Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижаудагы яшь башкаручы Айгөл Габдрәхимова Казанга күченә


Айгөл Габдрахимова
Айгөл Габдрахимова

Танылган җырчы Гүзәл Уразованың иҗат төркеменә җырчылар кабул итү бәйгесендә җиңеп чыккан Ижау кызы Айгөл Габдрәхимова Казанга китеп укырга һәм җырларга җыена.

“Иман” Татар яшьләре берлеге әгъзасы Айгөл Габдрәхимованы әти-әнисе иң беренче чиратта туган телендә сөйләшергә өйрәтә, кызларына сәнгатькә дә алар юл күрсәтә. Айгөл милли хәрәкәттә дә актив катнаша, югары уку йортын быел бик яхшы билгеләргә тәмамлап, укуын бюджет нигезендә дәвам итү өчен юллама алды. Танылган җырчы Гүзәл Уразова игълан иткән конкурста җиңү яулап, чакыру көтә.

Айгөл Габдрәхимова – Ижау кызы. Шәһәрдә туып үсүенә кармастан, матур итеп туган телендә аралаша. Айгөл сигез яшендә үк музыка мәктәбендә баянда уйнарга өйрәнә башлый, хорда җырлый. Әмма рус телендә.

Туган теленә мәхәббәт, үз телендә аралашу нияте Айгөлне “Иман” Татар яшьләре берлегенә китерә. Аны 2010 елда Ижауда узачак федераль Сабантуйга әзерләнгән чорда Лариса Гайнетдинова яңа гына оешып килгән “Асылъяр” татар фольклор ансамбленә чакыра. Бераз соңрак Ижауда яшьләр арасында уздырылган җыр бәйгесе игълан ителә. Бәйгедә катнашырга батырчылык итми башта Айгөл. Жюри рәисе итеп чакырылган Альбина Апанаева аңа берәр татар җырын башкарырга тәкъдим итә. “Мин татар җырын өйрәнеп катнаштым. Көтелмәгән нәтиҗә ясады жюри әгъзалары – җиңүче булдым”, дип искә алды Айгөл бу вакыйганы.

Яшь кызның күңеле үсеп китә, бу вакыйга аңа татар җырларын өйрәнергә этәргеч тә бирә. “Хәзер инде гел татарча гына җырлыйм. Бик сирәк рус яисә инглиз телендә җырлар башкарам”, дип уртаклашты Айгөл.

Айгөл Габдрахимова 2012 елда “Иман” татар яшьләре оештырган “Татар кызы” бәйгесендә дә үзе кебек студент кызлар белән көч сынашты. Тыйнак, сабыр, ана телендә иркен сөйләшкән Ижау кызын жюри әгъзалары аерым номинациядә билгеләде. Айгөл “Тамашачы мәхәббәте” призын яулады.

Айгөл Ижау техник университетында яхшы билгеләргә генә укый. Быел ул бик үзенчәлекле тема сайлап алып, аны бишлегә яклады. Укуда да алдынгылардан санала, иҗтимагый оешма эшендә актив катнашырга, ансамбльдә җырларга, төрле чараларда катнашырга вакыт таба. Ул балалар фестивален алып баручы буларак та үзен сынап карады, милли оешмалар уздырган һәр чарада җырлар башкармый калмый. Айгөл һәр эшне җиренә җиткереп башкара.

Бала чагындагы шөгыле – шигырьләр язуга да кире әйләнеп кайта ул. “Мин инде ул шигырьләр турында оныттым. Яздым да ташладым дип уйлаган идем. Әнием аларны җыеп барган икән. Алар ул вакытта рус телендә язылган. Тик хәзер шигырьләр татар телендә туа. Моңа Казанда татар яшьләре белән очрашулар да, төрле семинарларда галимнәр, кызыклы шәхесләр белән аралашу да этәргеч бирде”, дип уртаклашты Айгөл.

Айгөлнең бер шигырен Пермьдә яшәүче Хәдис Мәликов күреп ала, озак та үтми көй дә яза. Хәзер ул җырны Айгөл сәхнәдән башкарырга әзерләнә.

Дус, тату, милли җанлы гаилә турында Айгөлнең җыры. Дөрестән дә, гаиләдә Айгөлгә һәм энесе Рөстәмгә төрле яклап белем туплау, үзләре өстендә эшләү өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Алар кечкенәдән музыка мәктәбенә йөргәннәр, бергә оркестрда уйнаганнар.Төрле шәһәрләрдә, хәтта чит илләрдә узган бәйгеләрдә дә катнашканнар.

Әйтергә кирәк, Рөстәмгә апасын якларга да туры килгәли икән. “Егетләр бәйләнәләр апага. Миңа шундый берничәсе белән җитди генә сөйләшергә туры килде”, дип горурланып куйды Рөстәм.

Татар дөньясында танылган җырчы Гүзәл Уразова үзенең иҗат төркеменә җырчылар кабул итү максатыннан бәйге игълан итә. Айгөл аны интернетта күреп катнашырга батырчылык итә. Нәтиҗәдә беренче урынга чыга.

Шулай итеп, Айгөл Габдрахимова кечкенәдән җырлап үсеп, олы сәхнә турында бер дә хыялында булмаса да, танылган җырчылар Гүзәл һәм Илдарның иҗат төркеменә чакыру ала. Әле тагын яхшы укуын, үзенчәлекле диплом эшен “бишлегә” яклап чыгуын исәпкә алып, аңа бюджет нигезендә техник университетның магистратура бүлегендә укуын дәвам итәргә дә мөмкинлек бирелә.
XS
SM
MD
LG