Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 01:01

ЮНЕСКОга Болгарның нәрсәсе ошамаган?


Яңа корылмалар әле төзелмәгән Болгар күренеше

Яңа корылмалар әле төзелмәгән Болгар күренеше

26 июньдә Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев журналистлар белән очрашып Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрчеген ЮНЕСКОның мәдәни мирасы исемлегенә кертү мәсьәләсенә карата фикерләрен белдерде.

16-27 июнь көннәрендә Камбоджа башкаласы Пномпеньдә ЮНЕСКО дөнья мирасы комитетының 37нче утырышы узды. Татарстан елга бер мәртәбә генә уздырылучы әлеге утырышка Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрчеген дә Казан Кирмәне кебек ЮНЕСКОның мәдәни мирас исемлегенә кертү өчен мөрәҗәгать иткән булган. Миңтимер Шәймиев әйтүенчә, 21 ил вәкиле катнашкан комитет утырышы Болгарның дөньякүләм үзенчәлекле кыйммәтен таныса да, кайбер җитешсезлекләрне эшләп бетерү өчен гаризаны кире кайтарган.

Җыелышта катнашкан Татарстан президентының социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Татьяна Ларионова сүзләренчә, әлеге исемлеккә хәзерге вакытта дөньядагы 981 мәдәни объект кертелгән, шуларның 19ы бу утырышта кабул ителгән, ә дүртесе Болгар шәһәрчеге кебек җитешсезлекләре табылып кире кайтарылган. Ә Зөя утрау шәһәрчеге буенча бирелгән гаризаны бәйсез экспертлар киңәшен истә тотып Татарстан вәкиллеге үзе кире алган. Чөнки гариза утырышта кире кагылган булса, ЮНЕСКО исемлегенә керү өчен башка беркайчан да мөрәҗәгать итеп булмас иде, диде чыгыш ясаучылар.

Болгарның ЮНЕСКОның мәдәни мирас исемлегенә керүе Болгарга нәрсә бирә?Аның киләчәгенә нинди йогынты ясый? Азатлык радиосы әлеге сорау белән Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиевкә мөрәҗәгать итте.

"Бу исемлеккә керү турыдан караганда бер нәрсә дә бирми кебек. Әмма икенче яктан ул Татарстанның дәрәҗәсен күтәрә. Без бит Татарстанның танылуын, аны Казакъстан белән бутамауларын телибез. Һәм бу исемлеккә керүнең иң мөһим ягы шунда - без үзебезгә мәдәни мирасыбызны саклау өчен зур җаваплылык алабыз", диде ул.


Болгарны ЮНЕСКОның мәдәни мирас исемлегенә кертү өчен без Болгарны дөрес итеп аңлата белергә тиешбез, ди тарихчы-галим Рафаил Хәкимов.

"Мисал өчен аны архитектура ягыннан күрсәтергә була. Яисә анда нинди вакыйгалар булган, анда нинди шәхесләр яшәгән. Менә безгә шуларны күздә тотып бу яктан Болгар безгә кадерле дип аңлатырга кирәк. Болгарны кайвакытта хәрабәләр урыны дип кенә әйтергә тырышалар. Әмма ул бит безнең өчен Ислам кабул итү урыны, Алтын Урданың беренче башкаласы да. Шул күзлектән караганда ул инде икенчерәк күренеш ала. Шуңа күрә яңа салынган биналарны шул яктан күрсәтсәк комитетның безне гафу итүе дә ихтимал. Казан Кирмәнендә яңа төзелгән Кол Шәриф мәчетен шулай аңлаткан идек бит. Мәчет сәяси күзлектән безнең өчен бик кадерле дип аңлата алдык", ди ул.


Комитетның киләсе 38нче җыелышы Катарда узачак. Татарстан Болгар тарихи шәһәрчеген ЮНЕСКОның мәдәни мирас исемлегенә кертү өчен 2014 елда шушы җыелышта мөрәҗәгать итәргә җыена. Зөя утрау-шәһәрчегенә килгәндә, бу объект буенча гаризаның кайчан биреләчәге төгәл әйтелмәде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG