Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удмуртия Милли музей күргәзмәсендә – татар шәҗәрәсе


Гүзәлия Габдикова әти-әнисе сурәте белән
Гүзәлия Габдикова әти-әнисе сурәте белән

Удмуртия Милли музеендагы "Шәһәрләр һәм халыклар" күргәзмәсендә "Иж" заводы төзелешендә катнашкан милләттәшләребезнең фотосурәтләре, көнкүреш әйберләре куелган.

Музейның фәнни хезмәткәре Резедә Әхмәтвәлиева сүзләренчә, экспозициянең Ижауда гомер иткән татарлар тормышы һәм көнкүрешенә багышланган өлеше тулысынча диярлек Гата Котдусов җыйган әйберләрдән тупланган. Гата ага Котдусов һөнәре буенча инженер булса да, ул Удмуртиядә яшәүче татарларның тарихын өйрәнүгә, халкыбызга кагылышлы мәгълүматларны туплауга күп вакытын биргән.

Гүзүлия Габдикова, Гайсә Талипов һәм Рәшит Ситдиков фотолар карыйлар
Гүзүлия Габдикова, Гайсә Талипов һәм Рәшит Ситдиков фотолар карыйлар
Музей экспонатлары белән танышканда Резедә Әхмәтвәлиева 1800 елда "Иж" заводының хәрби гарнизонына татар табибы Гадбелкәфи Габдиков килеп эшли башлавына тукталды. Габдиковлар гаиләсенең тугызынчы буын вәкиле Гүзәлия Габдикова-Камалова Ижауда татар бистәсендә яши. Гүзәлия ханым Габдиковлар нәселенең беренче вәкиле Габделкафи Габдиковның шулай ук 1800 елда Ижау каласының корыч кою заводына хәрби хезмәткә җибәрелүе турында теркәлгән язма булуын әйтте. Ул Иделнең түбән өлеше – Әстерхан якларынан килгән.

Габделкәфи Габдиков 25 ел хәрби гарнизонда табиб булып хезмәт итә. Архив мәгълүматларына караганда ул хәрбиләрне генә түгел, Иж авылында яшәүчеләрне дә дәвалый. Үзе үләннәр җыеп, авыруларны дәвалау өчен төрле дарулар ясаган. Хәрби хезмәттән соң Габделкәфи Габдиков Ижауда тупланып кала.

Әхмәт Габдиков икенче рәттә сулдан беренче физкультура курсларын тәмамлаучылар белән
Әхмәт Габдиков икенче рәттә сулдан беренче физкультура курсларын тәмамлаучылар белән
Габдиковлар нәселе вәкилләре бүген Русиянең төрле төбәкләрендә гомер итә. Әмма күпчелек варислары Ижауда тупланып калган. Гүзәлия ханым әйтүенчә, гаиләләр күпбалалы. Икетуганнары гына да кырыктан артык. Гүзәлия ханымның туган энесе Равилнең улы Алексей Габдиковларның шәҗәрәсен төзи. Гүзәлия ханым сүзләренчә, алар хәзер 500дән артып киткән. Гүзәлия ханымның әтисе Әхмәт Даут улы - Габдиковларның сигезенче буын вәкиле, әнисе Мөкәрәмә - Кәлимулла кызы. Әхмәт һәм Мөкәрәмә Габидовлар яшьтән үк татар милли тормышында бик актив катнашып үсәләр. Икесе дә татар сәнгате, мәдәнияте белән кызыксына. Утызынчы елларда Ижауда гөр килеп торган татар драма түгәрәгенең спектакльләрендә төп рольләрне башкаралар.

Әхмәт ага үткән гасырның илленче елларында 20нче татар мәктәбендә эшли. Ул егетләрне сәламәт булырга өйрәтә - физкультура дәресләрен алып бара. Шулай ук китапханәче вазифасын да башкара.

Габдиковлар нәселенә нигез салучы Кабделкәфи бабалары һөнәрен дәвам итүчеләр саны да күп. Гүзәлия ханымның кызы Резедә - табиб. Резедә Габдиковларның унынчы буын вәкиле. Резедәнең кызы Эльвира да (унберенче буын) медицина институтын тәмамлап, табиб булып эшли.

Габдиковларның күпчелеге заводларда инженер булып хезмәт иткән. Әлеге нәселнең бүгенге варислары төрле һөнәр ияләре.
XS
SM
MD
LG