Accessibility links

Миңнеханов Җаекта Тукай белән бәйле урыннарда булды


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казакъстанның Җаек (Уральски) шәһәренә килгәч Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды, шагыйрь музеенда, Тукай йөргән мәчеттә булды.

"Шәһәр кызыклы, үзенчәлекле һәм монда күренекле шагыйрьләр Тукай, Абай истәлекләре саклану куанычлы", диде Миңнеханов. Әлеге сәфәре вакытында ул казакъ шагыйре Абай Кунанбаев һәйкәленә дә чәчәкләр салды.

Президент Тукай музеенда да булды. Бу музей Тукайның укытучысы Кызыл мәчет имамы Мотыйгулла Төхвәтуллин яшәгән йортта урнашкан. Музейга Тукай белән бәйле әйберләр куелган, укытучысының эш бүлмәсе булдырылган.

Татарстаннар шәһәрнең иң борынгы Кызыл мәчетендә дә булды. Үз вакытында бу мәчеткә Тукай да йөргән. Бу мәчет узган гасырның 20нче елларында ябыла, химаячеләр һәм мөселманнар ярдәме белән төзекләндерелеп 2000 елда гына ачыла. Миңнеханов мәчеттә намаз укыды, дип хәбәр итә президент сәхифәсе.
XS
SM
MD
LG