Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинада “Канун белән бергә” оешмасы мөселманнар хокукларын яклый


Украинада “Канун белән бергә” дип аталган иҗтимагый хокук яклау оешмасы эшли башлады. Ул мөселманнарга бушка юридик ярдәм күрсәтәчәк. islam-today.ru хәбәр итүенчә, оешма Украина ватандашы булу-булмауга карамастан теләсә нинди милләт кешесенә булышачак. Документлар эшләргә дә ярдәм итәчәкләр.

Ярдәмне үзең барып, чит илдә яшәп интернет аша да алырга мөмкин, дип хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG