Accessibility links

Кайнар хәбәр

Tөркиянең берничә шәһәрендә протест чаралары булды [видео]


Tөркиядә протест чаралары
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:02 0:00

Tөркиядә протест чаралары

Истанбулда бүген йөзләрчә кеше хөкүмәткә каршы чараларда катнашучыларны яклап Босфор күпере аша йөреш үткәрде. Бу хакта Би-би-си хәбәр итә.

Кичә Истанбулның Таксим районында демонстрантлар белән полиция бәрелешендә дистәләрчә кеше яраланды. 60тан артык кеше тоткарланган. Полиция, шәһәрнең бу өлешен үзгәртеп коруга һәм Гези паркында агачларны кисүгә протест белдергәннәрне куып тарату өчен, яшьләндергеч газ һәм суаткычлар кулланды.

Таксим мәйданын үзгәртүгә каршы протест Төркия премьер-министры Рәҗәп Эрдоган сәясәтен хупламауга әйләнде.

Каршылык чаралары башкала Анкара, Измир, Бодрум һәм Коньядә дә булды.

Amnesty International полициянең тыныч протест чараларында катнашучыларга карата кирәгеннән артык көч куллануына борчылу белдерде.
XS
SM
MD
LG