхси әйберләрен Теләче районының Туган як тарихын өйрәнү музеена тапшырырга булган.

Сания апа узган ел Теләче музеена җырчының афишасын бүләк иткән булган. Башка әйберләрне ул Казанда ачылачак музейга дип саклый. “Таһир Якуповны Казанда батырдылар, шуңа да ул Казанда калкып чыгарга да тиеш иде. Җырчының музее кайчан да булса Казанда ачылыр дип көттем. Өметемне өзмәдем. Күп кенә җирләрнең ишекләрен кагып карадым. Ләкин миңа ярдәм итүче булмады”, ди ул.

Таһир Якуповның гармуны
Таһир Якуповның гармуны
Бу елның 23 февралендә Теләчедә Таһир Якупов истәлегенә гала-концерт оештырылган. Сания апа шунда булып кайткач, җырчының 13 ел буе бакча йортында саклаган шәхси әйберләрен Теләче музеена тапшырырга карар кылуын әйтә.

Таһир Якуповны Теләче белән нәрсә бәйли? Җырчы үзе Казанда туса да, әтисе Габдулла абый шушы яклардан. Якуповлар нигезе Карачтау авылында әле дә сакланган. Теләченең туган як тарихын өйрәнү музее директоры Әлфия Билалова музейда мәшһүр җырчының үз бүлмәсе булачагын әйтә. Югары Осландагы бакча йортыннан китерелгән әйберләр шактый.

Таһир Якуповның костюмы һәм түбәтәе
Таһир Якуповның костюмы һәм түбәтәе
Экспонатларның саны 500дән артып китә. Алар арасында җырчының түбәтәе, ике костюмы, сәгате, самавыры, шкафы, картиналары, фото һәм афишалары бар. Сания апа хәтта Таһир Якуповның көнбагыш саткан стаканына кадәр саклаган. Җырчы хәмер белән дуслашуы аркасында филармониядән киткәч, башкаланың 80нче мәктәп почмагында хатыны Гүзәл белән көнбагыш саткан.

Моңлы сандугачның гомере фаҗигале тәмамлана. 24 яшендә үк атказанган артист исеменә лаек булган Таһир Якуповка табиблар бавыр циррозы дигән куркыныч диагноз куя. 1999 елның ноябрендә җырчы бу дөньядан китеп бара. Сания апа күмү чарасына филармониядән нибары берничә кешенең генә килүен искә ала. Җирләү чыгымнарын Камал театры директоры Шамил Закиров каплаган. Ә ташын соңрак җырчы Габделфәт Сафин куйдыра.

Халкыбызның сөекле җырчысы Таһир Якуповны Сания апа мәктәп бусагасыннан бирле белә. Алар озак еллар аралашып-дуслашып яшәгән.

Сания Хәлиуллина
Сания Хәлиуллина
Сания Хәлиуллина: “Таһир безнең йортка еш кергәли, без аның апасы Асия белән дуслар идек. Әнием әйтә торган иде, бу бала бик моңлы, гомере кыска булыр ахры диеп. Шулай килеп чыкты да. Мәктәптә укыган чагында ук Таһир коридордан гел җырлап йөри иде. Директор Назыйм абый аны шелтәләде моның өчен. Назыйм абый юкка чыгуга ук Таһир янә җырлый башлый иде", ди.

Теләчедәге Туган якны өйрәнү музее
Теләчедәге Туган якны өйрәнү музее
Җырчының биографиясенә бәйле тагын бер кызыклы факт. Биш яшьлек чагында кечкенә Таһирны әти-әниләре өстән бикләп эшкә китә торган булган. "Таһир ул вакытта ук тәрәз төбенә менеп басып җырлый иде", ди Сания Хәлиуллинаның танышы Талия апа.

"Инде музее булмаса, аның исемен булса да башкаланың берәр урамына бирергә кирәк" дип Сания апа хәзер шуның артыннан йөри. Быел көз Казанда җырчы истәлегенә гала-концерт уздырылачак. Бу эшкә Рөстәм Сәрвәров алынган. “Аксу” студиясе директоры Таһир Якуповның җырларын алтын фондка кертергә вәгъдә иткән.
XS
SM
MD
LG