Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 19:39

Алтынбаев Чаллыга президент булып кайтты


27-28 сентябрьдә Чаллыда Русия күләмендә комбат-самбо көрәше ярышы узды. Шушы ярышны үткәрергә кайткан Чаллының элекке хакиме, хәзерге вакытта Русиянең комбат-самбо федерациясе президенты Рәфкать Алтынбаев Азатлыкка әңгәмә бирде.

Рәфкать Алтынбаев 1999 елда Чаллы хакиме вазифасыннан китәргә мәҗбүр була. Әлеге китүне җәмәгатьчелек төрлечә фаразлады һәм аның сәбәпләрен Казан Кирмәне белән булган каршылыкларда күрде. Бу көннәрдә элекке хаким Русиянең комбат-самбо көрәше федерациясе президенты булып тора, Чаллыда БДБ илләре дәрәҗәсендә ярыш оештырды.

Алтынбаевның Татарстаннан китү вазгыятенә кыскача гына тукталып китик. Ул Русия федерациясе шурасында Татарстан вәкиле, сенатор булып эшләгәндә Татарстанның ул чактагы президенты Миңтимер Шәймиев “Кемнәргәдер иртәнге якта уң аяктан тору мәслихәт булыр иде”, дигән сүзләрен әйтте. Моңа Рәфкать әфәнденең “Безгә барыбызга да уң аяктан тору кирәк”, дип җавап бирүен күпләр хәтерлидер. Шушы сүзләрдән соң Алтынбаев Мәскәүдә калды, Федерация шурасында Рязань өлкәсен вәкиллек итә башлады.

Чаллыда үткән ярышларны оештыру барышында без Рәфкать әфәнде белән очрашып аңа берничә сорау бирдек.

– Менә сезнең шушы халыкара бәйге оештыруыгызны Татарстанга, Чаллыга якынаерга омтылыш дип бәяләргә мөмкинме?

– Китүемә 14 ел. Аена ике тапкыр диярлек Чаллыга кайтып йөрдем. Бу шәһәрне оныта алмыйм, чөнки гомеремнең күп өлеше шушында үтте. Югары уку йортын тәмамлагач та бирегә килдем, комсомолда, партия эшләрендә дә, мэр да булдым. Мондагы кешеләрне беләм, алар мине белә. Чаллы минем өчен чит шәһәр түгел, туган авылыма кайткан кебек кайтам.

– Рәфкать әфәнде, сез “Гадел Русия” фиркасендә дә зур урын тоттыгыз. Хәзер дә алар белән хезмәттәшлек итәсезме?

Рәфкать Алтынбаев

Рәфкать Алтынбаев

– Бүген юк. Анда эшне башлаган вакытта фикерләр икенче иде. Тора-бара күрәм, эшләр мин уйлаганча бармый. Гел оппозициядә торып, тәнкыйть белән генә яшәп булмый. Шуңа бу күренеш ошамады, үзләре булдыра алганча эшләсеннәр дип гариза язып китеп бардым. Аннан инде башка сәяси фиркаләр белән бәйләнмәскә үземә сүз бирдем. Һәр фирканең яхшы вә начар яклары бар. Фиркаләр ничә булса да, нинди булса да халык турында уйларга тиеш, ә фикерләр төрле булырга мөмкин. Күп фикердән акыллысын сайлап алу зарур.

– Ә менә хәзерге Татарстан җитәкчелеге белән элемтәләрегез бармы?

– Әйе, бар. Рөстәм Нургали улы белән очрашканда ул миңа "Нигә кермисез?" ди. Әлегә анда кереп сөйләшерлек мәсьәлә юк бит. Шулай да берни дә сорамыйча гына барасым бар. Минем дә нинди дә булса юнәлештә ярдәмем тия икән, ул тәкъдимне хуплаячакмын.

Әңгәмә барышында Алтынбаевның музыкага булган таланты, гашыйклыгы хакында да сүз алып бардык. Аның әйтүенчә, Мәскәүдәге танылган музыкантлар аңа Русия күләмендә баянчылар федерациясен оештырып, шуны җитәкләргә дә тәкъдим иткәннәр. “Бу федерациянең нигезнамәсе язылды, бәлки оешып та китәр”, дигән өметен җиткерде Рәфкать әфәнде.

Чаллыдагы комбат-самбо ярышларына килгәндә, ул Русиянең “ачык кубогы” дәрәҗәсендә уза. Бәйге 27-28 сентябрьдә булды. Анда Русиянең 40 төбәгеннән, Украина, Беларус, Латвия, Литва, Әрмәнстаннан килгән 500дән артык спортчы катнашты.

“Мин самбо көрәше белән 5-6нчы сыйныфларда кызыксына башладым. Шөгер кибетеннән шушы көрәш серләрен өйрәткән китап алып кайтып, аның буенча малайлар белән салам өстендә “сугыша” идек, заманы шундый иде. Моннан берничә ел элек Башкортстанда булганда шушы федерацияне оештырып, аның президенты булырга тәкъдим иттеләр. Каршы килдем. Ләкин барыбер бу эшнең мөһимлеген дәлилләп, балаларны подъездлардан алып чыгуны сораган мөрәҗәгатьләр булгач, ризалаштым. Монда эш бик күп.

Бездә Русиянең 53 төбәгеннән 40 мең спортчы исәпләнә. Чаллыдагы шушы бәйгедән соң Русия җыелма такымы тупланачак һәм алар 29 октябрь-3 ноябрь көннәрендә Италиядә узачак дөнья беренчелегендә катнашачак”, диде Рәфкать Алтынбаев.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG