Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 23:07

Университетның татар бүлегендә тагын кыскартулар бара


Филология һәм сәнгать институты кереше

Филология һәм сәнгать институты кереше

Татар бүлегенә яңа җитәкче – галимә Әлфия Йосыпова билгеләнгән. Университетының филология һәм сәнгать институты җитәкчелеге кыскартулар турында тәфсиллерәк мәгълүмат бирми. Галимнәр әлеге кыскартулар татар фәненә тискәре йогынты ясаячак дип исәпли.

Дүшәмбе көнне Казан федераль университеты филология һәм сәнгать институтында кыскартуларга багышланган чираттагы киңәшмә булды. Бу хакта Азатлыкка институт сүзчесе Сөләйман Нәҗмиев белдерде. Аның сүзләренчә, татар бүлегендә үзгәрешләр бара, әмма тәгаен мәгълүмат яңа уку елы алдыннан, 29 август көнне генә билгеле булачак.

"Безнең татар теленнән берничә кафедра бар иде. Әдәбиятка килгәндә дә, борынгы әдәбият һәм XIX гасыр әдәбияты кебек кафедраларга бүленгән иде. Хәзер инде әдәбияттан бер, телдән бер, укыту методикасы буенча бер генә кафедра калдыру турында сүз бара. Әлегә рус филологиясендә дә һәм шулай ук татар филологиясендә дә төгәл генә шулай була дигән карар юк", ди Нәҗмиев.

Укытучылар санына килгәндә дә бар нәрсәнең дә август ахырында гына билгеле булачагын әйтте ул. Аның сүзләренчә, укытучыларның күпме булачагын быел кабул ителгән студентлар саны хәл итәчәк. Бүген университетта мәктәп бетергәннәрдән документлар гына кабул ителә.

Олег Хисамов

Олег Хисамов

Университетның Яшел Үзәндәге татар теле һәм әдәбияты бүлеге җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Олег Хисамов кыскартулар барганлыгын һәм кайбер галимнәрнең университеттан китәчәген кире какмый. "Галимнәрнең кайберләренә, бәлки, китәргә дә туры килер. Хәзер әйтүе кыен. Китмәсәләр дә ставкалар кыскарырга мөмкин. Кемдер ярты, кемдер 0,8 ставкага калырга мөмкин", Хисамов.

Яшел Үзәндәге татар теле һәм әдәбияты бүлеге кыскартуларны узган ел ук үз җилкәсендә татыды инде. Педагогия юнәлеше белән татар фәне юнәлешен кушу эшләре башлангач, Яшел Үзәндәге бүлеккә түләүсез укуга бер генә урын да бирелмәде. Элек һәр ел саен 10 бюджет урыны бирелеп килә иде. Узган ел монда түләп укырга керергә теләүчеләр дә булмады.

Филология һәм сәнгать институтында эшләүче галим, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов әлеге кыскартулар сәбәпле кафедра мөдирлегеннән алынган. Татар бүлегенә яңа җитәкче – филология фәннәре докторы Әлфия Йосыпованың куелганлыгын әйтә ул. Закирҗанов фикеренчә, бу кыскартулар, бер яктан, татар фәне үсешенә тискәре йогынты ясый, ә икенче яктан, киләчәктә белгечләр кытлыгы да китереп чыгарырга мөмкин.

– Әлфәт әфәнде, һәрбер укытучыга да белдерү кәгазе (уведомление) тапшырылган дигән хәбәрләр бар. Аның эчтәлеге нидән гыйбарәт?

– Университетта, аерым алганда, иң зур институтларының берсе – филология һәм сәнгать институтында үзгәрешләр бара. Уку-укыту процессын җайлаштыру максатыннан ул. Институтта 250-дән артык укытучы эшли. Бездә укытучылар һәм студентлар саны бер-берсенә бик үк туры килми. Бүгенге көн таләпләренә күрә, бер укытучыга 10 студент туры килергә тиеш. Бездә укытучылар күбрәк.

Икенче яктан, филология институты эчендә дә биш бүлек бар иде. Хәзер аларны үзгәртү процессы бара. Университетның "телләр институты" дип аталган берәмлеге бар. Татар бүлегендәге чит телләр бүлеге әнә аңа күчә. Безнең "тәрҗемә бүлеге" дип аталган бүлек сан ягыннан бик нык кими. Үзгәрешләр нигезендә "тәрҗемә бүлеге" белән "татар филологиясе" бүлеге бергә кушыла. Алар бергә кушылганга кафедраларда да җитди үзгәрешләр бара.

Безнең әдәбият кафедралары икәү иде. Мин үзем анда эшләгәнгә, хәлләрне яхшырак беләм. Аның берсендә җиде ярым эш урыннарына (ставкага) 10 укытучы эшләде. Икенчесендә 15-ләп укытучы эшләде, ә ставкалар саны 12-13 иде. Шул рәвешле ике кафедра кушылды һәм бер әдәбият кафедрасы оешты. Татар теленә караган кафдераларда да кушылулар бара. Менә шушы үзгәрешләр нигезендә һәр укытучы белдерү кәгазе алды. Киләчәктә һәр укытучының эш урыны һәм дәрәҗәсе үзгәрәчәк. Бу белдерү кәгазьләре канун нигезендә ике ай алдан бирелергә тиеш.

Мин үзем моңа кадәр кафедра мөдире булып эшләгән идем, хәзер кушылгач мин бу вазифадан азат ителәм һәм 1 сентябрьдән шушы кафедрада доцент булып калам. Мин дә кафедра җитәкчелегеннән китүем турында белдерү кәгазе алдым.

– Хәзер әдәбият кафедрасы мөдире кем булачак соң?

– Бу ике әдәбият кафедрасы бергә кушылганнан соң, моңа кадәр татар филологиясе бүлеге җитәкчесе булган, педагогика университеты ягындагы әдәбият кафедрасы мөдире булып эшләгән Флера Сәйфуллина булачак. Бу кафедра киләчәктә татар әдәбияты һәм аны укыту кафедрасы дип аталачак.

Тәрҗемә һәм филология бүлеге кушылды бит. Ул безнең киләчәктә Татар филологиясе һәм телне милләтара куллану (Татарская филология һәм межкультурная коммуникация) бүлеге дип аталырга тиеш. Әлфия Йосыпова аның мөдире булды. Аны башлык итеп кую расланган дип беләм мин. Кафедра мөдирләре һәм укытучыларның нинди дәрәҗәдә калулары турында әлегә фәрман чыкмаган.

– Сезнең фаразларга караганда, укытучылар күпкә кыскарачакмы?

– Укытучыларның кыскаруы булачак. Ник дигәндә, аның төп сәбәбе студентлар кыскару белән бәйле. Без быел көндезге һәм читтән торып уку бүлегендә филология һәм педагогик юнәлешләрдәге белгечлекләрдә 160-лап студент чыгардык. Ә быел 75 кенә студент алу планлаштырыла. Элек Казан дәүләт университетының татар факультеты бар иде бит, без бу юнәлешне филология юнәлеше дип атыйбыз. Быел бу белгечлеккә бюджет урынына бары тик 24 студент кына алыначак.

Дөрес, түләп укырга теләсәләр андый мөмкинлек биреләчәк, әмма татар теле белгечлегенә түләп укырга теләүчеләр бик-бик аз санда була. 2000 елларда без бюджет урыннарына йөзәр студент ала идек, ә быел инде 24 кенә. Шуның кебек педагогик юнәлештә дә алына торган студентлар саны бик нык кимеде. Шул сәбәпле укытучыларның эш урыннары да кими. Күп галимнәр пенсиягә китте. Әгәр укытучы 35 яшькә кадәр диссертация якламаган икән, андыйларның да китүен сорадылар. Байтак кына кеше китеп барды һәм калганнарның да ставкалары кимеде. Укытучыларның ставкалары 0,8-0,9 кала һәм бөтен кешенекен дә тигезлиләр дигән сүзләр дә булды.

– Студентларга түләүсез уку урыннарының аз бирелүе, филология фәне белән педагогика фәнен кушулар алдагы елларда татар милләте үсешенә китереп сукмасмы?

– Бу мәсьәлә турында без үзебез дә уйланабыз һәм борчылабыз. Мин үзем, гомумән, бу үзгәрешләр татар филологиясенә дә, татар теле һәм әдәбияты белгечләре әзерләүгә дә зыян китерә дип саныйм. Шартларыбыз шундый ки, бүген һуманитар фәннәргә урыннар кыскартылганны беләбез һәм бу Мәскәүдән килә торган әйбер. Мин үзем Чуашстанда чуаш филологиясенә бер генә студент та кабул итмиләр икән дип ишеттем. Филология юнәлешләрендә студентлар санын киметү Русия күләмендә алып барылган сәясәт.

Әлфәт Закирҗанов

Әлфәт Закирҗанов

Икенчедән, яшьләр арасында татар филологиясе белән кызыксыну кимегәнлеген күрәбез. Узган ел бөтен университет белән чагыштырганда безнең татар филологиясенә кергәннәрнең бал күрсәткече иң түбәннәрнең берсе иде. Университет җитәкчелеге дә татар фәненә белгечләр бик үк кирәк түгел дигән мәсьәләгә килеп төртелә. Безгә керүчеләрнең саны аз булганда, тагын урын бирегез дип сорау, бу очракта, үзен аклыймы дигән мәсьәлә дә килеп чыга.

Белүебезчә, Татарстаннан һәм Башкортстаннан кала башка төбәкләрдә татар теле һәм әдәбияты укытучылары инде хәзер кирәкми дәрәҗәсендә. Татар телен укытуның кимеп, хәтта бетеп барганлыгын күрәбез. Менә шундый шартларда телебезне һәм әдәбиятыбызны белгән белгечләр әзерләү нигездә университетның татар бүлегенә төшә. Кызганыч, әзерлекле белгечләрнең (укытучыларның) эштән китүләрен күрергә мәҗбүрбез. Ничек кенә булмасын, татар теле һәм әдәбиятының киләчәгенә, татар халкы язмышына нисбәтле уңай күренеш түгел бу.

– Соңгы вакытта Мәскәү ягыннан төбәкләрдәге җирле халыкларның милли телләренә мөнәсәбәт уңай түгел. БДИ кертелү, оптимальләштерү сылтавы белән күп кенә татар мәктәпләренең, башка республикалардагы милли мәктәпләрнең ябылуы да филологиягә тәэсирсез булмады. Университетның татар бүлегенә керергә теләүчеләр аз дип, бер яклы гына сылтау белдерү дә, бәлки, бик үк дөрес түгелдер.

– Мин үзем дә шулай дип саныйм аны. Хәтта җитәкчелек белән очрашкан вакытта да бу фикерне әйткәнем бар. Моңа кадәр без педагогика университетында да, дәүләт университетында да белгечләрне күп әзерләдек. Хәтта артыграк та булды. Алар барысы да үз белгечлегендә эшләмәде.

Хәзер белгечләрне әзерләү бик нык киметелсә дә, барыбер, татар мәктәпләре бар һәм эшләп киләләр, мин үзем алар эшләячәк дип саныйм, алдагы елларда мәктәпләрдә укытучылар кирәк булу артырга мөмкин. Хәтта белгечләр җитешмәскә дә мөмкин. Милли күтәрелеш елларында мәктәпләрдә татар телен укыту арткач, укытучылар саны җитмәде һәм тел-әдәбиятны яхшы белгәннәр дә укыта башлаган иде. Алдагы елларда менә шундый хәл туарга да мөмкин.

Заман шундый ки, бүген эшкә урнашу мәсьәләсе иң зур таләпләрнең берсе. Белгечләргә эш бирүче буларак мәгариф министрлыгыннан һәм фәнгә кагылышлы институтлардан тел өлкәсендә белгечләр сорап мөрәҗәгать итүләр шулай ук күп түгел.

Мин үзем татар мәктәпләре булачак һәм алар сакланып калачак дип ышанам. Дәүләт тарафыннан алып барылган БДИны русча гына бирүме, әллә төрле стандартлар кертүме, төрле юллар белән татар мәктәпләренең шактый санда киметелүе, миңа калса, татар халкын эчке бер мобилизациягә китерергә тиеш. Бу каршылыкка карата каршылык туу, ягъни минем телемнең кулланылышын чиклиләр дигәнгә бәйле рәвештә һәркемнең күңелендә милли үзаңы үсеп, мин телемне сакларга телим дигән фикер көчәер, үсәр дигән өметтә калам мин.

– Моны киләчәк күрсәтәчәк дисез инде, әмма бүген университет җитәкчелегеннән мондый хисләр дә һәм адымнар да күренми бит.

– Бер караганда, әле күптән түгел Татарстан президенты катнашында университетта һуманитар фәннәрнең үсеше турында җитди сөйләшү булды. Анда ректор да һуманитар фәннәрне, аерым алганда, филологияне үстерү ягында дигәнрәк фикер әйтте. Ләкин бөтен мәсьәлә дә безнең белгечләр әзерәүнең ни дәрәҗәдә җәмгыятьнең таләпләренә җавап бирүенә кайтып кала. Алар шулай күп санда кирәкме дигән сорауга без бераз икеләнеп калабыз. Татарстанда президент Рөстәм Миңнеханов телләрне саклауга игътибар бирсә дә, үзе дә татарча сөйләшсә дә, мәктәпләрдә рус һәм татар телләре тигез дәрәҗәдә укытылса да, кызганыч ки, татар теленең кулланылышы без теләгәнчә түгел. Нәрсәгә миңа татар телен өйрәнергә, рус телен белеп тә мин рәхәтләнеп яшим, дигән фикер өстенлек итә. Инглиз телен бит акчалар түли-түли өйрәнәләр. Кызганыч, татар теленә без шундый ук шартлар тудыра алмыйбыз.

– Татарстанда бүген татар мәктәпләре, бакчалары, татар басмалары, татар театрлары һәм башка татар оешмалары фәлән хәтле һәм аларда шуның кадәр бала укый һәм белгеч эшли, ә 5 елдан соң һәм 10 елдан соң саннар менә болай булачак дигән берәр төрле тикшеренү үткәрелгәнме? Әллә белгечләрнең кирәклеге көндәлек килеп туган вәзгыять белән генә хәл ителәме?

– "Мәгариф" һәм "Мәгърифәт" басмаларында татар телен укытучылар һәм мәктәпләрнең саны турында гомуми мәгълүмат бирелә. Әмма биш елдан соң нинди үзгәрешләр була, укытучыларның күпмесе ялга китә, тагын күпме кирәк кебек саннарның барлыгы турында төгәл белмим. Бәлки, мәгариф министрлыгының милли бүлегендә бардыр алар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG